Шәһри Казан

Болай яшәп булмый!

– Болай яшәп булмый, – диде хатын беркөн. – Ничек яшәп була? – дидем мин, ниндидер давыл буласын чамалап.  – Туйдырды. – Нигә? – Туйдым чиләнеп! – дип акырды хатын. Катышланган песи кебек күзләрендәге яман яшеннәрне очырды да китте тезеп бөтен зарларын!

Хатын-кыз бит инде, аягына кияргә туфли юклыктан башлады ул. Әллә нинди җиңгәләре юбилейга чакырган, шунда киеп барырга галуштан башка аяк киеме калмаган икән. Биш ел элек Тура базары янганчы алынган туфлине тычкан кимергән булып чыкты. 
Туфлидән соң хатын кемнең йортка күпме файда китерүе хакындагы теманы күтәрде. Минем фермада каравылчы булып эшләвем «өч тиенгә хезмәт итеп йөрү»гә әйләнеп калды. Дөрес, хатын бераз күбрәк эшли, әмма бу лекциясендә ул үзенең эшен артык зур итеп күрсәтте. Гәрчә әллә ни эшләми дә инде – шул мин каравыллаган фермада чучка карый да, аннан кайткач, өйдәге малны карый, сыерның сөтен савып, каймагын кала базарына илтеп сата. Мин кешенең хезмәтен түбәнәйтеп күрсәтүче түгел, эштән соң ашарга әзерләү, кечкенә малайның дәресен әзерләүнең дә хатын җилкәсендә икәнен таныйм. 

Хатын минем җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнмәвемне дә ассызыклады:
– Бөтен эшләгән акча каладагы малай белән кызны укытырга китеп бара. Авылдагы эте дә, бете дә машиналы, ә мин районга каймак сатарга попуткага утырып йөрим, – диде ул. Һәр гаебемне әйткәндә,имән бармагы тырпайган уң кулы өскә-аска йөреп тора. Һәр җөмләнең азагында бармак миңа таба юнәлә дә күземә мине атарга төбәлгән пистолет булып тоела: – Син ирме, юкмы?! Ыштан туздырып, инде ничә ел каравылчы булып йөрисең! Берәр акчалы эшкә керә аласыңмы син, юкмы? Сыерга ашатырга печән юк икәнен дә уйламыйсың!

Гаилә кризисы озак дәвам итте һәм минем тулысынча җиңелүем белән тәмамланды. Бәлки җиңгән дә булыр идем, тотлыгуым харап итте. Мин «ка-ка-карале» дип бер фикеремне тәмамлаганчы, хатын миңа җиде гаеп әйтеп өлгерә. Талаш нәтиҗәсе буенча йорттагы бөтен әшәкелектә мин гаепле, бөтен яхшы күренешләргә хатын ирешкән булып чыкты. Җиңелү ачысы белән бергә аяктагы тишек галушны өстерәп, каравылга чыгып китүдән башка чара калмады. Ни дә булса уйлап тапмасам, хәлләр зурга китәчәк иде.

* * *
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына ди бит. Минем чучкаларга карап теләгән теләкләрем чынга ашты. Гыйльмиләрнең уллары каладан иптәш малайларын ияртеп кайткан булып чыкты. Аның жулик малае дусларын шашлык белән сыйларга уйлаган да, берәр чучка баласын кыстырып кайтып булмасмы дип, фермага килгән. Шешәсен кыстырган. Гыйльминең малае буш кул белән килсә дә чучканы биреп җибәрер идем, билгеле, аңа каршы килсәң, төне буе каравыл идәненнән, сынган бармаклар белән, төшкән тешләрне чүпләргә туры киләчәк иде. Ә болай гадел егет ул – чучка урынына шешәсен калдырып, юк та булды. Шешә белән бергә рухи азык та калдырды әле – аракысын укылмаган яңа гәҗиткә төргән. Озын төндә шуны хәл иткәндә, бер мәкаләгә килеп төртелдем бит әй. «Замана профессияләре» дип атала иде ул. Шунда мин үземнең хатын әйткәнчә пүчтәк кеше түгеллегемне аңладым: 

– Мин бит әрәм булып утырганмын монда! – дидем өстәлдә утырган яртысы тәмамланган яртыга. – Син бит беткән кеше түгел, Хәмит! Син бит каравылчы түгел. Син секьюрити! 
Үзебезнең илдән генә үрнәк аласы булган икән бит! Үзебез һаман шушы иске бер тиен илдә яши бит, ә телевизор карасаң, тормышның яхшырып киткәнен аңлыйсың. Мин дә йортыбызны үзебезнең ил кебек кенә үзгәртеп корырга булдым. Бөтен нәрсәгә яңа исем кушарга гына кирәк икән бит! Каравылдан кайтуга, кулына себерке тотып каршы алган хатынга шушы идеяне тәкъдим иттем. Күзеннән яман очкыннар чәчеп торган хатын, гомердә бер тапкыр минем авыздан «тормыш яхшырачак» дигәнне ишеткәч, шундук нечкәлекләре белән кызыксына башлады. 

Печәнлектә туп тибеп уйнарлык, җилләр очып тора. Печән булмауны мин беренче чиратта хәл иттем. Печәнлекне моннан соң «логистика үзәге» дип атаячакбыз. 
– Ә нигә? – ди хатын, аңламый.
– Ник соң, карчык, Казанга барган саен күреп кайтабыз бит – элек склад дип язып куялар иде складларга, хәзер «логистика үзәге» дип язалар. Ничек матур!
Матурлыкны нинди хатын-кыз яратмасын, колагын шомартып тыңлады мин сиңа әйтим хатын. 

Ашлыгы булмаган ларны да шул ук исем белән атадык. Матур итеп «логистика үзәге–2» дип язып та куйдык. Шушы матур сүз үзе үк сыерның тамагын туйдырырлык! Иске лардагы «логистика үзәге–2» сүзе бик ерактан матур итеп күренеп торганын күргәч, башка әйберләргә исем кушуда хатын да катнашты.

Лапасны «технопарк» дип атарга килештек. Дөрес, андагы сепаратор иске, кул белән әйләндерә торган. Анысын «Де Лаваль» дип атадык – шулай матуррак була, телевизордан гел шулай сөйлиләр. Лапаста сепаратор белән сөт аертуга караганда, технопаркта Де Лаваль машинасында эшләү бөтенләй икенче дөнья булачак инде хатынга! 
Ике яңа күлмәк һәм тычкан кимергән туфли сакланган шкафны «Технополис» дип атадык. «Нигә?» дигән сорау тумады, чөнки Яңа Тура базарына язып куелган «технополис» сүзен хәтерлибез әле. Безнең шкаф кайсы җире белән ким? Дөрес, алай атаганга карап, шкафтагы күлмәкләр артмады, әмма шкафны актару белән технополиска барып кайту бөтенләй башка инде!

Кондуктор булып эшләп йөрергә мәҗбүр булган студент кызны кондуктор дип түгел, «линиядәге сәүдә буенча менеджер» дип йөртә башларга килештек. кызга, шунда ук шалтыратып, автобус утыргычындагы «кондуктор» сүзен «менеджер» дип төзәтергә киңәш иттек. 

Реклама

– Безгә шалтыратканда да элеккечә «бу – мескен студент кызыгыз» дип түгел, «бу – линиядәге сәүдә буенча менеджер Тиктормасова» дип әйт, – дидем кызга. Аның ризасызлык белдерүен тыңлап та торырга вакыт юк, малайга шалтыратасы бар иде. 
– Йөк ташучы түгел син хәзер, синең профессияң «логистик» дип атала икән! – дип куандырдым улымны. – Шкаф-суыткычларын ташырга чакырган кешеләрне үзең белән шулай таныштыр!
Билгеле, иң күп тырышлыкны хатынның дәрәҗәсен арттыру өчен куярга туры килде. Хәләл җефетне көн дәвамында берничә төрле атарга кирәк булып чыкты. Аракы төргән теге гәҗиттә хатынга яраклы профессияләр галәмәт күп иде. 

Иртән минем хатын – хостес. Кунакханә хуҗасы, ягъни. Фермада чучка каравын «патронаж» дип атарга булдык – шундый матур француз сүзе бар икән. Сыерны инвестор дип йөртә башладык. Көн саен хатын сыер сава иде, хәзер исә инвестордан дивидендлар алабыз дип сөйләшәбез. Фермадагы патронажын тәмамлагач, инвестордан дивидендлар алган хатын шул дивидендлар белән технопаркта эшли – искечә әйтсәк, сепаратор сөт аерта.
Каймакны калага алып барганда, элеккечә, каймак сатучы хатын булып түгел, дилер булып бара булып чыкты хатын. Күпләп алып, ваклап сатучыны шулай атыйлар дип язылган иде теге гәҗиттә. Хатын сыерның, сыерның түгел инде, инвестор Йолдызның дилерына әверелде.

Базарны да маркет дип атап йөри башладык. Хатын гел сатып алучылардан зарлана иде – бер банка каймак сатып алганчы, йөз сорау бирәләр, бәяне төшерүне сорыйлар! Сатып алучыларны брокерлар дип атарга киңәш иттем. Брокер шул ук арадашчы инде, шәһәр халкы шундый ук арадашчы бит инде – үзләре өчен генә алмыйлар, балаларына алалар каймак-эремчекне.

Каймакны сатып бетергәч, хатын коммивояжерга әйләнә, ягъни ашарга нидер алып кайта. Товарны алып, кулланучыларга таратып йөрүчене шулай атыйлар икән. Өйдәге без дә кулланучылар бит инде... Өйгә кайткач та, хатын балаларга һәм миңа элеккечә фәрман бирми, супервайзерга әйләнеп, инструкцияләр өләшә. 
Кече улларына дәрес әзерләгәндә, хатыным «спичрайтер» булып эшли башлый. Зур кешеләргә доклад язучыларны шулай атыйлар, безнең малай да зур инде, икенчегә үк күчте, димәк, аңа булышкан кеше дә спичрайтер булып чыга.

Инде әйткәнемчә, мин үзем дә гади каравылчы булудан туктап, үземне секьюрити дип атап йөри башладым. Элек минем шабашкаларга бәйле рәвештә йортта гауга тынып тормый иде. Берәрсе чучка урларга килә дә аракы калдырып китә. Хәзер инде бу әйберне шабашка дигән ямьсез сүз белән түгел, фрилансер дип атарга сөйләштек. Салып кайту дигән авылча сүзне дә «сомелье»га алыштырып булганын мин теге гәҗиттән укып белдем.
Эшләр рәткә китте бит шулай безнең, әй! Безнең сөйләшүләр дә заманча гына хәзер. «Хәмит, нәгаләт, сыерга печән сал!» – дип кычкырмый хатын. 
– Секьюрити, инвесторга инвестицияләр кертергә кирәк, алайса логистика үзәгендә акцияләр бетеп киткән, дивидендлар азаеп китсә, тулаем эчке продуктыбызның күрсәткечләре кимер, – дигән инструкцияләр генә бирә. 

Мин дә төшеп калмыйм:
– Спичрайтер булып эшлисе бар иде әле, доклад әзер түгел, инвестицияләр проблемасын үзең хәл ит, –дип кенә җаваплыйм. 
Күршеләр, шулай сөйләшкәнебезне күреп, бармакларын чигәләрендә әйләндереп, бездән көләләр. Авыл халкы инде, надан, аңлап бетермиләр яхшы тормышның нәрсә икәнен. Тормыштан артта калганнар шул. 
 Эшләр шулай рәткә киткән генә иде...
 Гыйльмиләрнең малайлары тагын бер кайтып харап итте рәткә кергән тормышны. Бу юлы жулик малайга бер генә чучка түгел, ун чучка кирәк булып чыкты, билгеле, кәгазьгә төргән шешәләре дә күбрәк иде аның. Сомелье булып озаграк эшләргә туры килде, нәләт. Уянып китсәм, баш чатнап авырта, яшиселәр дә килми хәтта... 

– Тор, сомелье, инвестор үлде! – дигән тавышка ничек сикереп торганымны сизми дә калдым. технопаркка яшен тизлегендә атылып керсәм, ни күрим – инвесторыбыз идәнгә сузылып яткан. Мескен, ике тоягы арасына таяк кыстырган, үләр алдыннан булса кирәк, тизәккә манып, шул таягы белән стенага язу язып калдырган: «Инвестицияләрсез дивиденд булмый!»

Урланган чучкалар өчен участковый машинасына утыртып калага алып киткәндә, хатын озатырга да чыкмады. Малаен ияртеп, әнисенә китәргә җыенып калды. 
Ярап булмый хатынга, нинди шәп профессияләр табып биргән идем, шулар да ярамады. Участковый төрмәгә утыртам дип куркыта. Төрмәдә дигәч искечә, куркыныч, мин аны пенитенциар учреждение дип атыйм. Менә шул пенитенциар учреждениедә дә безнең кебек кешеләр яши, авылдагы тормышны яхшыртканны, андагы тормышны гына үзгәртеп кора алырмын әле!

Рәмис Латыйпов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: