16+

“Шәһри Казан” газетасы һәркемне Иске Татар бистәсенә чәй эчәргә чакыра

"Татар чәе" 3 октябрь, 2015 ел Иске Татар бистәсе, Каюм Насыйри урамы Башлана 11.00 сәгатьтә ПРОГРАММАДА - төрле милләтләрнең чәй эчү йолалары - популяр артистлардан дәртле җырлар, матур биюләр - конкурслар - профессиональ рәссамнардан тематик күргәзмә - сәүдә рәтләре һәм, әлбәттә, коймак белән тәмле чәй! Без сезне татар өстәленең төп...

"Татар чәе"

3 октябрь, 2015 ел

Иске Татар бистәсе, Каюм Насыйри урамы

Башлана 11.00 сәгатьтә

ПРОГРАММАДА

- төрле милләтләрнең чәй эчү йолалары

- популяр артистлардан дәртле җырлар, матур биюләр

- конкурслар

- профессиональ рәссамнардан тематик күргәзмә

- сәүдә рәтләре һәм, әлбәттә, коймак белән тәмле чәй!

Без сезне татар өстәленең төп сыйларыннан берсе булган тәмле чәй белән сыйларбыз, чәк-чәк, кош теле, как кебек затлы ризыклардан да авыз итәрсез.

* Бәйрәм күрке - төрле халыкларның чәй эчү йолалары. Татар, үзбәк, казах, төрек һәм башка халыклар милли мохитта үзләренең традицияләрен күрсәтәчәк.

* Чәйне ничек пешерергә? Нинди чәй сайларга? Ничек эчәргә? Чәй эчүгә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, мөхтәрәм "чәй профессоры" - тарих фәннәре кандидаты Руслан Бушков лекториясенә рәхим итегез!

* Төрле чәйләр, бал, кош теле, чәк-чәк, Биектау кәнфитләре, чәй үләннәре, "Түбәтәй" челтәре тәм-томнары - болар барысы да сәүдә рәтендә. Алексеевск нәфис туку фабрикасы эскәтерләре, керамик савыт-саба, күн эшләнмәләре, милли көмеш бизәнгечләр дә - сезнең хозурга.

* Хәйрия: "Ярдәм" мәчетеннән балалар эшләре ярминкәсенә рәхим итегез, аларны сатып алып, мохтаҗларга ярдәм итүдә өлеш кертегез.

* Гарәп каллиграфиясе белән язу, эбру, балчыктан савыт-саба ясау, кәнфиттән чәчәк төрү - бу эшләрнең осталары сезне мастер-класслар зонасында көтә.

* Коллекционерларның самовар тупланмасы, профессиональ рәссамнарның "чәйле" күргәзмәсе - болар да бәйрәмебез күрке булачак.

Бу гына түгел, тагын әллә ниләр булачак әле!
Кыскасы, килегез, үкенмәссез. 3 октябрьдә сәгать 11.00 дә сезне Каюм Насыйри урамында (Татарстан урамы ягыннан) көтәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading