"Шәһри Казан" газетасы 8-11 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесе игълан итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, "Минем бабам - ветеран" дип аталган бу конкурс 23 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Без укучылардан сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм шул чордагы авыллар яшәеше турында язмалар көтеп...
"Шәһри Казан" газетасы 8-11 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесе игълан итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, "Минем бабам - ветеран" дип аталган бу конкурс 23 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Без укучылардан сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм шул чордагы авыллар яшәеше турында язмалар көтеп калабыз. Ышанабыз: сезнең авылларда да ул тарихны сөйләрлек кешеләр җитәрлектер. Жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Материалларны shahri-kazan@tatmedia.com электрон початсына яки Казан, Чистай урамы, 5 йорт адерсы буенча юлларга мөмкин.
Иң яхшы язмалар газета битләрендә урын алачак. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар