16+

Фермаларны дуңгызсыз калдыралар

Дуңгыз асрау мөселманнар өчен хәрам саналса да, моңарчы аны республиканың татар авылларында да рәхәтләнеп үрчетә килделәр. Һәм менә, ниһаять, әлеге проблема үзеннән-үзе хәл ителергә мөмкин. Чучкаларның, татар авылларыннан гына түгел, гомумән Татарстаннан ук юкка чыгуы ихтимал.

Фермаларны дуңгызсыз калдыралар

Дуңгыз асрау мөселманнар өчен хәрам саналса да, моңарчы аны республиканың татар авылларында да рәхәтләнеп үрчетә килделәр. Һәм менә, ниһаять, әлеге проблема үзеннән-үзе хәл ителергә мөмкин. Чучкаларның, татар авылларыннан гына түгел, гомумән Татарстаннан ук юкка чыгуы ихтимал.

Мәгълүм булганча, Россиядә гаять зур тизлек белән дуңгызларда Африка чумасы дигән авыру тарала. Быел гына да төрле төбәкләрдә аның яңа 145 очрагы теркәлгән. Шунысын да әйтергә кирәк, кыргый кабан дуңгызлары Африка чумасын таратуда төп арадашчы ролен уйныйлар. Әлегә ачыкланган барлык очракларның яртысында диярлек чума вирусы аларда табылган. Авыру кабан дуңгызлары аеруча Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә күп. Бу төбәкләрнең Татарстаннан әллә ни ерак түгеллеген истә тотсак, Африка чумасы миграция юлы белән безгә дә бик тиз килеп җитәргә мөмкин.
Шуңа да хәзер Татарстан хөкүмәте аңа каршы кискен чаралар күрә. Иң беренче чиратта, республика биләмәсендә кыргый кабан дуңгызларын күпләп ата башлаячаклар. 2016 елга аларның баш санын ике тапкырга киметү күздә тотыла.
Африка чумасы беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлә. Гәрчә ул кеше организмы өчен куркыныч тудырмаса да, аның икътисадка китергән зыяны коточкыч зур, чөнки чума вирусы гаять йогышлы һәм аңа каршы әлегә вакцина да юк. Әгәр дә ул йога икән, хайваннарның 100 процент үлеменә китерә. Кайда да булса Африка чумасы ачыкланган очракта, аның таралуын бары тик биш километр радиуста барлык дуңгызларны да юк итеп кенә туктатырга мөмкин. Әле бу да тулы гарантия дигән сүз түгел. Шуңа күрә, ул Татарстанга керсә, аның нинди икътисади зыян салачагын хәтта күз алдына да китерүе авыр. Мәсәлән, бүген Буа районының «Авангард» агрофирмасында гына да 62 мең 700 баш дуңгыз асрала. Хуҗалык җитәкчесе Николай Курчаткинның инде күптән тынычлап йоклаганы юк. «Әгәр Африка чумасы республикада тарала икән, бу безнең өчен чын мәгънәсендә фаҗига булачак», - ди ул. Аның бөтен өмете - Татарстан хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән чараларда.
Әйтик, республикада «Авангард», «Камский бекон» кебек эре дуңгызчылык комплекслары янәшәсендә буфер зоналарын булдыру, ягъни, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, андый комплексларга 20 километрдан якын торган шәхси хуҗалыклардан дуңгызлар мәҗбүри җыеп алыначак. Мондый тәҗрибә Белгород өлкәсендә инде бар. Анда өлкә хөкүмәте шәхси һәм фермер хуҗалыкларыннан 50 мең баш дуңгызны сатып алып юк иткән. Тулаем Россия күләмендә шул рәвешле инде 400 мең баш дуңгыз юкка чыгарылган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең республикада 179 дуңгызчылык предприятиесе исәпләнә. Алардагы чучкалар саны 560 мең баш тирәсе. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыклардагысы 113 мең баш.
Ләкин Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ленар Фәттерахманов әйтүенчә, Россиядә ачыкланган Африка чумасы очракларының яртысыннан артыгы нәкъ менә шәхси хуҗалыкларда күзәтелә. Чөнки алар, беренчедән, дуңгызны, каян туры килә - шуннан сатып алалар. Икенчедән, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында санитария куркынычсызлык таләпләре дә тиешенчә үтәлми.
- Әлбәттә, буфер зоналары булдыру гаять кырыс чара, ләкин ул республикада дуңгызчылык тармагын саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин, - ди Ленар Фәттерахманов. Ә юк ителгән дуңгызлар өчен шәхси хуҗалыкларга малның һәр килограммына 50-60 сум күләмендә компенсация түләнә яки дуңгыз урынына альтернатив хайваннар сатып алу өчен субсидия бирелә.
Ә менә «Камский бекон» дуңгыз комплексы директоры Фәнур Мәгъзәнов, гомумән, бөтен республика буенча шәхси һәм фермер хуҗалыкларында асрала торган дуңгызларның барысын да юк итү яклы. Янәсе, аларның бөтенесе дә инвесторлар хисабына сатып алына һәм дуңгыз хуҗасына, хайванның тере авырлыгыннан чыгып, килограммына 60 сум күләмендә акча түләнә. Ә дуңгыз 50 килодан кимрәк булса, өстәмә рәвештә тагын 2 мең сум компенсация бирелә. Өстәвенә аның белән килешү дә төзелә, ягъни ул 3 ел дәвамында дуңгызлар асрарга тиеш түгел.
Фәнур Мәгъзәнов сүзләренә караганда, ул җитәкләгән «Камский бекон» комплексы әйләнәсендә шәхси хуҗалыкларда 630 баш дуңгыз исәптә һәм аларны мәҗбүри юк итү кирәк.
Ләкин мондый чарага каршылар да бар. Мәсәлән, Татарстан Респубикасының фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдергәнчә, бу бездәге фермерлык хәрәкәтенең тамырына балта чабу белән бер, чөнки республикада йорт хайваннарының 30 проценты нәкъ менә вак фермер хуҗалыкларында асрала. Әгәр аларны юкка чыгарсак, «Камский бекон»ның гына халыкны ит белән тәэмин итеп өлгерүе икеле. Ул чагында инде безнең азык-төлек базарын читтән кертелгән ит басып алачак. Камияр Байтимеров фикеренчә, тагын шунысын да онытмыйк: Татарстанда Африка чумасы пәйда була икән, безне мондый чара гына коткара алмый. Чөнки ул чагында, санитар таләпләр буенча, авыру табылган урыннан 100 километр радиуста бөтен дуңгызлар да юк ителергә тиеш.
PS. Бу нисбәттән тагын бер нәрсә уйландыра. Заманында кош гриппы тарала дип бөтен дөньяга шау-шу купкан иде. Илнең кошчылык фабрикаларында тавыклар күпләп юк ителде. Соңрак моның өлешчә көнбатыштан махсус күпертелгән нәрсә булуы ачыкланды, ягъни алар, безне шул рәвешле куркытып, үз товарларына җирлек чистарталар. Африка чумасы белән дә шул ук хәл түгелме икән дигән шик тә бар. Һәрхәлдә, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, илнең авыл хуҗалыгы тармагы, аеруча дуңгызчылык инде болай да зур югалтулар кичерә. Мәсәлән, ВТО квотасы буенча, импорт товарларына пошлина кинәт төшү аркасында, узган ел дуңгыз итенә бәяләр 30-35 процентка кимеде. Күп кенә хуҗалыклар әлеге тармактан бөтенләй баш тартырга мәҗбүр. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Цилина» ҖЧҖдә әле узган ел гына 2 мең 500 баш нәсел дуңгызлары асралса, бүген инде анда нибары 50 баш кына калган. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров әйтүенчә, хәзер алар, өстәмә миллионнар түгеп, дуңгыз абзарларын сыер торакларына әйләндерергә мәҗбүр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading