16+

Язилә мәктәпкә бара

Баланы I сыйныфка әзерләү күпмегә төшә

Язилә мәктәпкә бара

Баланы I сыйныфка әзерләү күпмегә төшә

Тиздән 1 сентябрь. Быел беренче сыйныфка керүче сабыйлар өчен бу аеруча истәлекле бәйрәм. Әти-әниләре өчен бер яктан шатлыклы булса, бераз борчулы да. Бала мәктәпне ничек кабул итәр, аны ничекләр илтеп, каршы алып йөрермен дип бер борчылсаң, мәктәпкә әзерлек ягы икенче яктан уйландыра. Балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсеннән хәл алырга да өлгермисең, тагын акча янчыгын бушатырга кирәк.

Букча
Быел Татарстан буенча 39 меңнән артык бала укырга керә икән. Алар арасында безнең кызыбыз Язилә дә бар. Быелның шактый чыгымлы булачагына алдан ук әзерләнгән идек инде. Шуңа да акча булган саен очраган бер әйберне май аеннан ук ала башладык. Шәһәр җирендә шунысы яхшы: кибетләрдә еш кына «распродажа»лар, төрле акцияләр булып тора. Шул рәвешле 1000 сум торган спорт костюмнарын, 500 сумлык футболкаларны 50-70 процент ташлама белән алып калдык. Дөрес, мәктәп формасы, ак кофта ише киемнәргә, күпме көтсәк тә, бәяләр төшмәде. Вак-төякләр алырга исә «Тура» базарына рәхим ит. Аяк киемнәрен, колготки, носкиларны да, тәмле телеңне жәлләмәсәң, үзбәкләр очсызракка бирә. Кибеттән 3000-4000 сумга букча алганчы, аннан шундый ук ортопедик катламы булган, уңайлы рюкзакны 1800 сумга да алырга була. Җитмәсә, икенче аяк киеме салып йөри торган 250 сумлык капчыгын бүләк итеп тә бирәләр. Ул букчаны Язиләгә кидерткәч, кызымны жәлләп тә куйдым. Букча аның ярты гәүдәсен диярлек каплап алган. Китаплар да тутырсаң, шактый авыр өч-дүрт килолы рюкзакка әйләнә инде бу. Ә табиблар фикеренчә, мәктәп букчасының гомуми авырлыгы бала авырлыгының 10-12 процентын гына тәшкил итәргә тиеш икән. Ярый, укытучылары хезмәт дәресенә кирәкле пластилин, кайчы, төсле кәгазьләрне мәктәптә калдырырга мөмкин булачак, диде. Букча бераз җиңеләер, шәт.

Форма
Мәктәп формасына килгәндә, төс, фасонны һәр мәктәп үзе сайлый, рәсми рәвештә кабул итә. Сыйныфка карап та форманың моделе аерылырга мөмкин. Мәсәлән, 20 нче гимназиядә югарырак сыйныфлар соры пиджак белән итәк кисәләр, беренче сыйныфка баручыларның күбесе сарафан сайлады. Кечкенә бала өчен сарафан күпкә уңайлырак дигән нәтиҗәгә килде ата-аналар: кофтасы да итәктән чыкмый, салып кияргә дә җайлырак. Форманы июльдән дә калмый алырга кушалар. Соңрак бардыңмы - йә үлчәме булмый, йә матур фасоннары бетә. Шуңа да форманы мәктәптә оештырылган махсус ярминкә башланган көннәрдә үк сатып алдык. Соры төстәге сарафаннар берничә генә төрле иде, шуңа да озак сайланырга туры килмәде. Сыйныфта һәр баланың да формасы бер төсле булырга тиеш бит инде, ата-аналарга фәлән артикульле сарафан алыгыз, дип, СМСлар юлладым. Баксаң, икенче көнгә теге формалар калмаган. Ни хикмәт, үтенә торгач, кайсына складтан, кайсына «без бу сарафанны бөтен кешегә бирмибез инде» дип ялындырып кына барыбер табып биргәннәр тагын үзе. Ә бер айлардан шундый ук сарафаннар «Детский мир» кибетләрендә дә пәйда булды, тик 200-300 сумга кыйбатрак бәядән. Малайларга исә форманың ошаганын ул ярминкәдән бөтенләй таба алмады ата-аналар. Костюм, чалбарны башка кибеттән барып алдылар.

Китап кирәкми, ремонт кирәк
Дәфтәр, ручка, пенал, пластилин ише әйберләрне «Ашан» кибетеннән алсаң, отышлы. Анда әйберне табарга да җайлы, мәктәп кирәк-яраклары барысы бер җирдә тупланган. Сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләре дә тешләшми. Нәрсә кирәклеген булачак сыйныф җитәкчебез ата-аналар җыелышында әйтеп яздырган иде инде. Без укыган чакта да шулай бөтен нечкәлекләренә игътибар итеп алындымы икән ул кирәк-яраклар? Икенче аяк киеме ак табанлы булырга тиеш, кара табанлысы линолеумда эз калдыра, имеш, карандашның м.2 дигәнен, ягъни икеләтә йомшак булганын алырга, пенал йомшак тукымадан эшләнгән, замок белән ябыла торган булсын, пластилинның арзанлысына кызыкмаска... Әле менә һаман да 15 сантиметрлы агач линейка таба алмый йөрибез...
Ярый әле мәктәптән китаплар бушлай биреләчәк, диделәр. Аның каравы, ремонт өчен акча җыйдык. Беркем дә мәҗбүр итмәде анысы, ата-аналар үзләре шулай хәл иттеләр - балаларыбыз якты, матур сыйныфта укырга тиеш. 25ләп балага бүлгәч, әллә ни зур сумма килеп чыкмады тагын. Эш дәфтәрләрен дә шул акчадан алырбыз дип сөйләштек. Ә менә кайбер авылларда ата-аналар бөтенләй акча җыешмыйлар икән. Яшел Үзән районының бер авылында урта мәктәптә укытучы бер танышым:
- Ел саен сыйныфны үзебез ремонтлыйбыз. Былтыр челтәрләр тектереп, стеналарны буяп, барлыгы ун меңлек эш эшләнгән иде, быел тагын алты меңгә линолеум җәяргә туры килде, әле парталар буйыйсы бар. Үз кабинетын һәр укытучы үзе төзекләндерә, - ди.
Онытып торам икән, беренче сыйныфка барганда балага беренче телефонын да аласың әле. Безгә бу яктан бәхет елмайды: дәү әтисе туган көненә бүләк итте. Мәктәптә беренче класс укучысы өчен ул телефонның кирәге шул кадәр генә инде, берсе артыннан берсе ияреп кызык өчен күпләр телефон сорый. Әле анда да гадие генә кирәк түгел: сенсор экранлы, ак төстә, хәтер карталы, блютузы, колакчаннары, интернетка керү мөмкинлеге булган телефон сорады кызым. Бу яшьтә аның мондый терминнарны белүенә сөенергәме, көенергәме инде, белмим дә...

Ә сез беренче сыйныфка барганыгызны хәтерлисезме?
Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:
- Хәтерлим. Әтиемне эшкә күчергәч, 1956 елда Башкортстанның Бишбүләк районында башкорт авылы Каныкайда яши башладык. Тик 1 сентябрьдә үзебезнең Дусән авылына, Наил абыйлар янына туган йортка кайтардылар. Чөнки анда, башлангыч булса да, татар мәктәбе бар иде. Бер агач йортта 1-3 нче сыйныф бергә утырып, Тәнзилә ападан дәрес ала башладык. Кызык иде. Мин 4-5 яшьтә үк хәреф таный, укый белә идем. 3 нче сыйныф сабагын да яратып тыңлый идем. Башлангычны тәмамлаганнан соң, Фатих Кәрим авылы Аетка урта мәктәпкә киттем. Университет яки техникумга барган кебек иде бу.



Рабит Батулла, язучы, режиссер:
- Әни укытучы иде минем, 6 яшемдә өйдә үзем генә калырга куркып, әнигә ияреп, мәктәпкә киттем. Минем өчен укырга керү әнә шулай булды. Арткы партага утыртып, әни каләм сыныгы, кәгазь бите бирде. Шуннан акрынлап язарга, укырга өйрәндем. 100гә кадәр саный белә идем. Кием-салымга килгәндә, бу 1944 еллар, укытучыларга ул чакта Америкадан ярдәм күчтәнәче килә иде. Мохтаҗларга киемнәрне бүлеп бирәләр. Миңа шарф эләкте. Бик озак еллар бәйләп йөрдем мин аны. 2 нче сыйныфта укыганда җиңү көнен бәйрәм иткәнебез истә калган. Быргылар кычкыртып, барабаннар кагып кырга килдек. Сугыш тәмам икәнен ишетеп чәчүгә чыккан апаларның ятып елаганнары күз алдымда, шулчакта борчак (очтые) ыштые, хәзер бу сүзләрне белмиләр дә инде, борчак боткасы белән сыйлаганнар иде. Аның тәме хәзер дә истә.

Бәяләр:
Букча - 1500-3000 сум
Канцелярия товарлары - 1000 сум
Спорт киеме - 500-1000 сум
Кеды, туфли, икенче аяк киеме - 1500 сум
Ак кофта ике пар (кимендә) - 1000 сум
Ак колготки - 100-200 сум
Бантиклар - 200-250 сум
Мәктәп формасы - 1800-4000 сум
Кесә телефоны - 2000-4000 сум
Каеш - 150-300 сум
Галстук - 100-400 сум
Чәчәк бәйләме - 500-1000 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading