16+

Чүплек башында җан асрыйлар

Берьяк Гривка почмагы урамының 7 нче йорты. Бер үк илдә, бер үк шәһәрдә тулы хокуклы булып яшибез. Әмма кемнәрдер гомер буе рәхәттә, кемдер михнәттә гомер кичерә. Казанның Берьяк Гривка (йортларга бары тик русча «ул.Односторонки Гривки» дип кенә язылган) урамы буйлап атлаганда, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Зур‑зур элиталы йортларда кайсы...

Чүплек башында җан асрыйлар

Берьяк Гривка почмагы урамының 7 нче йорты. Бер үк илдә, бер үк шәһәрдә тулы хокуклы булып яшибез. Әмма кемнәрдер гомер буе рәхәттә, кемдер михнәттә гомер кичерә. Казанның Берьяк Гривка (йортларга бары тик русча «ул.Односторонки Гривки» дип кенә язылган) урамы буйлап атлаганда, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Зур‑зур элиталы йортларда кайсы...

Берьяк Гривка почмагы урамының 7 нче йорты.

Бер үк илдә, бер үк шәһәрдә тулы хокуклы булып яшибез. Әмма кемнәрдер гомер буе рәхәттә, кемдер михнәттә гомер кичерә. Казанның Берьяк Гривка (йортларга бары тик русча «ул.Односторонки Гривки» дип кенә язылган) урамы буйлап атлаганда, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Зур‑зур элиталы йортларда кайсы бәхетлеләре яшидер, әмма аларның чүплек контейнерлары янәшәсендәге 7, 7а, 9нчы йортларда утыз гаилә интегеп җан асрый. Аларның урамы Берьяк Гривка почмагы дип атала.

Үлсәң дә юк
Әлеге йортларның берсендә яшәүче Резидә Исламова:
- Безнең кайда яшәгәнне күреп китегез әле, - дигәч, шунда юл тоттым. Урамда Резидә белән сөйләшүебезне күреп, башкалар да йөгереп чыкты. Шунда ук үзләренең аһ-зарларын сөйли башладылар. Башка мөрәҗәгать итәр кешеләре дә калмаган, күрәсең, чөнки төрле урыннардан килгән җавап хатлары да сөендерерлек түгел. Биредә яшәүчеләрнең күбесе шушында туып-үскәннәр. Элек үз ишегаллары, балалар өчен мәйданчыклар, турниклар булган. Һәркайсы тәрәзә каршындагы бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстергән. Ә бүген аларның берсе дә юк. Үзләре милек хуҗалары булуга карамастан, 1994 елда аларның ишегалды тирәсе «Гамма-синтез» фирмасы карамагына бирелгән. Әлеге йортлар каршында шәхси коттедж да төзеп куйганнар. Йортның хуҗасы шушы өч йорттагы халык йөри торган зур гына бәдрәфне сүттереп ташлаган. Аның урынында кечкенәсе пәйда булган. Анда утыз гаиләнең йөрүен күз алдына да китереп булмый. Җитмәсә, үз өенә якын булу сәбәпле, никадәр кешене анысына йөрүдән дә мәхрүм итмәкче икән. Бәдрәф исе килә, янәсе. Кеше хәлен үз башына төшмәгән кеше аңламый шул.
Биредә яшәүчеләрнең сарайларын 2009 елда, үзләренә берни әйтмичә, сүтеп ташлаганнар. Яз көннәрендә тирә-юньнәрен су баскан чакта, кайберләре урамга тәрәзә аша йөрергә мәҗбүр. Бүлмәләрдә җылы су юк. Бернинди уңайлыклары булмаган 52 квадрат метрлы фатиры өчен Люда Шинкоренко аена 3500-3800 сум түли. Аларның тирәсендәге яхшырак йортларны да тузган торак программасына кертеп сүтеп ташлаганнар. Гомере буе авыр эшләрдә хезмәт куйган өлкәннәр юньле фатир көтеп, акрынлап якты дөньядан китеп барганнар. Резидә Исламова шушында туып-үскән. 25 квадрат метрлы фатирында балалары, оныклары белән бергә тугыз кеше теркәлгән. Аның оныгына унөч яшь. Гомер буе заводта эшләгән әнисе 81 яшьлек Роза апа бүген урын өстендә. Аны юындырыр урын булмаганга, өйгә балалар өчен бассейн сатып алганнар. Салкын сусыз торган чаклары да була икән. Узган ел унсигез көн буе салкын судан да мәхрүм иткәннәр үзләрен. Аларның аш бүлмәсе дә, газлары да юк, ишек төбендәге электр плитәсендә ашарга әзерлиләр.

Биредән дә куалар
7нче йортның 10нчы бүлмәсендә Ольга Тихонова тумыштан церебраль параличлы улы белән яши. Торак мәйданы 8-9 квадрат метр тирәсе. Артурга 18 яшь. Моңарчы алар шул ук йортта башка бүлмәдә дүрт кеше яшәгәннәр. Яшәргә кысан булганлыктан, алар, бүлмәләрен киңәйтүне сорап, шәһәр хакимиятенә дә хат язып караганнар. ЖЭУдагылар Ольгага яшәп торырга хәзерге бүлмәләрен биргәннәр. Монысында да бернинди шартлар юк. Артурның әтисе улы тууга аның авыру икәнен белеп баш тартканнан соң, Оляга баласын инвалидлар йортына бирергә тәкъдим итүчеләр дә була. Хәтта табиб та аңа шул сүзне кабатлый. Әмма ул аны беркая да бирми.
- Мин андый адымга бара алмыйм. Ул минем йөрәк парәм бит, - ди ул, күз яшьләренә буылып. Урыннан да селкенә алмаган инвалид кешене унсигез ел буе кулларыңда күтәреп йөреп кара әле. Җитмәсә Артур аякларын көзән җыерудан интегә икән. Мин килгәч тә шул хәл кабатланды. Шунда ана кешенең нинди түзем һәм сабыр булуына сокланып куйдым.
Соңгы вакытта аларны шушы бүлмәләреннән дә куа башлаганнар. Утларын да өзеп киткәннәр. Хәзерге вакытта күршеләрендәге электр плитәсендә ашарга әзерлиләр. Мондый шартларда яшәүләренә рәхмәт әйтәсе урында, шушыннан да куып чыгарсыннар инде. Югыйсә шушындый шартларда авыру кешене карауның ничек авыр икәнлеген беркемгә дә аңлатып торасы юк.
Инвалидлар декадасы алдыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәрне искә төшерәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Аена ун көн генә түгел, ел дәвамында аларның яшәү шартлары белән дә кызыксынырга иде шул.


Авыру Артурны да бүлмәләреннән куалар.

Редакциядән. Материал әзерләнгәндә җавап ала алмаганлыктан, без язманы шәһәрнең Башкарма комитетына юлладык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading