16+

Үз туксаны туксан

Университетта укыган кешеләр, бигрәк тә татар телле студентлар арасында Марсель абый Бакировны белмәгән кеше юктыр.

Үз туксаны туксан

Университетта укыган кешеләр, бигрәк тә татар телле студентлар арасында Марсель абый Бакировны белмәгән кеше юктыр.

Татар журналистлары төркемен дә укытты ул. Дәресне шып туктатып, мәзәкләр сөйләп көлдереп тә ала иде. Аның дәресендә йоклап утырган студентны күрергә мөмкин түгел. Үзенчәлекле кеше булды, гомер буе үз туксанын туксан итеп яши белде.

Сүзебез Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фольклорчы, тюрколог һәм профессор Марсель Бакиров турында. Казан федераль университетында әдәбият галименең 90 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Бу – Марсель абыйның иҗатына багышланган ачык дәрес  иде. Аның  фәнни эшчәнлеге турында да, укытучы-остаз буларак та бик матур җылы сүзләр әйтелде. Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде:

–Марсель Хәернас улы – институтыбызның, татар фәненең горурлыгы! Мөслим районында туып, шушы институтка укырга керә, укуын тәмамлагач, Уфада «Кызыл Таң» газетасында эшли. 1966 елдан башлап бар гомерен яшь белгечләр тәрбияләүгә һәм фәнгә багышлый. «Төрки-татар шигърияте»н, «Борынгы төркиләрнең этномәдәни тарихы»н өйрәнүче – сез һәр юнәлештә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән үрнәк галим. Безнең татар фәнендә Марсель Хәернас улы кебек киң колачлы, искиткеч дәрәҗәдә тирән кереп өйрәнүче галимнәр бик сирәк. Марсель Хәернас улы язган мәкаләләренең үзәгендә – татар фольклоры, ул аларның барысын да төрки фольклор белән чагыштырып бирә һәм бик бай, тарихи материалларга, архивларга таянып эшли, – диде ул. Рәдиф Җамалетдинов галимгә КФУда чыга торган «Tatarica» журналын бүләк итеп кенә калмады, югары уку йорты исеменнән галимгә, зур хезмәтләре өчен, 90 мең сум акча белән дә бүләкләнүе турында хәбәр итте.

Җитәкчелекнең юбилей кичәсен башкарак форматта оештыру планнары да була. Тик Марсель абый каршы төшә: «Миңа ниндидер зур залларда креслога утырып, бик ошап бетмәгән теләкләр кабул итү кирәк түгел!» – дип белдерә галим. Шуңа да юбилей кичәсе уку аудиториясендә генә узды. Һәм бирегә килүче галимнәр, язучы-шагыйрьләр һәм зыялы якташлары  аның турында истәлекләре белән рәхәтләнеп уртаклашты. Аның хезмәтләренә бәя бирделәр. Марсель абый   һәркемне аягүрә басып ихлас күңелдән тыңлап торды.

Археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин галимне “Безнең татар дөньясында гына түгел, дөньякүләм феномен кеше”, дип атады. “Сезнең турында да аерым китап чыгар дип көтеп калабыз! Бу  китап сезгә түгел, безгә, халыкка кирәк”, – диде ул. Галимнәр фикерен  әдәбият галиме, профессор Фоат абый Галимуллин дәвам итте. 

– Безнең әдәбият фәнендә Марсель Хәернас улы – үзенең саллы хезмәтләре белән, сүз сәнгатебезнең бигрәк тә борынгы тарихын һәм аннан килгән бүгенгесен фәнни җәмәгатьчелеккә җиткергән зәвыклы, зур галимнәребезнең берсе. Ул 1999 елда докторлык диссертациясен Казан дәүләт университетында яклады. Аның җитәкчесе – Мансур Хәсәнов иде. Аның яклау вакытында һәрвакыт искә төшә торган фикерләре сеңеп калган. «Марсель Хәернас улының бу хезмәте – ул татар әдәбияты турында гына түгел, бәлки гомумтөрки халыкларның кыйммәтле рухи хәзинәләрнең нигез тәшкил итә торган хезмәт», – диде. Икенче фикере: «Әле моңа кадәр сүз сәнгатенең тирән тамырларын бу кадәр әйтеп биргән кеше юк иде», – диде. Бу – искиткеч зур бәя! – диде Фоат Галимуллин.

Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат Марсель аганы чын мәгънәсендә энә белән кое казучы, дип белдерде.

 

 

–Марсель абый – туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә энә белән кое казыган кеше. Ул 90га кадәр дә – үз туксаны белән яшәде. 90 яшеннән соң да  туксан дип яши торган кеше, – диде ул. Галим турында Марсель Галиев, Ринат Харис, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова кебек шагыйрьләр дә үз сүзләрен әйттеләр.

Марсель абыйның гомер юлы шактый бай. Кайда гына эшләсә дә, ул якты хатирәләр калдырып китә алган кеше. Бу тантаналы кичәдә күп кенә хезмәттәшләре аны сәламләргә, галимне олуг юбилее белән котларга килгән иде. Бик күпләр Марсель абыйны бергә эшләгән елларга алып кайтты. Бик ихлас фикерләр яңгырады. Шулар арасыннан иң көчлесен бергә университетта эшләгән шагыйрә Рифә апа Рахман сөйләде кебек.

– Марсель абый турында бик матур сүзләр әйттеләр. Башкалар әйтмәгән берничә фикер җиткерәсем килә. Сез шушы яшьтә булуыгызга карамастан, фәндәге бөтен яңалыкларны белеп торасыз. Әмма модалы галимнәр кебек ашыгычлык белән кабул ителгән яңалыклар юлыннан китмисез. Һәрберсен анализлап, кирәген генә кабул итеп яшисез. Бер караганда сез традицион әдәбият өлкәсен, традицион фольклор өлкәсен үстерәсез. Шул ук вакытта кайбер галимнәргә каршы чыгып, аларның язганнарын кире кагып, үзегезнең хакыйкатьне раслап киләсез. Сез шулай тәнкыйть юлыннан китсәгез дә,  күп кенә каршылыклар тудырсагыз да, барыбер зур галимлеккә ирешә алдыгыз. Мин шуңа сокланам.  Шушы уйлау рәвешегез белән һәрвакыт үрнәк булдыгыз. Сезнең  эшләрне аңлар өчен дистәләгән-йөзләгән галимнәрне укып белергә кирәк. Фольклор жанрлары буенча хезмәтегез белән дөньяга танылдыгыз, – дип җылы фикерләре белән уртаклашты Рифә Рахман.

Марсель абыйның тормышы мизгелләренә багышланган фотокүргәзмә турында аерым әйтеп үтеп китәргә кирәк. Галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хәбетдиновлар гаиләсе остазга бүләк итеп әзерләгән иде аны. Марсель абый шул чорларга кире кайтты. Кайбер фоторәсемнәрне шаккатып карап торды, хәтер әле әнә шул студентлар белән экспедицияләргә йөргән чакларны онытмаган. Фольклор экспедициясе – үзе бер аерым тема. Анда һәрбер студентның дәрестә күрелмәгән башка сыйфатлары да ачыла төшә. Ә кичен концерт куюлар – болары һәр яшь кешенең йөрәгендә калган кадерле мизгелләрдер. Әнә Марсель аганың күркәм юбилей кичәсен алып баручы Фәнзилә Җәүһәрова да шул чорларны җылы бер сагыну сүзләре белән искә ала. Ә бит аларның дуслыгын фольклор сәяхәтләр гомерлек итеп бәйләп тә куя.

Тантаналы дәрестән соң, Марсель ага үзе дә сүз алды:

– Минем юбилей кичәсенә җыелуыгыз өчен зур рәхмәт! Вакытыгызны әрәм итеп килгәнсез, аргансыздыр инде. Шуңа да карамастан, бик игътибар белән утырдыгыз. Катнашкан кешеләргә, чараны алып баруда Фәнзилә Җәүһәровага зур рәхмәтләр белдерәсем килә. Миләүшә Хәбетдинова  шундый матур күргәзмә оештырган, аңа да зур рәхмәт, – диде. Марсель ага саллы-саллы хезмәтләр авторы гына түгел, бик матур шигъри юлларын язучы да. Тантаналы дәреснең азагын ул үзе йомгаклап, бик шәп кенә шигырь белән тәмамлап куйды. Марсель абыйның бик күп эшләр башкарырлык  көче-дәрте артып торсын, авырмасын, безне яңа иҗаты белән куандырсын. Сүз уңаеннан,  Марсель абыйның фикерләрен яңарак кына табадан төшкән “Мең дә бер фикер” китабыннан да укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading