16+

Әдәбият, сәнгать һәм журналистика әһелләренең “Су буе Сабан туе” ничек узган? (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Матур гадәткә әйләнгән бу чараның башлап җибәрүчесе - Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Каләмдәшләрен һәм дусларын ул инде 35нче тапкыр җыя.

Әдәбият, сәнгать һәм журналистика әһелләренең “Су буе Сабан туе” ничек узган? (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Матур гадәткә әйләнгән бу чараның башлап җибәрүчесе - Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Каләмдәшләрен һәм дусларын ул инде 35нче тапкыр җыя.

"Беренче кат мондый җыен миңа 30 яшь булганда оештырыла башлаган иде. Әүвәл анда катнашучылар саны бик аз булды, ләкин елдан-ел килергә теләк белдерүчеләр саны артты. Татар әдәбияты, сәнгате һәм журналистикасының бүгенге аксакаллары да, яшь буыны да көтеп ала бу көнне", - ди Равил Фәйзуллин.



Быелгы Сабантуйда Рафаэль Сәхәбиев, Фәндәс Сафиуллин, Ислам Әхмәтҗанов, Алмаз Хәмзин, Риман Гыйлемханов, Радик Сабиров, Зөлфәт Зиннуров һәм бу өлкәдә билгеле башка шәхесләр дә катнашты.

Чара гадәттәгечә йөзү марафоны форматында узды. Шулай ук җыенда башка бәйгеләр һәм бүләкләр уйнатылды. Оештыручылар бу җыенны мәдәни-спорт чарасы дип атый.



Марафон уздырылу урыны берничә тапкыр алмашкан. Заманында ул Казансу, Тирән күл, Идел кебек сулыкларда үткән. Узган елны оештыручылар Яшел Үзән районының Большие Ключи авылы янында уңайлы мәйдан тапкан. Быелгы җыен да нәкъ шунда узды. Равил Фәйзуллин аңа "Су буе Сабан туе" дип исем биргән.

Чараны һәр ел саен ниндидер бер вакыйгага багышлыйлар. Быелгысы тиздән 80 яшьлек юбилеен билгеләячәк танылган җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга атап уздырылды, дип хәбәр итә Татрстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды матбугат хезмәте.



Чара бик җылы, тату атмосферада узган. Монда килгәннәр марафонда гына катнашып калмыйча, һәрберсе үзара әңгәмәләшеп, иҗат җимешләре белән уртаклашып, аларны җыр-моңга үреп, рәхәтләнеп ял иткән.



Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмне оештыруга Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды да саллы өлеш керткән.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading