Бүген Казанның үзәк Бауман урамы гөрләп торды. Татары, татары булмаганы да нинди чара үтә икән дип кызыксынып сәхнәне күзәтте. "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең ун еллыгына багышланган бәйрәмдә актив яшьләрдән тыш, коляска тарткан бәбиле әниләр, таякка таянган әбиләргә кадәр бар иде.
"Ялкын" журналы журналисты, хәзер кызы Зөбәрҗәтне тәрбияләүче Раилә Сабирова Туган...
Бүген Казанның үзәк Бауман урамы гөрләп торды. Татары, татары булмаганы да нинди чара үтә икән дип кызыксынып сәхнәне күзәтте. "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең ун еллыгына багышланган бәйрәмдә актив яшьләрдән тыш, коляска тарткан бәбиле әниләр, таякка таянган әбиләргә кадәр бар иде.
"Ялкын" журналы журналисты, хәзер кызы Зөбәрҗәтне тәрбияләүче Раилә Сабирова Туган тел бәйрәмен карар өчен Кайбычтан кадәр килгән. Тукай туган көне уңаеннанмы икән, аягында чын милли читекләр. "Аулак өй" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров та:
Бу бәйрәмгә традиция буенча ел саен киләм. Танышларыбыз белән очрашабыз. Чараның исеме бик матур: "Мин татарча сөйләшәм". Шулай да күбрәк альтернатив музыка яңгырый, кызганыч, күп төркемнәрнең нәрсә җырлаганнарын аңлап, ачык ишетеп бетереп булмый. Алга таба, киңрәк аудиториягә йөз тотып, бәйрәмне альтернатив музыкага гына корып калдырмасыннар иде. Татар мәдәниятендә милли биюләр, башка юнәлешләр дә җитәрлек бит", - дип фикерен җиткерде ул.
Быел татар хәрефләреннән инсталяция дә ясаганнар. Узган барган кешеләр "Ә", "Ө", "Һ", "Ң", "Ү" хәрефләре янына басып фотога төшә. "Җ" хәрефенә "Идел" журналы хезмәткәрләре менеп кунаклаган. Укучылары белән якынрак танышырга икән исәпләре, журнал тараталар. Яшьләрнеке яшьләрчә инде, селфи да төшәргә өлгерә алар, ул да түгел бер бинаның икенче катына менеп, балконга чыгып биеп тә алалар, рэп яңгыраганда, дәррәү кубып "Ә- ү" дип такмаклыйлар, бер урында тормыйлар.Бүген барысының да авызында бер җөмлә: "Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм!".
Мәскәү районының 12нче гимназия кызлары бәйрәм уңаеннан махсус "мин татарча сөйләшәм" дип язылган зур әйләнә дә ясаганнар.
Бәйрәмнән фоторепортаж:
Автор фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар