16+

Чатыртау ник үзенә тарта? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чатыр тавына менеп теләнгән теләк кабул була, диләр. Чыннан да, рас килә бит.

Чатыртау ник үзенә тарта? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чатыр тавына менеп теләнгән теләк кабул була, диләр. Чыннан да, рас килә бит.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин «Чатыр тау җыены» дип аталган фольклор фестиваленә килүчеләрне сәламләгәндә дә җирнең яңгырга тилмерүе, күзләрне йомып яңгыр теләргә кирәклеге турында берничә кат искәртте. Һәм шуның кадәр халыкның ихлас теләге озак көттермәде. Яңгыр хәтта куна килде Азнакай җиренә. Ә инде алтынчы мәртәбә узучы фестивальнең быелгысы чыннан да аеруча истә кала торган булды. Хәтта синоптиклар вәгъдә иткән давыл да базмады мондый бәйрәмнең ямен җибәрергә.

Моңа кадәр Чатыр тавының иң биек түбәсендә башланып китеп, мәдәният йортында, йә булмаса, шәһәр уртасында урнашкан Ишкәев исемендәге ял паркында дәвам итә торган фестиваль быел баштан-­аяк Чатыр тавының күкрәп торган яшеллек арасында утырган җыйнак та, ямьле дә, ышык та булган бик матур итәгендә узды. Бәйрәмгә килүче халыкның чуты-чамасы юк иде. Барлыгы 24 фольклор коллектив катнашты анда. Бирегә аяк басучыларны иң нык әсир иткәне ул - Чатыр тавының табигате.
- Азнакай таулар иле икән! Алла кушса, икенче елга шигырь­ләр язып, Чатыртауга багышлап, махсус программа әзерләп киләбез. Килә-килешкә иң биек түбәсеннән кала да 14 тау сыртын санадым. Иманым камил, әле тагын да бардыр алар, мин күреп кенә бетермәгәнмендер. Ниндидер бөтенләй башка мохиткә килеп эләккән кебек тойдым үземне, - ди әнә Мамадышның район мәдәният йорты каршында дистә еллап эшләп килүче «Кышкы чия»­ татар өлкәннәр фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлнур Василова, мөлдерәмә тулган хис-тойгыларын белдереп. Аны шоферлары Петр Максимов та: «Кара әле, биредә тау чаңгысы базасы өчен искитмәле җирләр икән», - дип куәтләп ала.

Сарманнан елның-елында коллективлар катнашып торса да, Зур Нөркәйлеләрнең беренче генә катнашуы икән бу фестивальдә. 70 яшьлек Лена апа Кәримова җитмәсә Усман Әлмиевнең туганнан-туган сеңлесе булып чыкты. «Кайткан чакта Сарман буйларыннан», - дип җырлашып та алдык. - Тау итәгендә амфитеатрда утырган кебек утырабыз, беркем-беркемгә комачауламый. Бар да уч төбендәге кебек күренә. Яшь үзенекен итсә дә, шуның ише җиргә йөрергә атлыгып торам, - ди ул. Чын авылча итеп тегелгән күлмәкләре белән мактанып алырга да җай булды: Чаллыдагы дуслары Гөлбизә һәм Дамир Шакировларның тегү цехы бар икән дә, шулар 12 кешелек ансамбльгә алъяпкычына кадәр бушка тегеп биргәннәр. Педучилищеда бергә укыган яшьлек дус­тың хакына ни генә эшләмәссең! Питрәч районы Шәле авылыннан килгән Рәмзия Зәйнуллина да бик риза Азнакайга килүенә.



- Нинди матур җир икән бу дип, башларым әйләнеп китте. Монда бәхетле кеше яшидер. Район башлыгы сөйләгәннән аңладым: чыннан да, тырыш, эшчән халык яши Азнакайда. Кылган гамәлләре күп булгач, иркенләп сөйли дә ала. Теле-телгә йокмый. Тәмле итеп сөйли. Халыкның күңелен үзенә тартып тора. Сөенеп утырам. Чатыртауның бер сере, хикмәте бардыр инде. Ул сөйләгәндә, күңелләрем тулды, - ди үзе дә 10-15 минуттан сәхнә тотасы ханым. Башкалардан аермалы буларак, шагыйрь Рөстәм Закуанов малай чактан башлаганнан бирле үз иткән авылларына терәлеп диярлек торган бу тауны.
- Әти-әниләр ничек җибәргәндер, анысын әйтә алмыйм. Ашарга-эчәргә алып, җәен берничә тапкыр китә торган идек. Чатыртау нигәдер, бер яктан, дөньяның чиге, икенче яктан, чит төбәкләргә ачыла торган капка кебек тоела иде. Чөнки Оренбур, башкорт далаларына шушыннан чыгып китәсең. Аның серләре бик күп. Без бәләкәй чакта әле аның мәгарәләре дә исән иде. Без шуларга шаккатып йөргән малайлар заманында, - ди ул.

- Лаешта «Каравон» булса, бездә берничә елдан төрки халыкларның «Чатыртау җыены»

популярлык алачак», - ди Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин зур ышаныч белән.

Әле үземнең дә мәгарәгә суырлар кебек сузылып, шуышып кергән чаклар бүгенгедәй хәтердә. Экскурсиягә алып килгән укытучыларыбыз да куш йөрәкле булган икән дип уйлыйм хәзер. Инде анда керү юллары ябылды. Ә менә быел азнакайлылар, район һәм шәһәр башлыгы Марсель Шәйдуллин карары белән, шушы мәгарәләрне кабаттан ачып, Чатыртауның чишмәләрен төзәтеп, бакыр базларын ачып, тикшереп - шуларны туристлык маршрутына кертергә исәпләре. Димәк ки шанлы, данлы тауның тарихы янә барланачак.

Казандагы «Азнакай» якташлык җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлева да бәйрәм кунак­лары арасында. Ул да җыенда үз күзләре белән күргәннәргә, бер мәл ышанмый йөрде.
- Азнакайда «Чатыртау җыены» дигән фестиваль булачак, анда Башкортстаннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Төркиядән, Казахстаннан, Әрмәнстаннан, Чувашиядән дә булачаклар, дип, якташым Марсель Галиев белән ТНВ каналына иртәнге тапшыруга бардык. Безгә шулай әйттеләр чөнки. Ә үзебез моңа ышанып җитмәдек. Дөрес кенә булса ярар иде дибез. Менә күрәбез, һәркайсы үз милли кухнялары, милли киемнәре, йолалары белән килеп кушылды бәйрәмгә. Тагын бер нәрсәгә гаҗәпкә калдым: Марсель Галиев дистә еллар элек үзенең «Догалы еллар» китабында Чатыр тавын һәм Кырым ярымутравындагы Чатыр-Дагны татар-төрки дөньясының тере маяклары дип атаган иде. Менә хәзер шуны күрергә бөтен төрки-татар дөньясы җыела. Азнакаемның бүгенге көндә татар-төрки дөньясын тагын да дуслаштырырга омтылуы, бирегә килгән иҗат коллективларын үстерергә өлеш кертүләре белән горурланам, - ди Халисә Хәлим кызы үзе дә гомер буе зур-зур чараларны оештыруның нинди җаваплылык йөкләвен белгән режиссер буларак.



Марсель Галиев исә «Чатыртау җыены»ның алга таба киңәеп китәчәгенә шикләнми. Мондый яңалыкны тиз генә кертеп җибәрүдә матбугат, тв, радионың роле зур булачак. Шушыны замананың аңына сеңдерү журналистлардан тора, ди Чатыртау катына беренче тапкыр 33 яшендә генә күтәрелгән олпат әдип.

- Димәк, аңа кадәр мин әле тауларны аңлар дәрәҗәгә җитмәгән булганмын. Тау рухын аңларга кирәк бит әле аны. Чатыр тавына менгәндә, Гайсә Пәйгамбәр яшендә булганмын. Бик дөрес менелгән. Әмма бу Чатыр тау исеме белән зур-зур бәйрәмнәр булыр дип башыма да килми иде ул чакта. Ниһаять, Чатыр тауның үз җыены булды. Мин моңа бик канәгать. Бу җыенны бөтен барлыгы белән мин дә кабул итеп бетерә алмыйм әле аны. Вакыт кирәк моңа. Җыенның үсү-үсмәве җитәкчелектән, шушы чараны оештыручы интузиастлардан тора, - ди Марсель Баян улы.



Әлбәттә! Каядыр конкурска барсаң, бер чынаяк чәй эчәргә аптырап кайтасың. Ә монда, киресенчә, бөтен артистларга - уртак табын.
Гаҗәп булды җыен. Төрле милләт халыклары үз чатырларында бәйрәм кунакларын милли ризык­лары белән сыйлады. Чып-чын авыл мичендә табада чыжлап пешкән ачы коймак өлгертүчеләр дә өч күәс бушатырга өлгерде. Татар халкының табын күрке булган чәк-чәк, кош теле, өчпочмак, гөбәдия кебек ризыклардан да өстәлләр сыгылып торды. Кулланма-гамәли сәнгать осталары, рәссамнар, шәмаилчеләр эшләре дә тансык иде бәйрәмгә. Махсус эшләнгән сәхнә бер минутка да тынып тормады. Бөтен тирә-як җыр-моң белән түшәлде. Моннан кала тагын халык алдында өр-яңа риваять туды. Аксакал, Чатыр батыр, Олы Чучак, Кече Чучак, Таш батыр, Бур батыр, Бакыр батыр, Аждаха, кызлар, Байбәк-Суырлар катнашында барган тамаша мәгърур тауны тарих белән бәйләп куйды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading