16+

«Баш төзәтергә» – дискотекага...

«Ничек хэллэрен ЯНА ЕЛдан сон? Запойга китмэденме?)) Хэл булса - кил бу среда коне Люксорга! 8 гыйнвар коне бездэ - ПОХМЕЛЬНАЯ вечеринка! Хэр килгэн кешегэ - тозлы кыяр hэм алькаозельцер))) Без синедэ аякка бастырырбыз! Давай, кил! алкаголики - наш профиль !))))». «Ни язган бу?!» - дип исегез китмәсен, социаль челтәрдә...

«Баш төзәтергә» – дискотекага...

«Ничек хэллэрен ЯНА ЕЛдан сон? Запойга китмэденме?)) Хэл булса - кил бу среда коне Люксорга! 8 гыйнвар коне бездэ - ПОХМЕЛЬНАЯ вечеринка! Хэр килгэн кешегэ - тозлы кыяр hэм алькаозельцер))) Без синедэ аякка бастырырбыз! Давай, кил! алкаголики - наш профиль !))))». «Ни язган бу?!» - дип исегез китмәсен, социаль челтәрдә...

Былтыргы «А»
Узган ел «ШК»ны укып барган булсагыз, без Казандагы барлык татар дискотекаларында да кунак булып, каләм тибрәтеп алган идек инде. Ул вакытлардан соң татарча дискотекалар саны бермә-бер артты, хәзер алар Казанның төрле төнге клубларында көн саен үзара ярыша-ярыша уза дисәк тә ялгышмабыз. Менә, Яңа ел бәйрәме үтеп киткәч, әлеге кәсепне үз итүчеләр, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, һәркайсы диярлек үз төркемнәрендә «Кыш бабай, давайдосвидания!», «Гуд бай, кыш бабай», «Рассол парти» ише баннерлар ясап элде. Мин исә, өстә язылган тәкъдимне кабул итеп, әлеге кесә юкарткыч урыннарның берсенә генә - «баш төзәтергә» юл тоттым.
Тозлы кыяр тәтемәде
Әле яшьләр каникуллардан чыгып бетә алмаганнар, Казанга килеп җитмәгәннәр, күрәсең. Ник дигәндә, сәгать унда ачылган дискәтүккә кызларга керү ярты сәгать дәвамында бушлай булуга карамастан, бу юлы ишек төбендә рәт-рәт тезелешкән «капрон аяклар», «кыска итәкләр» әллә ни күренми иде. Хәер, тозлы кыяр банкасы күтәреп яки алкозельцер тотып каршы алучылар да очрамады. Алдадылар...
150 сум акчамны түләдем дә: «Салкын коралың, үзең белән алган эчемлекләрең бармы?» - дип сораучы сак хезмәткәренә паспортымны күрсәтеп, күкрәк кесәләремнән алып бот төпләремә кадәр капшаттырып, «җир асты дөньясы»на төшеп киттем. Танцполда әле берничә кыз-кыркын гына биеп йөри, ара-тирә егетләр, үзләренә урын таба алмыйча, кулларына сыра шешәләре күтәреп әрле-бирле йөренеп тора...
150 сумнан 8 мең ярымга тикле
Беренче эш итеп үзем дә «Бар өстәлчеге»нә юнәлдем. Монда «баш төзәтер» өчен кесәң дә шактый «төзек» булырга тиеш икән шул. Биредә иң очсыз исерткеч - 40 грамм Татарстан аракысы булып чыкты. Аның бәясе - 150 сум. Күпчелек исертеч эчемлекләр, коктейльләр 250 сумнан башлана. Хәтта минераль суның да стаканын биредә йөз сум акчаңны түләп алырга кирәк. Ә иң кыйммәт эчемлекләр исәбенә шампан шәрабләре кергән. Шундыйларның Франциядән китерелгән бер шешәсен сатып алу өчен биредә кесәңнән сигез мең ярым сум акча чыгарып саласы була. Иң очсыз эчемлек - табигый җиләк-җимеш соклары. Ике йөз граммлы бер стакан сокны 50 сумнан алып, шуның белән «баш төзәттем».
«Меню» китапчыгын актара торгач, «Grazy meny» дигән бүлеккә тап булдым. Әлеге кыйммәтле эчемлекләр «башка китеп», «бәхет өчен» савыт-сабаңны вата башласаң, һәр данәсе өчен, бер чәркә Татарстан аракысының бәясен түлисе була икән. Ә кальян савытын ялгыш ватсаң, мең сум акчаңны чыгарып бирергә кирәк. Өстәл-урындыкларны ук җимерергә керешсәң, үзеңне бер яки берничә данә теге Франциядән китерелгән шампан шешәсен алып эчкән кебек хис итә аласың...
Дөрес, монда күңеллерәк тәкъдимнәр дә бар. Биш йөз сумыңны түләсәң, клуб синең өстәл кырыенда 15 минут буе арт шәрифен селкетеп торырга бер чибәр туташны җибәрә. Өстәл бәясе бу суммага керми, анысы өчен аерым - хәтерем ялгышмаса, биш мең сум тирәсе түлисе була. Мең сумыңны бирсәң, әлеге туташ ярты сәгать дәвамында бары синең белән генә аралашачак. Ә инде мең сумлык эчемлек алып, әлеге туташ канәгать булырлык акча түләсәң, ул сиңа, фантазияң теләгән рәвештә, үз кулы белән хәмер дә эчерәчәк икән. Белмим, бу эшләрне кайда башкара торганнардыр, мин төн дәвамында кемнең дә булса өстәле янында мондый хезмәтләр күрсәтелүенең шаһиты була алмадым.
«Искиткеч» исләр дөньясы
Ә менә танцпол сәхнәсендә күрмәгәннәрне күрсәттеләр. Ике ярымшәрә туташ төн дәвамында өч тапкыр киемнәрен алыштырып чыгып, йомшак урыннарын алай да селкетте, болай да калтыратты. Оештыручылар «Sexy Go-go» дип тәкъдим иткән әлеге төр биюне аеруча оста башкарган туташларның берсенең трусик кырыена танцполда биюче бер кыз йөз сум акча да кыстырып куйды әле. Тик эшләр моның белән генә тәмамланмады, сәгать төнге берләр тирәсендә сәхнәгә «Ева» исемле стриптиз биюче кызны шәфкать туташы киеменә төреп чыгардылар. «Хәзер ул сезне айныта, хәлсезләнеп яткан җирдән аякка бастыра», янәсе. Бу вакытларда танцпол инде халык белән шыгрым тулган, яшьләр бии-бии шабыр тиргә баткан, сәхнә өстенә тәмәке һәм төрледән-төрле парфюм белән буталган тир исләре үрли иде. Кабатланмас мизгелләрне фотокамерама эләктереп калырга дип танцполга төшкәндә, әлеге хуш исләргә тончыгып, тәмам күңел болгана башлады.
«Кыш бабай» хәмер эчертте
Алып баручыларның, ягъни MСларның «сәхнә сөйләмен» күз алдына китерү өчен, кайбер тел төбендә яткан шаяртуларын телефоныма язып алдым. Алар, сәхнәгә чыгуга, Яңа елны ничек үткәрүләре турында үзара сөйләшергә кереште. «Мин Яңа елны гармунда уйнап үткәрдем. Кемдер кальян тарткан булса, мин тальян тарттым», - диде алып баручыларның берсе. Икенчесе исә: «Ә кемдер Талияне тартты», - дип, үтә шаян фикер өстәде. Соңрак алып баручыларның башында дискәтүкнең социаль челтәрдәге төркеме өчен гомумфото ясату идеясе туды. Үзләре сәхнә кырыена, танцполга җыелучылар янына килеп елышкач, фотограф ди-джейга да ишарәләгән иде, тегесе баш тартты. Шаян алып баручыларга төрттерергә тагын бер форсат туды. «Ул трусиксыз, өстәл артыннан чыга алмый», - дип әйтеп куйды алар.
Ахыргарак MСларның берсе сәхнәгә Кыш бабай булып киенеп чыкты. Ул килгәч, ике егет белән ике кызны уенга чакырып чыгардылар. Кызның берсен егетләр танцполдан күтәреп менгезгәч, Кыш бабай: «Рәхмәт, трусигын күрсәттең», - дип телгә килде. Икенче MС: «Бабай, күзләрең бигрәк яхшы күрә синең», - дигән иде, тегесе: «Аллага шөкер, бөтен җирем дә яхшы эшли», - дип җавап кайтарды.
Инде парлашып ике төркемгә бүленгән яшьләргә исем сайлар вакыт җитте. МСларның берсе: «Сез шәрә керпеләр булырсыз», - дип тәкъдим иткәч, икенче төркем егете: «Ә без - барсуклар» - дияргә ашыкты. МС исә: «Сез барсуклар түгел, сез беләсезме кем? Сез - барсучкалар!» - дип, танцполдагы яшьләрне көлдерде.
Уртага урындык утырттылар. Урындыкка ике стакан һәм аракы белән шампан шәрабы шешәсе менеп кунаклады. «Кызлар сгорла, егетләр салып эчә», - диде Кыш бабай, аннан тагын ике стакан чыгардылар. Ул арада МС шампан шәрабы шешәсен аттырып ачты. «Син скорострел, ахрысы», - дип, Кыш бабай янә залдагы халыкка үзенең тирән фәлсәфи юмор осталыгын күрсәтте. Әлеге ике төркемне «Угадай мелодию» уйнатырга телиләр икән, көйне белсәң, стаканны бушатасы була.
Уен башланып, беренче стаканнар күтәрелгәч, МС «Шәрә керпеләр» төркеме кызының исемен сорады. Аннан: «Гүзәл, син хәзер тагын да гүзәл!» - дип, янә бер үзенең юмор осталыгын балкытты. Ахырга таба лыгыр исергән уенчылар стаканнарын залдагы дусларына суза башладылар, хәер, музыкаль композицияне белә алмаган чакларында да алар, Кыш бабайның кисәтүләренә карамастан, кагыйдәләрне бозып, «зал ярдәме»нә таянды. Уен шешәләр бушаганчы дәвам итте.
Уен беткәч: «Сезгә бүләкләр дә кирәктер инде, нәрсә бирим, ә-ә-ә, кәнфит кирәкме? Суырырга яратасың ыштули? Мәгез, суыра-суыра ашагыз», - дип, Кыш бабай уенчыларга мандариннар өләште.
Кондициягә җиткән вакыт
Төнге икеләр тирәсендә, танцполга гына сыеша алмаган утызлап егет, ниндидер кызны бүлешә алмыйча, этенә-төртенә, гардеробтан тизрәк киемнәрен алып, урамга - мөнәсәбәтләр аңлашырга чыгып йөгерде. Сүз уңаеннан, дискотека башында танцполда баштарак минем тирәдә дә кызыл күлмәкле бер туташ, күзләрен ялтыратып, әйләнгәләп йөргән иде. Игътибар итмәгәч, башка бер егет тирәсендә ышкына башлады. Соңрак аның бөтенләй бүтән төркемдәге егетләр кочагында бокал күтәреп торганын күрдем. Ул клуб эченнән нәкъ менә шул «калай әтәчләр» урамга ыргылган вакытта юкка чыкты. Бу вакытларда клуб эчендәге чүп чиләкләре шешәләр белән тулган, анда барып җитә алмаганнары өстәл өсләрендә аунап ята иде инде.
Төнге өч җиткәч, бердәнбер акрын көй яңгырады. Күпчелек халык гардеробка таба агыла башлады. Аягында көчкә басып торган, теле көрмәкләнеп беткән, шулай да «батырлыгы» ташып, үз-үзен белештермичә, кемгә барып бәйләнергә белми йөдәгән бер яшь кенә егетне иптәшләре: «Братан, успакойся!» - дия-дия, көч-хәл белән өстерәп алып чыгып китте. Урамга чыккач, ул бер егылып, бер тураеп, бер баганага сугып, чалырга чыгарган үгез сыман мөгри-мөгри, дусларына каршы сугышырга кереште.
Яшьләр әле өйләренә ашыкмый, бөтен ишекләре ачып куелган машиналарда дискотека көйләре дәвам итә, урамда әле тормыш кайный. Теге бәйләнчек кыз да өенә кайтып китмәгән, яңа егет кочагында булып чыкты, ә бер егетнең күз төбендә яңа гына сыланган йодрык эзе кара янып, төнге утлар яктысында балкып тора иде. Кызганыч, бу гүзәл күренешне фотога гына төшерү насыйп булмады. Әллә кай җирләрен болгап күрсәткән «биюче» кызларны төшерү белән артык мавыгып, аккумуляторны утыртканмын, каһәр!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading