Шәһри Казан

"Мин кулыма китап алам" фото бәйгесе буенча тавыш бирү

Игътибар, дуслар! Фотоларга тавыш бирү башланды. Җиңүчене 15 апрельдә филармония бинасында узачак Гөлсирин Абдуллина концертына ике кешелек чакыру билеты һәм "Шәһри Казан" газетасыннан махсус бүләк көтә.


1. Галиуллина Алия, Норлат


2. Авыл һәм район бәйгеләрендә актив катнашучы 2 сыйныф укучысы Алмаз Олег улы Тимофеев - китапханәнең якын дусты. Һәр китап герое белән яхшы таныш Алмаз. Балтач


3. Маннанова Миләүшә. Чапшар башлангыч мәктәбеннән килгән укучылар - Балтач районы Кили авыл китапханәсенең якын дуслары.


4. Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы, "Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр" дип исемләнгән укытучылар өчен методик кулланма авторы.

Күптән түгел чыкты минем үз китабым,
Чиксез булды куанычым һәм шатлыгым.
Ярдәм итте бер Ходаем һәм илһамым,
Балам кебек якын миңа үз китабым.


5. Каюмов Гомәр, Балтач. Рәсемдә: оныгы - Әминә Каюмова

Укый, яза белмәсәм дә
Кулыма китап алам.
Китаптагы рәсемнәрне
Карарга бик яратам!


6. Төхвәтуллина Гөлназ

"Әлифба"ны укый-укый
Таушала да башлады.
Карамаган, танышмаган
Бер бите дә калмады.
Калышмыймын абыйдан
Мин дә укыган булам!

Реклама


7. Ганиева Лилия

Минем исемем Лилия. Мин төрледән-төрле китаплар укырга яратам. Минем китапханәдә зур урынны татар әсәрләре алып тора, әмма аларнын күбесе электрон вариантта.
Минем бу бәйгедә бик тә җиңәсем килә!!!


8. Хадиева Рафилә, Балтач районы, Арбор авылы китапханәсе

"Белем үрләрен безгә яуларга. Укырга, укырга, укырга!"



9. Хәсәнова Рамилә

Китап - белем дәрьясы,
Китап - тормыш көзгесе.


10. Ибраһимова Розалия

Балачактан ятлап үстем,
Тукай әкиятләрен.
Хәзер оныкларга сөйлим
Шүрәле, Су анасын!

Китапханә юл күрсәтте,
Булачак һөнәремә.
Эшлим менә мавыктыргыч
Китаплар дөньсында!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: