16+

«Безгә пычрак ком да ярый»

Телевизордан карап ияләнгән сап-сары гәрәбәдәй пляжлардан соң Казан комлыкларына барып чыккач, үзеңне җиденче кат күктән шапылдап җиргә килеп төшкәндәй хис итәсең. Дөресрәге, минем белән шулай булды. Ә шәһәр халкының исе дә китми: «Коенырга ярамый!» дигән язу төбендә киемнәрен салып калдырып, суга чума, аннан чыгып, тәмәке төпчекләре белән чуарланып беткән комга...

«Безгә пычрак ком да ярый»

Телевизордан карап ияләнгән сап-сары гәрәбәдәй пляжлардан соң Казан комлыкларына барып чыккач, үзеңне җиденче кат күктән шапылдап җиргә килеп төшкәндәй хис итәсең. Дөресрәге, минем белән шулай булды. Ә шәһәр халкының исе дә китми: «Коенырга ярамый!» дигән язу төбендә киемнәрен салып калдырып, суга чума, аннан чыгып, тәмәке төпчекләре белән чуарланып беткән комга...

Комлыкларның күбесендә кара шар эленеп тора - «су коену тыела» дигәнне аңлатучы билге бу. Аңа карап кына, халык кызыну белән генә канәгатьләнми, билгеле. Җәзага тартучы булмагач, санэпидемстанция кисәткән ниндидер таякчыклар гына суда йөзү ләззәтеннән туктатып кала аламы инде?
Чикне узарга ярамый, шулай да...
«Без кисәтәбез һәм коткарабыз гына. Анда барма, монда йөзмә дип тыю безнең вәкаләтләргә керми», - ди Тирән күл комлыгында коткаручы булып эшләүче Раил Шиһапов, суда билгеләнгән чикне узып баручы «тәртипсез»ләргә карап. Ни кызганыч, андый вәкаләт берәүдә дә юк шул. Ярамаган җирдә коеныргамы-коенмаскамы - анысын һәркем үзе хәл итә. Штрафка тарту гамәлгә кертелсә, вазгыять тә башкачарак булыр иде бәлки.
Аяк басуга, бер дә уңай тәэсир калдырмады Тирән күл. Комы тапталып, катып беткән, өстәвенә, махсус чәчкәндәй, чүп-чар белән чуарланган; 9 тулып китүгә карамастан, коткаручылар урыннарында түгел; сыра сата торган ноктада гына эш гөрли. Көн җиләсрәк булгангамы, ял итүчеләр дә азрак иде.
«Монда гомумән коенырга ярамый, - ди соңгарак калып булса да эш урынына килеп җиткән коткаручылар. - Күл төбенең рельефы кагыйдәләргә туры килми». Эссе көннәрдә - биш, гадәттә ике-өч коткаручы кизү тора икән. Иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшлиләр. Раил Шиһаповның әйтүенчә, көн саен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Исерек әти-әнисе белән килгән балаларны, ераккарак йөзү буенча ярыш оештырган яшүсмерләрне, матраста әйләнеп капланган кешеләрне коткарырга туры килгән.
Пляжның бик начар хәлдә булуы белән кызыксынгач, коткаручы, авызындагы тәмәкесен аяк астына (ягъни шул ук комга!) ташлап: «Яңартырга кирәк комны, аның өчен акча кирәк. Кемнең акчасын чыгарасы килсен?» - дип куйды. Йөзә белмәүчеләргә суга кергәнче үк коткару жилетлары тарату мөмкинлеге дә юк икән - нибары дүрт жилет кына калган. «Йөзә белмәгәч, ник суга керергә?!» - дип, җилкә сикертеп куйды Раил. Барыбер керәләр шул. Хәер, хәтта йөзә белгәннәр дә баталар...
«Локомотив» пляжы (Елга порты ягында) бөтенләй күңелне кайтарды. Ком юньләп таратылмаган да, Тирән күлдә, ичмасам, берән-сәрән чүп савытлары бар иде, монда алары да күренми, шешәсе дисеңме, тәмәке төпчегеме - барысы да аяк астында аунап ята. Комлыкка баручылардан: «Шушында кызынасызмы?» - дип соравыма: «Пычракмыни?» - дигән сорау белән җавап бирделәр, аннары: «Сез ерактан килдегезме әллә?» - дип өстәп куйдылар. Янәсе, бу мине генә аптырата, алар өчен исә гадәти күренеш.
Чиста суда коенасы килә, тик...
Бер пляждан икенчесенә йөреп, ару да җиткәндер, каты гына кыздыра башлаган кояшның да тәэсире булмый калмагандыр - «Кырлай» паркы янындагы «Түбән Елга аръягы» комлыгы теге телевизордан күреп белгән «туганнары»на азмы-күпме охшаган, дигән фикер калды. Комы да чистарак (чиста түгел!), дәртле музыка да уйнап тора, чишенү кабинкалары да куелган, душ та бар. Багана башындагы кара шарны исәпләмәгәндә һәм якында гына машина юлы булуын игътибарга алмаганда, һаман да шул тәмәке төпчекләренә күз йомып кызынырга була. Сменаның өлкән коткаручысы Динар Гыйниятуллинның әйтүенчә, күбрәк кояшта пешүдән һәм аяк-куллары киселүдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Быел суга бата язган өч кешене коткарганнар.
«Ничек мондый чүпле комлыкта кызынасыз?» - дигән сорау белән бөтен кешене аптыратып бетердем бугай. Миңа айдан төшкәндәй гаҗәпләнеп карадылар: яталар икән, димәк, канәгатьләндерә - шуны да аңламаска инде! «Без болай авылда кызынабыз, быел шәһәр пляжына беренче тапкыр чыктык. Ятасың инде шушында, башка барыр җир булмагач. Безгә монысы да ярый», - ди кызы белән комлыкка килгән Альбина Мансурова. Чиста комлы һәм сулы, ләкин түләүле пляжлар булса, йөрер идегезме, дигән соравымны ишетеп, яныма бер абзый килеп җитте. «Ул пляжның бәясе 500 сумнан да арзанрак булмаячак. Әнә «Ривьера»да шул бәяне сорыйлар. Бер тапкыр барып карарга була, әлбәттә. Тик көн саен кызына башлагач, пычрак булса да, мин монысында ятам инде, наным», - ди үзен Хәмит дип таныштырган абзый. Бәясе ике йөз сум тирәсе булган очракта, атнага бер тапкыр барырга теләк белдерүче табылды.
Казан сулыкларында коенасы килү теләге болай да юк иде инде, үзем барып күргәч, кызынасы да килми башлады. Сыра исе аңкып торган, пыяла һәм тәмәке төпчекләре түшәлгән комлыкта ятканчы, авылда бәрәңге бакчасында тәнеңне кояшка «ашату» күпкә яхшырак дигән нәтиҗәгә килдем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading