Казаннан Германиянең Франкфурт-на Майне шәһәренә туры рейс ачылды. Беренче рейс самолетына утырып без дә Европаның иң матур шәһәрләренең берсенә сәяхәт кылдык. Сүз уңаеннан, рейсларның вакыты да уңайлы: җомга көн иртән китәсең һәм дүшәмбе кич әйләнеп кайтасың.
Кайда да татарлар
4,5 сәгать һәм менә инде без Франкфурт аэропортында. Кая барсаң да үзебезнекеләр: аэропортта очраклы гына татар егете Илдар белән сөйләшеп киттек. Ул инде беничә ел Франкфуртта яши икән, тумышы белән Казаннан. Туры рейс ачылуга бик сөенгән, "Хәзер өйгә кайтуы җайлырак була", - ди. Алга китеп булса да әйтик, кире кайтканда Муса Маликов белән бер самолетта очтык, ул да Германиядә яшәп эшли.
Илдар белән хәл-әхвәл алышып, шулай ук очраклы гына очраган Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны үзебез килгән самолетта Казанга озаткач, шәһәргә чыктык. Тарихи шәһәрдәме соң без әллә заманча каладамы? Беренче карашка моңа тиз генә җавап та биреп булмый. Франкфурт - контрастлы шәһәр. Соңгы катын күрер өчен башыңны бик артка чөеп карарга кирәк булган биек биналар янәшәсендә үк искиткеч архитектуралы тарихи корылмалар урнашкан. Хәер тарихи дип әйтү дөрес тә булмас. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында шәһәр тулысынча диярлек юкка чыккан. Аны фотолардан карап кире төзегәннәр, архитектурасын сакларга тырышканнар.
Франкфурт - Европаның эре финанс үзәге. Монда адым саен банк. Ә шәһәр халкының аеруча горурланган бинасы - биржа үзәге. Бинаның түбәсен бизәгән төрле сыннарның башларына күгәрченнәрдән саклау өчен чәнечке тәкыялар "кидергәннәр". Бина каршында исә үгез һәм аю сыннары тора. Аю евро курсы төшүен тасвирласа, үгез - киресен. Әлбәттә, инде туристлар да күпчелек үгез сыны янында фотога төшә. Сыйпыйлар, кочаклыйлар, өстенә менеп утыралар. Кем дә акча ярата шул... Ә менә банклар шимбә-якшәмбе көнне эшләми. Терминалдан акча салдырырга гына мөмкин. Немец халкы төгәллек, пунктуальлек, тәртип яратуы белән аерылып тора. Ял көне эшләү дигән әйбер дә монда ничектер гадәттән тыш хәл кебегрәк. Кичке сигездән соң эшләүче азык-төлек кибете табу да кыен.
Музейлар шәһәре
Франкфурт - бөек немец шагыйре Иоганн Гете туган шәһәр. Аның туган йорты - Франкфуртның иң борыгы биналарының берсе - бүген туристик маршрутка кертелгән. Тыныч, аулак урамда урнашкан әлеге йорт сугыш вакытында шулай ук бомбардировкага эләккән, әмма аны шәһәр архивында сакланган сызымнар һәм Гете истәлекләренә нигезләнеп реконструкцияләгәннәр. Эчке якларын да шагыйрь истәлекләре буенча җиһазлаганнар. Бүген биредә музей урнашкан, шагыйрьнең шәхси әйберләре шактый.
Шулай да шәһәр белән танышуны иске мәйданнан - Ремерберг мәйданыннан башларга кирәк. Анда Франкфуртның төп символы булган Ремер ратушасы урнашкан. Алты йөз еллап элек төзелгән административ биналар комплексы Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында бик зур зыян күргән, әмма соңыннан беренчел кыяфәтенә кайтарылган. Мәйдан үзәгендә - Гадел хөкем фонтаны, элек тантаналар вакытында фонтаннан кызыл яки ак шәрап аккан диләр.
Мәйданнан бераз гына аска төшкәч искиткеч гүзәл манзара - Майна елгасы ачыла. Ике як ярны тоташтырган тимер күпергә 150 еллап бар. Күпергә бихисап күп йозаклар эленгән (әлеге дә баягы "бәхет йозаклары"). Аның озынлыгы - 170 метр, бары тик җәяүлеләр генә йөри. Аръякта - яр буенда музейлар. Шәһәрдә барлыгы кырыклап музей эшли, шуның уннан артыгы яр буенда бер урам булып урнашкан.
Билет һәм намус
Халык бик ачык һәр аралашучан. Туристлар иситкеч күп, кая карама - камера тоткан, фотога, видеога төшүче кешеләр. Кафелар тулы. Озын өстәлләр артына, гадәттә, төрле илләрдән килгән берничә компания утыра, шуңа күрә умарта күче гүләгәндәй берничә телдә сөйләшү яңгырый.
Шәһәр транспорты бик уңайлы. Туристлар, гадәттә, Франкфурт картасы ала. Әлеге карта бөтен төр транспортка ярый, ресторан, музейлар, парк-бакчаларда аның белән ташлама ясыйлар. Бер туристка бер көнгә карта алу 9,9 еврога төшә, ике көнлек карта бәясе - 14,5 евро. Ә гадәти билет алсаң, бер кешегә транспортта бер тапкыр бару яки кайту 2,75 евро тора. Әгәр юл ике чакрымнан кыскарак булса, аерым билет аласың, анысының бәясе - 1,60 евро. Транспортка кергәндә беркем дә тикшерми, турникетлар да юк, кыскасы, бу мәсьәлә пассажирларның намусына тапшырылган. Сүз уңаеннан, бу шәһәр читендәге электричкаларга да кагыла. Әмма контролерлар килеп кереп тикшерә башласа, штраф күләме зур - 40 евро. Алар, кагыйдә буларак, көндәлек киемнән йөри һәм башка пассажирлардан берни белән дә аерылмый.
Ашауга килгәндә, ризык гади. Дөрес, мөселманнар өчен уңайсыз ягы бар - монда дуңгыз ите бик күп кулланыла. Безнең сәяхәтне оештыручылар бу хакта кисәтелгән иде, шунлыктан курыкмый ашадык. Тик бер нәрсәне гел истә тотырга кирәк: салат, беренче-икенче аш алып тору артык, чөнки порцияләр бик зур, ашап бетерерлек түгел. Салат белән генә тамак туйдырырга мөмкин. Ә менә ипиләре искиткеч тәмле. Нинди генә ризыкка заказ бирсәң дә, табынга беренче итеп ипи һәм май чыгаралар.
Дәвамы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар