Шәһри Казан

Бер, ике, өч – безнең кулда көч!

Минем спортка карата мөнәсәбәтем шул «Адидас» кроссовкасы да «Найк» спорт костюмыннан ары китә алмый икән. Каян чыксын инде миннән спортчы - «Очкын» спорт һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында кунакка барып кайтканнан соң, бу фикерем ныгыды гына. Мондагы спортчы балаларның көн режимы һәм иртәдән кичкә кадәр булган тренировкаларына түзәр өчен, белмим,...

Тугыз еллык тарих, ел әйләнәсе - кунак
«Очкын» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда мине директорның уң кулы - Ольга Золотова каршы алды. Лагерь буп-буш, ачык бүлмәләрдә берән-сәрән вожатый яшьләр генә йөри.
- Бездә шулай инде, иртән-иртүк балалар янәшәдәге «Олимпиец» спорт комплексына шөгыльләнергә кереп китә, - диде Ольга ханым. - Дүртенче июньнән унсигезенә кадәр булачак әлеге беренче сменада ике төр спорт буенча шөгыльләнүче балалар ял итә: өстәл теннисы буенча - 23, спорт биюләре буенча - 55 бала.
Тугыз ел элек төзекләндерелеп, Олимпия резервы училищесы базасында эшләп килүче әлеге лагерь, баксаң, ел дәвамында балалар кабул итә икән. Кышын монда актив рәвештә чаңгыда шусалар, башка ел фасылларында спорт мәктәпләре үзләренең төрле җыеннарына туплана.
Өч катлы торак йортларының иң өстәге катына быел гына шәпләп ремонт ясаганнар: ике-өч ятаклы бүлмәләрнең һәрберсендә юыну бүлмәсе, чисталык-пөхтәлек дигәндәй... Ел башыннан бөтен республика лагерьларын төзекләндерүгә бүлеп бирелгән 100 миллион сумның алты миллионы нәкъ менә «Очкын»га тәтегәнгә күрә ул. Юллама хаклары да спортчы бала тәрбияләүче ата-ана кесәсенә суга торган түгел икән - унсигез көн өчен билгеләнгән 11667 сумның 2 мең сумы гына ата-ана кесәсеннән чыга, калганы дәүләттән дотацияләнә. Алты-җиде яшьлек баласын ялгызын гына чыгарып җибәрергә теләмәгәннәр өчен дә шарты килгән - монда әнисе һәм әбисе белән килгән балалар да бар. Анысының хакы аерым сөйләшенеп куела, дип аңлаттылар.

Реклама

Табигать кочагы, уен мәйданчыгы, ә балалар кайда?
Балалармы? Балалар «Олимпиец» спорт комплексында. Сигез туларга ун минутта торып, тугызынчы яртыда иртәнге ашын ашаган спортчылар унынчы яртыда инде тренировкада булырга тиеш. Һәм кичке җидегә кадәр, тәнәфесләр, тамак ялгауларга бүленеп, алар шөгыльләнүен дәвам итә дә. (Әйтәм бит, миннән мәңге чыкмый!) «Бригантина» бию мәктәбеннән килеп эшләүче тренер Илья Савинов, әнә, аның бернинди авырлыгы юк, дип ышандыра:
- Монда бит теләге булганнар гына килә, әгәр кешенең теләге зур икән, ул таулар күчерергә сәләтле! - ди.
Үзе дә спорт биюләре буенча Россия чемпионы булган кешегә әйбәтрәк күренәдер, әмма...
- Юк инде, алар ял итәргә дә өлгерә, - дип ышандыра мине лагерь җитәкчесе Илнар Закиров. - Кичен аларга дискотека оештырабыз, арысалар, алар бүлмәләрендә генә ятарлар иде, әмма кичке күңел ачу чарасыннан калган кеше юк!
«Олимпиец»ка «разведка»га кергәч тә инандым инде - монда алай әвәләнеп диванда ауный торган балалар җыелмаган икән. Шабыр тиргә батып, һәркем үз тармагы буенча шөгыльләнә. Бию буенча Латвия һәм Уфадан килеп осталык дәресләре бирүче тренерлар да - биредә. Республика Премьер-министры кызы Камила Халикова әнә парлы биюдәге иптәше - Даниил Калантаев белән тренировкадан чыгып килә. Бераз сулу алырга гына, ярты сәгатьтән тагын паркетка икән...
- Мине әнием Гүзәл дүрт яшьтән спорт бию мәктәбенә биргән иде, менә хәзер шөгыльләнгәнемә сигез ел була инде, - ди Казанның 7 нче гимназиясе укучысы Камила. - Биюне ташларга җыенмыйм, киләчәктә дә үземне ким дигәндә хореограф итеп күрәм. Бу - зур тырышлык, чыдамлылык таләп итә торган спорт төре, әмма тырышканыңның бушка китмәвен күргәч, бөтен авырлык та онытыла ул!
Камила белән Даниил былтыр Татарстан буенча узган чемпионатта - беренчелекне, Россиядә тугызынчы урынны алган булган икән, парлап чыгыш ясауларына да дүрт ел тулган.
- Әти-әниләребез безгә әлеге төр спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартны тудыра, без аларның йөзенә кызыллык китермәскә тиеш, - ди алар.
- Лагерьда да сагынып елап утырырга вакытлары юклыгын әйттеләр: «Әтинең әлегә вакыты юк, әнием бер тапкыр килеп китте», - диде Камила.
Казан шәһәренең өстәл теннисы буенча мәктәбе (СДЮСШОР) укучысы 12 яшьлек Полина Шубина исә - быел үз яшендәге спортчылар арасында беренчелекне алган кыз. Тренеры Әлфия Степанова аны мактап туймый. «Спорт бит ул рухны ныгыта, - ди Әлфия ханым. - Ә рухы нык булганнар кайда да югалмый». Назлы бала булса да, спортчыларга хас ныклык та бөркелә Полинадан.
- Көне буе диванда аунап ятасым килми, ул бит мәгънәсез шөгыль, ә спорт исә үсендерә, яңа үрләргә өнди, - ди ул.

Иң әйбәте - балаларга
Шулай булырга тиеш тә. Кырыкмаса кырык җирдә спорт комплексы төзеп куйдың да оныттың түгел шул ул. Аларның күплеге түгел, ә йөрүче балалар әзерлеге, киләчәк буынның сыек булмавы мөһим. Хәзерге гаджетлар белән үсүче балаларга башка кыйммәтләр, алар яулыйсы үрләр булуын аңлату да зарур. Уйнап сөйләшә дигәч тә мин дә спорт ныклыгы булган кешеләргә соклана беләм! «Очкын»нан да очкынланып кайттым: эшләгәннән соң ял тәмен татый белгән, нык рухлы, көчле бәдәнле киләчәк буын үсеп килгәндә, шундыйлар өчен лагерьларыбыз гөрләп торганда, сөенмәслекмени?!.

КҮПМЕ? Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, быел Татарстанда барлыгы 212 мең 617 бала лагерьларга озатыла.
КАЙДА? Татарстанда көндез яшәү өчен 1016 лагерь, 117 шәһәр читендәге лагерь, 122 хезмәт һәм ял лагере, 102 чатыр лагере, 18 санатор оешма, Кара диңгез ярында 7 лагерь эшләячәк. Бүгенге көндә республика лагерьларында инде 70 меңнән артык бала рәхәтләнеп ял да итә инде.
БӘЯСЕ. Быел стационар (профильсез) лагерьга юлламаның бәясе 21 көнгә 13 мең 608 сум тәшкил итә, профильле стационар лагерьга юллама бәясе 18 көнгә 11 мең 712 сумнан гыйбарәт. 7 көнлек чатыр лагерена бару 5 мең 328 сумга төшә. Кырым һәм Краснодар краеның Кара диңгез ярында урнашкан лагерьларында ял итү бәясе 18 көнгә 16 мең 329 сум тәшкил итә, санатор-курорт учреждениедә 24 көнлек ялга юллама 24 мең 696 сумнан гыйбарәт. Балаларның ялын оештыру программасы кысаларында, авыр тормыш шартларында калган, аз керемле гаиләләрдә үсүче 16 мең 627 баланы 100 процент дәрәҗәсендә бюджет хисабына ял белән тәэмин итү күздә тотыла.
КЫРЫМ. Татарстан балаларының беренче төркеме Кырымга 16 июньдә юл алачак. Кырымга балаларны һава юлы белән алып бару ниятләнелә, бу максатларга Татарстан Президенты тарафыннан һава һәм тимер юл транспортлары белән бару бәяләренең аермасын компенсацияләүгә өстәмә 10 млн сум акча бүлеп бирелгән.
АКЫЛЛЫБАШЛАР ӨЧЕН. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары өчен җәйге ял кысаларында 15 профильле смена әзерләгән. Алар арасында быел гына эшли башлаячак яңа юнәлешләр дә бар. Физик тәрбия һәм тарих буенча олимпиадага әзерлек буенча республика профильле сменасына 100 бала җәлеп ителәчәк. Республиканың филологик профильле сменасы 80 баланы кабул итәчәк. «Дрим-Тим» яшь тикшеренүчеләр сменасы - 150 баланы, геологик профильле сменасы 310 баланы колачлый. Татар теле буенча сөйләм практикасы кулланылачак төбәкара чатыр лагере да оештырыла. Спас муниципаль районы базасында узачак сменага Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче 1000 татар баласы чакырылган.
ӘТИ-ӘНИЛӘР КОЛАГЫНА. Лагерьга бару өчен һәр баланың кулында дөрес итеп рәсмиләштерелгән юллама һәм аның сәламәтлеге турында хастаханәдән алынган белешмә кәгазе булырга тиеш.
Балага өйдән нәрсәләр биреп җибәрергә кирәклеген һәр ата-ана да белә. Тик урамда эссе көннәр булуга карамастан, җиңелчә киемнәр янына җылыракларын да куярга онытмасагыз иде. Кыйммәтле планшетлар, кәрәзле телефоннар, төрле зәркән эшләнмәләрен өйдә калдыру хәерле булыр. Баланың чемоданына иң мөһим дару препаратларын да тыгарга онытмагыз. Аларын вожатыйларга биреп куйсагыз да ярый. Телефоннарын югалткан очракта, балаларыгыз сезнең телефон номерларын ятлап куйса яки аерым кәгазьгә язып куйса да яхшы булыр. Туу турындагы таныклык яки паспортның күчермәләре дә булсын балагызның чемоданында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: