Балалар сырхауханәсе төбендә бер көтү хатын-кызны күреп гаҗәпкә калдым. Барысы да зур пакет тотканнар. Әллә монда берәр акция-фәләнме, бүләкләр өләшәләрме дисәм, аналар сөт ризыклары алырга килгәннәр икән. Дәүләттән бушлай бирелә торган сөт ризыкларын беренче балама алмадым мин. Үзем баш тарттым. Атнага ике тапкыр бирелгән ничәдер банка сөт, кефир өчен бездән...
Дәүләттән бушлай сөт ризыкларын бары өч категория буенча гына бирәләр: анемия диагнозы куелган балаларга; гипотрофия чиреннән интегүчеләргә, ягъни үз яше өчен авырлыгы җитмәгән сабыйларга; аз керемле гаиләдә тәрбияләнгәннәргә. Узган айда гына участок табибы, балагызның гемоглобины түбән, дип, бавыр һәм карабодай ашарга кушып җибәргән иде. Кара мин әйтәм, алай булгач, безгә тиеш бит инде бу сөт ризыклары, дип, педиатрга мөрәҗәгать иттем. Ул исә: «Сезнең барысы да яхшы. Гемоглобиныгыз әйбәт, 110 г/л норма ул, шуннан түбән булганда гына анемия булып санала. Авырлыгыгыз да нормада», - дип борып җибәрде. Чират көтеп торган хатыннардан сорашам. Күбесе бушлай сөт ризыклары алмый икән. Хәтта авырлыгы җитмәгәннәргә дә рецепт язмыйлар ди. «Минем балама ике яшь тә биш ай, авырлыгы 11 кило ярым. Сөт ризыклары тиеш дип барган идем. «Сез үзегез дә әллә ни тулы гәүдәле түгел, балагыз үзегезгә охшаган. Авырлыгы нормада», - дип кайтарып җибәрделәр», - ди Айсылу. Наташа сөт ризыкларын бер ай гына алып калган. «Баланың гемоглобины бик түбән иде. Бер ай бушлай сөт, эремчек, кефир алдым. Дөрес, алар белән генә гемоглобин күтәрелми инде. Сөт ризыклары алу өчен ай саен кан анализы бирергә кирәклеген белгәч, баш тарттым. Минем өчен бу өстәмә мәшәкать», - ди.
Педиатр аша рецепт ала алмагач (баланың сәламәт булуына сөенәм генә анысы, шөкер), социаль яклау үзәгенә киттем. Бирегә бер кочак документ җыеп барырга кирәк. Гаиләдәге һәр кешенең соңгы өч ай өчен кереме (2НДФЛ белешмәсе), паспортлар, баланың туу турындагы таныклыгы, язылышу турындагы таныклык, банкта ачтырылган акча саклау кенәгәсе. Исәпләгәннән соң, бер кешегә керем уртача яшәү минимумыннан, ягъни эшләргә сәләтле кешеләргә билгеләнгән 5607 сумнан артмаска тиеш. Моңа декрет ялында бала өчен ай саен бирелә торган пособие дә кушыла. Кыскасы, аз керемле гаилә категориясенә дә кермибез булып чыкты. Нишләтәсең, сөт ризыкларын сатып алырга туры киләчәк, димәк. Социаль яклау үзәкләрендә аз керемле икәнлегеңне раслый алсаң, сөт ризыкларына юллама гына түгел, балага 16 яше тулганчы бирелә торган пособиене дә алырга була. Ул бүген аена 237 сумны тәшкил итә.
Халык соравы буенча, Казанда «Шатлык» сөт ризыклары бирү пунктлары да эшли. Алар шулай ук балалар сырхауханәләре биналарында урнашканнар. Дөрес, биредә Казанда махсус җитештерелгән сөт ризыкларын бары сатып алырга гына була. Әйтик, бифидок - 14, 100 грамм эремчек - 28, гади сөт 12 сум 50 тиен тора. Казанның азык-төлек һәм социаль тукландыру департаментында, педиатр аңлатуынча, бушлай бирелә торган сөт ризыклары сатуга чыгарылмый. Алар рецепт буенча бары бушлай гына бирелә.
Элек сөт ризыкларын ике яшькә кадәр генә алып булса, законга үзгәрешләр кергәннән соң, ул өч яшькә кадәр бирелә башлаган. Кызганыч, барлык балаларга да тәтеми шул ул ризыклар. Югыйсә, мәсәлән, ике яшь ярымлык балага, биш көнгә бер, Яшел Үзән сөт комбинатында җитештерелгән бишәр кап сөт, кефир, дүрт эремчекне бушлай алырга булыр иде. Ә сатып ала башласаң... Бер яшьлек бала көненә бер кап эремчек, ике стакан сөт эчә, дип санасаң да, атнасына 300 сумлап акча китә. Әле бу бала рационында булырга тиешле пюре, яшелчә, җиләк-җимеш, сок, ботка, печенье, күкәйне исәпкә алмыйча. Хәер, хәлле гаилә иң тәмлесен барыбер ашата инде газиз баласына, ә менә чынлап мохтаҗлыкта яшәүчеләргә авырга туры килә. Танышым Розалия баласын ялгызы үстерә, ире ташлап киткән. 4 мең сум декрет акчасына яшәсә дә, аз керемле булып саналмый ул, чөнки иренең хезмәт хакы югары. Ул әти дигән кешенең кәгазьдә генә булуы, бер тиен акча да бирмәве участок педиатрын да, социаль яклау үзәгендәгеләрне дә борчымый шул.
Ә сез бушлай сөт ризыклары аласызмы?
Сөмбел ГАФФАРОВА, шагыйрә, журналист:
- Кызыбыз Суфияга бер яшь. Бушлай сөт ризыклары алмыйбыз. Дәүләттән бушлай нәрсә өмет итү тарихта калган инде...
Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, «Болгар» радиосы алып баручысы:
- Кызганыч, барлык балалар да сөт ризыкларын бушлай алмый шул. Һәр бала да, ким дигәндә, яшь ярымга кадәр сөт продуктлары белән бушка тәэмин ителсен иде дә бит... Сәлимәгә 6 ай вакытта гемоглобины аз гына түбән булу сәбәпле, сөт продуктларын 4-5 ай буе бушка алдым. Канны яңадан тикшерткәч, шөкер, бар да яхшы булды. Педиатр да гемоглобин нормада икәнен белде. Алга таба да алдап яки юмалап алып булыр иде, әмма сөт продуктларын алу өчен кире якка 3 тукталыш көнаралаш диярлек йөрү арытты. Яшь әниләр сөт продукциясен бушка алу юлларының төрле ысулларын беләләр. Миңа калса, күбесе ялганлап ала.
Вәсилә САБИРОВА, журналист:
- Без хәзерге вакытта сөт ризыкларын бушлай алабыз, чөнки кызыбыз Галиянең үз яшенә авырлыгы җитеп бетми. Сигез айдан, аена биш-алты тапкыр, сөт ризыклары бирә башладылар. Кызганыч, барлык балаларга да тәтеми шул ул. Хәзерге заманда бушлай гына берни бирелми бит... Гомумән, бүген мөмкинлекләр күп, тырыш яшь әниләргә теләгән очракта ничек тә акча эшләргә була. Алма пеш, авызыма төш дигәндәй, дәүләттән генә көтеп ятып булмый ич инде.
Сорау-җавап
Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе! Балалар бакчаларының күбесендә сабыйларны бары өч яшьтән генә алалар. Ә бит балалар өчен түләнә торган пособие бары яшь ярымга кадәр генә бирелә. Хәер, пособие өч яшькә кадәр озайтылган дип сөйләгәннәр иде. Имеш, 2013 елда туганнарга шулай түләнәчәк. Бу дөресме?
Камәрия Вафина, Казан
Юристлар аңлатуынча, 558761-5 санлы закон проекты нигезендә, балага яшь ярым тулганчы бирелә торган пособиене 3 яшькә кадәр түләргә теләгәннәр иде. Кайбер төбәкләрдә пособие түләү вакыты чыннан да 3 яшькә чаклы озайтылса да, Россия Федерациясендә бу закон кабул ителмәде. Әлеге проектның киләчәктә кабул ителәчәге дә билгесез, шуңа да бездә пособие бары яшь ярымга кадәр генә түләнә.
Комментарийлар