16+

«Шәһри Казан» «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясады

Бүген «Шәһри Казан» газетасы редакциясе бөр төркем кунаклардан гөр килеп торды. Чөнки нәкъ менә бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә газетаның Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә үткәрелгән «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясалды.

«Шәһри Казан» «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясады

Бүген «Шәһри Казан» газетасы редакциясе бөр төркем кунаклардан гөр килеп торды. Чөнки нәкъ менә бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә газетаның Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә үткәрелгән «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясалды.


Җиңүчеләр һәм аларның гаиләләре белән бергә түгәрәк өстәл артында Татарстанның Премьер-министры урынбасары, республиканың "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе, бәйгенең жюри рәисе Васыйл Шәйхразиев, "БлогаДарение" яшь буын һәм социаль инициатива теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов һәм әлеге фондның директоры Рүзилә Шәймәрданова һәм "Татарстан радиосы" дикторы, "Пар канатлар" тапшыруы алып баручысы Рәзин Нуруллин да утырды.

Исегезгә төшерәбез, җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйге узган елның 12 декабрендә башланган иде. Быелның 31 мартына кадәр барган бәйгегә 60 тан артык язма килде. Аларның күпчелеге газета битләрендә дөнья күрде инде, ә калганнары, бәйге тәмамлануга карамастан, киләсе саннарда басылачак. Җиңүчеләрне исә фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгеләде. Конкурста 3 номинациядә җиңү яулаган өч кешегә велосипедлар бүләк ителде.

Менә алар җиңүчеләр:
«Үрнәк ӘТИ» номинациясендә - Айсылу Нигъмәтҗанова (Сарман районы, Юлтимер авылы)

«Киң йөрәкле ӘТИ» номинациясендә - Латыйповлар-Миңнуллиннар гаиләсе (Яшел Үзән районы, Норлат авылы)

«Батыр ӘТИ» номинациясендә - Чулпан Гыйльманова (Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы)

Ә махсус бүләккә ия булган Эльвина Иванова мультиварка белән бүләкләнде. «Шәһри Казан» газетасының истәлекле бүләге исә Рәсимә Минһаҗевага тапшырылды.

- Без әлеге бәйгене оештырырга һәм уздырырга юктан гына алынмадык. Мин үзем "Әтиең нәрсә әйтер?" дигән сүзне гел ишетеп үстем, чөнки өч кыз бала тәрбияләнгән гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт әти әйтте. Соңрак әнинең әтигә булган хөрмәте безгә дә күчте. Рүзилә Шәймәрданова белән сөйләшкәч, ул да әлеге идеяны күтәреп алды. Бүген, кызганыч, гаиләдә, ни өчендер, әти сүзенең төшенчәсе саекланды. Әмма әлеге бәйге әтинең дә нәкъ әни кебек үк кирәклеген күрсәтте. Хөрмәт тулы гаиләдә үскән бала көчле дә, бәхетле була. Шуны кабат күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.
Васыйл Шәйхразиев кунакка килгән балаларны, аларның әти-әниләрен Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткергәннән соң:
- Әтием бакыйлыкка күчкәндә миңа 19 яшь иде. Әни, 46 яшендә ялгызы калып, өч баланы аякка бастырды. Без дә бер-беребезгә ярдәм итешеп, һәрчак әни янында булдык. Бүген кадерле кешебезгә 81 яшь тула. Бер яктан, аның исән булуы горурлык, икенчедән, әтинең безнең яныбызда булмавы авыр. Шуңа күрә тормышта төрле хәлләр була. Әмма без һәрвакыт үрнәк гаиләләрне күрсәтергә, алар турында сөйләргә тиешбез, - диде ул.
Фәрит Салихов та әлеге матур чараның бик кирәкле булуын билгеләп узды.
- "Шәһри Казан" газетасы бүгенге җәмгыятьтә әтиләрнең ролен күреп, аның авторитетын күтәрү юнәлешендә бәйге игълан иткәч, безнең «БлагоДарение» фонды аларның башлангычын хуплап, чын күңелдән күтәреп алды. Һәм безнең эшебез тиешле нәтиҗәсен бирде. Мин язмаларның барысын да бирелеп, күңелемә якын итеп укыдым. Аларның һәрберсендә кеше язмышы, йөрәк түреннән чыккан хисләр ята, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading