16+

Якласа һәм сакласа, киләчәге өметле

«Мәгариф» журналына - 100 ел. Шул уңайдан кичә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында әлеге зур вакыйгага багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

«Мәгариф» журналына - 100 ел. Шул уңайдан кичә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында әлеге зур вакыйгага багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, татар теле белгечләре, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм журналистлар «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы» дигән темага фикер алышты. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап: «Без тарихыбызны үзебез сакламасак, якламасак, аны кем белер, кем өйрәнер? Бер гасырлык тарих ул бик зур тарих һәм без аны белергә тиеш», - дип билгеләп үтте. «Һәр чорда журнал укытучыларның ярдәмчесе, үсеп килүче буынга тәрбия чарасы булды. Бүген дә ул әлеге мөһим миссияне башкаруны дәвам итә», - диде ул.
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев «Мәгариф»нең бүген иң төп журнал булуын ассызыклады: «Милли мәгариф, аны пропагандалап, алга әйдәп баручы «Мәгариф» журналы булмаса, башка журналларны укучылар да, аны язучылар да, сәнгать әсәрләребез дә булмас иде», - диде ул. Разил Вәлиев журналның соңгы ике санында шактый яңалык сизелүен, язмаларда аналитика, фикерләү булуын әйтте. Разил Вәлиев әйтүе буенча, журналның популярлашу, киңрәк даирәгә чыгу өчен мөмкинлекләре зур. Ул журналны ничек кызыграк итү турында да үз фикерләрен җиткерде. Төп һөнәри материаллардан кала, тәрбияви мәсьәләләрне күтәргән әдәби әсәрләрне бирергә була, шулай ук укытучыларның иҗатларын да яктыртырга мөмкин, укучыны кызыктырыр өчен хәтта мәктәп, укытучылар тормышыннан кызыклы, мәзәк хәлләр бастыру да яхшы булыр иде, диде ул.
«Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов журналның интернет челтәрендә дә актив эш алып барырга тиешлеген әйтте. Бу хәзерге журналның зур үзенчәлеге булып тора. Үз чыгышында ул: «Теләсә нинди матбугат чарасы мәгълүмат бирү белән генә чикләнмәскә тиеш. Укучыларына кирәк булсын өчен, аның аларның реаль тормышында актив катнашуы һәм үзенең дә актив иҗтимагый тормыш белән яшәве зарур. Укучылары аны үзенең яклаучысы, мәнфәгатьләрен кайгыртучысы буларак таныса, журналның киләчәге өметле булачак», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading