16+

Җинаятьче эзен ничек танырга?

Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы «Студентлар десанты» дигән чара үткәрде. Аның кысаларында, Казан студентлары, журналистлар күзәтчелегендә, полиция хезмәтенең нечкәлекләренә төшенде. Мин дә, «десантчы»лар артыннан, криминаль экспертлар эшчәнлеге белән танышырга, ТР Криминаль экспертлык үзәгенә (КЭҮ) юл тоттым. Эчке эшләр министрлыгына караган башка бүлекләрдә эш ничек булгандыр, ә КЭҮда «десантчы»лар дефицит...

Җинаятьче эзен ничек танырга?

Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы «Студентлар десанты» дигән чара үткәрде. Аның кысаларында, Казан студентлары, журналистлар күзәтчелегендә, полиция хезмәтенең нечкәлекләренә төшенде. Мин дә, «десантчы»лар артыннан, криминаль экспертлар эшчәнлеге белән танышырга, ТР Криминаль экспертлык үзәгенә (КЭҮ) юл тоттым. Эчке эшләр министрлыгына караган башка бүлекләрдә эш ничек булгандыр, ә КЭҮда «десантчы»лар дефицит...

Без - криминалист!
КЭҮнең җирле бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы, фамилиядәшем Оскар Феликсович белән КЭҮнең Вишневский терәк пунктында урнашкан бүлекчәсенә юл тоттык. Барып җиткәнче, «коллега»ларымның эшчәнлеге турында шактый мәгълүмат тупланды. Аның хезмәткәрләре 16 нчы Япеев һәм 2 нче Вишневский полиция бүлекчәләренә экспертиза хезмәте күрсәтә икән.
- Эшебез өч өлештән тора: вакыйга булган урынга барып, аны карау-тикшерү, җинаятьчеләрнең эзләрен, ягъни матди дәлилләр (вещественные доказательства) табып алып кайту һәм шулар буенча тиешле экспертизаны ясау. Эксперт оператив тикшерү төркеменә керүчеләр составында - тикшерүче һәм оперативник белән бергә йөри. Ә матди дәлил категориясенә төрле эзләр, җинаять кораллары һәм ДНКны билгеләп була торган биологик эчтәлектәге матдәләр керә.
- Мәетләр белән дә эш итәсезме? - дип кызыксынам.
- Юк. Безне гел бутыйлар. Анысы - суд-медицина экспертизасы, ә без - криминалистлар! - ди Оскар әфәнде. - Без күбрәк җинаять урынында табылган пуля, гильза, ташлап калдырылган төрле корал, аяк киемнәренә, кул-бармакларның эзләренә экспертиза ясыйбыз, аларны картотека базаларына өстәп, яңа эзләрне шул картотекадагы мәгълүмат белән чагыштырабыз. Полиция бүлекләрендә һәр тоткарланган кешегә доктелоскопия үткәрелә, ягъни аның бармак эзләре алына. Хәзер без «Папилон» автоматлаштырылган доктелоскопия мәгълүмат системасы (АДМС) аша бөтен Идел буе федераль округының бармак эзләре картотека базасыннан файдалана алабыз, шул ук вакытта үз бүлекчәбез базасы да даими тулыландырылып торыла.
Бүлекчәгә барып җиткәч, җитәкче кеше мине кизүдәге хезмәткәре - өлкән эксперт, полиция майоры Николай Евгениевич Хорошавин белән таныштырды.
- Бездә коллектив зур түгел, ике бүлекчәгә бер җитәкче, ике урынбасар, ә җәмгысы 13 кеше эшлибез. Эш җитәрлек, - диде Хорошавин, кулны кысып. Аннан журналист килгәннән файдаланып, бинада яңарак кына ремонт ясауларын билгеләп үтте, җитәкчеләренә Россия эчке эшләр министры Колокольцев тарафыннан Мактау грамотасы тапшырылуын да әйтми түзеп кала алмады, аннан эксперт әфәнделәр, өстәлгә кәнфит-прәннекләрен чыгарып, чәй куеп җибәрде.
- Хәзер акчада йөзәсездер инде, хезмәт хакын күтәрделәр бит! - дим, боларның кылларын тарткалап.
- Элек унөченче хезмәт хакы (тринадцатая зарплата), квартал премияләре була торган иде, отпускта дәүләт хисабыннан чит илләргә йөрдек, фатир өчен түләүнең дә ярты бәясен хөкүмәт каплап барды, ә хәзер, акчаны арттыргандай итеп, бөтен ташламаларыбызны кистеләр, җитмәсә, әле фәлән фондка, әле төгән фондка, дип, көнлек хезмәт хакларыбызны күчерттереп кенә торалар, - дип зарланышты криминалистлар.
Билләһи, чын дип торам...
Оскар Феликсович: «Юлга чыкканда бу егетне үзегез белән алыгыз!» - дигәч: «Чепыркага үзебез дә сыймыйбыз, ә «ГАЗель» ватылды», - дип, бераз борчылып та куйган иде «коллега»ларым, әмма көн дәвамында әллә ни җил куарга туры да килмәде. Бердәнбер һава алыштырып кайту төш чагында Россия үзәк банкының Петербург урамындагы төп офисына бару булды. Инкассатор сумкасында ялган акча табылган икән. «Соңгы арада мондый очраклар ешайды», - ди Хорошавин, биш меңлек купюраны масштаб линейкасы белән терәтеп, аны фотога төшерә-төшерә. Аннан: «Күрәсеңме, язулары ачык күренми, кыршылган җирләре дә бар, ә микроперфарациясе кулга сизелеп тора», - дип, чып-чын биш меңлек кәгазьне миңа сузды.
- Моны бармак эзләренә тикшермисезмени?
- Юк, алар бит кулдан-кулга күчеп йөри. Бармак эзләре кәгазьдә яхшы сакланмый. Кәгазь - майлы өслекне үзенә сеңдерүчән материал. Әмма берничә ялган купюраны микроскопларда тикшереп чагыштырганда, аларның бер үк принтерлар аша үтү-үтмәвен ачыклый алабыз. Принтерларның һәркайсыннан күзгә күренмәс шәхси эз кала. Акчаның ялганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен, ул лабораториядә ультрашәмәхә нурларда да тикшерелә. Мисалга, бу акча төсле һәм лазерлы принтерлар, шулай ук төсле электрофотография ярдәмендә ясалган булырга тиеш. Мондый тикшерүне уздыру безнеңчә ТКЭД - документның техник-криминалистик экспертизасы дип атала.
- Ялган акча җитештерүчеләр кулга еш алынамы?
- Монысы бәхет эше. Алар, гадәттә, мең, биш мең сум кебек эре купюралар белән эш итә. Гадәттә, ялган акчаны кабул итеп алган һәм инкассаторларга тапшырган оешма зыян күрә. Безгә хәтта ялган купюра китереп, банкоматтан алдык, диючеләр дә булды, - ди эксперт.
«Җинаятьчене тәпиеннән таныдым»
Кабат участокка кайткач, Хорошавин кабинетлардагы җиһазлар һәм эш материаллары белән таныштырды. Гади скотч, йомшак пумала, махсус порошок һәм аны эзгә сөртә торган эбонит таякчыгы ярдәмендә ничек итеп җинаятьче калдырган бармак эзләрен табу һәм тикшерү серләрен өйрәтте. Казан криминалистларының үз мәгълүмат базасында бүген якынча ун меңнән артык җинаять урынында табылган бармак эзе һәм ике меңнән артык кешенең доктелоскопия картасы бар. Ә Идел буе федераль округында теркәлгән барлык бармак эзләре картасы унбер миллион ярымнан артып китә. «Папилон» АДМС мәгълүмат базасы аша әлеге саннарны үзем күреп кайттым. «Беренче мәртәбә полиция бүлекчәләренә эләгеп доктелоскопия үткәндә, җинаятьченең хәтта ун ел элек эшләнгән, үзе дә оныткан «гөнаһлары» калкып чыккан очраклар да булгалый», - ди «коллега»м.
Кешенең уч төбе эзе белән җинаять урынында калдырылган эздә кимендә 12, ә бармакта 7 ноктаның тәңгәл килүе шарт. «Бездә эшләүче бер бабай хәтта өч үзенчәлекле нокта аша да вердикт чыгара ала иде. Моның өчен үз һөнәреңнең остасы булу һәм зур талант кирәк. Мисалга, биредә компьютер 17 ноктаның тәңгәл килүен күрсәтә, ә 18нче нокта туры килми дип таба. Җентекләп карасак, ул җирдә бармак эзе ачык төшмәгән, сырлары буялган булып чыга. Димәк, бу эз бер үк кешенеке.
- Ике кешенең бармак эзләре бер үк төрле булырга мөмкиндер бит?
- Бер күкәй күзәнәктә яралган игезәкләрнеке бер-берсенекенә бик охшаш булган очракка юлыкканыбыз булды, әмма анда да нинди дә булса аермалык барыбер очрый.
- Аяк табанының эзен дә шул система буенча өйрәнеп буламы?
- Була. Аяк табанында да һәркемнең үз табигый рәсеме бар. Тик моны өйрәнүче фән доктелоскопия түгел, ә трасология дип атала. Трасология ул аяк киеме, шина эзе, җинаять урынында калдырып кителгән җинаять коралы предметларын өйрәнә. Шәхсән минем аяк табаны эзләре буенча бер карчыкның үлемендә гаепле җинаятьчене тапканым бар. Мәрхүмәнең барлык туганнарын аяк эзләре буенча тикшерә башлаган идем, берсенеке туры килде. Трасологиядә гипс киң кулланылыш таба. Кышын аны, карда калган эзнең күчермәсен алу өчен, һава торышы белән бер температурага җиткезеп катырырга кирәк.
Велосипед карагын фотороботы «тоткан»
Николай миңа фоторобот, ягъни «субъектив портрет» төзү һәм «тере йөзләр» картотекасы ярдәмендә аңа потенциаль туры килгән фотосурәтләрне тикшерү серләрен дә чиште. «Тере йөзләр» картотекасы аша фотороботка туры килердәй вариантлар эзләгән чакта, йөзенең киңлеге һәм озынлыгы, дөресрәге, йөздә билгеләнгән нокталар арасы тәгаенләнә. Әлеге нокталар ике күзнең, шулай ук иреннәрнең аралары һәм уртасы, борынның киңлеге һәм борын астының уртасы, йөзнең иң киң җәелгән җире һәм ияк асты кебек урыннарда билгеләнелә. Субъектив портрет үзе, тәкъдим ителүче чәчләр, күзләр, борыннар, ияк өлешләре һәм колаклар арасыннан иң туры килгәннәрен сайлап, йөзнең киңлеген һәм озынчалыгын, шулай ук төсләр контрастын тиешле формага китереп төзелә. Ахырдан махсус программа потенциаль яшь аралыгы белән җенес һәм «субъектив портрет» параметрлары буенча базада булган «туры килә алырдай» йөзләр исемлеген тәкъдим итә. Охшашлык зур булган йөзләрне картотека «мең процент» туры килүче буларак бәяли. Арткырак рәттәге фотосурәтләрдә охшашлык процентлары кимегәннән-кими бара.
- Бу җәйдә Бауман урамында бер малайның велосипедын «әйләнеп килергә» сораганнар һәм кайтармаганнар. Җинаятьченең кыяфәтен яхшы истә калдырган малай полициягә мөрәҗәгать иткән. Бергәләп фоторобот төзедек, компьютер шунда ук базадан аның сурәтен табып бирде. Зыян күрүче үзен рәнҗетүчене танып алды, - ди Николай әфәнде.
«Язмадым», - дисәң дә, «кулыңнан» таныячаклар
Криминаль экспертлар, нигездә, барлыгы җиде төрле экспертиза үткәрә. Ул, һәр белгечлек буенча укып, эшкә аерым рөхсәт ала: доктелоскопия, трасология, ТКЭД һәм портрет төзүдән кала, баллистика, ягъни утлы коралга һәм аның гильза белән пуляларына экспертиза ясау, салкын һәм очыра торган коралларны ачыклау, шулай ук имза хуҗасын таный белү кебек экспертиза үткәрү һөнәрләре дә бар. Кызганыч, баллистика буенча мастер-класс аласым бик килсә дә, андый форсат тумады, әмма утлы коралларны өйрәнә торган аппаратны, аның пуляны тоткарлаучы өзелми торган махсус җепләр тутырылган көпшәсен күреп кайттым. Почерклар мәсьәләсенә килгәндә, бу өлкәдә алдап кредит алучылар яки килешүләргә кул куеп, ахырдан үз имзаларын һәм мөһерләрен «танымаучылар» еш очрый икән.
* * *
Николай Хорошавин белән гәпләшеп утыра-утыра ахшам вакыты кергәч, эшне тәмамларга булдым. «Син киткәч кенә, мәхшәр башланмаса ярый инде. Безнең эш шулай ул, энем, кайчак бик тыныч, кайчакта исә өлгереп бетеп булмый, җан тирләрең чыга. Киләсе дежурствома да кил! Син булгангамы, күз тимәсен, эш сәгате тыныч үтә», - дип озатып калды мине эш урынында төн үткәрәчәк эксперт.
Ә урамда суык иде... Мондый суыкта берәүнең дә зыян итеп, җинаять кылып йөрисе килми торгандыр шул. Ә бәлки, бу тынычлык полиция хезмәткәрләренең үз эшләрен җиренә җиткереп башкару нәтиҗәседер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading