16+

Йә «икеле»лек, йә 100 баллык беләбез

Икенче мәҗбүри фән саналган математикадан БДИ нәтиҗәләре быел да артык шатланырга ирек бирми. Имтихан тапшырган 20623 татарстанлының 4,3 проценты минималь 24 баллны җыя алмаган. Гомумән, Россия буенча саннар тагын да зуррак - 7,6 процент бусаганы узмаган.

Йә «икеле»лек, йә 100 баллык беләбез

Икенче мәҗбүри фән саналган математикадан БДИ нәтиҗәләре быел да артык шатланырга ирек бирми. Имтихан тапшырган 20623 татарстанлының 4,3 проценты минималь 24 баллны җыя алмаган. Гомумән, Россия буенча саннар тагын да зуррак - 7,6 процент бусаганы узмаган.

Тычканга - үлем, мәчегә - көлке дигәндәй, «Рособрнадзор» экспертларын бу саннар, киресенчә, тынычландыра төшкән, ахры. «Математика буенча имтихан нәтиҗәләрен анализлау Интернетка «агып чыккан» материалларның балларга артык зур йогынты ясамаганлыгын күрсәтте. Массакүләм мәгълүмат чараларының «нәтиҗәләр кисәк үсеп китмәгәе» дигән фаразлары тормышка ашмады», - диелә федераль органның матбугат үзәгеннән алынган хәбәрдә. Ничәдер процентның «икеле» алуы гына күчермәгәннәр икән дип тынычланырга сәбәп була ала, күрәсең.
Математиканы җиңә алмаган укучылар саны 2012 елда да шул тирә булган - 4,2 процент (Россия буенча - 7,5). Аның каравы «йөзбаллчы»лар арткан. Узган ел нибары ике укучы гына иң югары билгене алган булса, быел андыйлар - 15.836 укучының 80нән югарырак балл җыюы - шулай ук мактаулы күрсәткеч. Экспертлар быел Татарстанда математика буенча уртача балл 56,1гә тигез дип исәпләп чыгарганнар. Узган ел бу санның 48,6 булуын игътибарга алсаң, «икеле капчыклары» төшергән кәеф бераз күтәрелә төшә. Ул югары баллар гадел дә җыелган булса, әлбәттә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading