16+

Кайгылы мизгелендә дә җырдан аерылмый

Шушы арада Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, үзе шалтыратып, кунакка чакырды. Фатирларына килеп керүгә үк, хуҗабикәнең уңганлыгы сизелеп тора. Өстәлдәге Кадрия пешергән ризыкларны күргәзмәләргә куярлык.

Кайгылы мизгелендә дә җырдан аерылмый

Шушы арада Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, үзе шалтыратып, кунакка чакырды. Фатирларына килеп керүгә үк, хуҗабикәнең уңганлыгы сизелеп тора. Өстәлдәге Кадрия пешергән ризыкларны күргәзмәләргә куярлык.

«Бер-беребезне бер күрүдә ошаттык»
Мирсәет үзенә тиң ярны белеп сайлаган икән дип уйлап куйдым. Гаиләдә бер-берсенә карата хөрмәт, татулык шунда ук күзгә ташлана. Сөйләшә башлау белән алар үзләренең тәүге тапкыр очрашуларын искә төшерделәр.
Мирсәет:
- Мин Мәскәүгә концерт белән бер атнага барган идем. Шунда киенү бүлмәсенә Вафирә Гыйззәтуллина янына Кадрия исемле бер кыз килеп керде. Ул Сергач районыннан икән. Минем шунда ук аңа күзем төште. Без бер-беребезне бер күрүдә ошаттык. Аның Мәскәүдә эшләп йөргән чагы.
Кадрия:
- Мин җырчы буларак Мирсәетне белә идем. Үзен күргәч, тагын да ошаттым. Аның буй-сыны күз төшмәс-лек түгел бит. Очрашуга бер ай да үтмәде, ул мине сорарга авылга кайтты. Аның белән Вафирә Гыйззәтуллина да бар иде. Ул чакта аларны күрергә ярты авыл халкы җыелды. Мин сәнгать кешеләрен яратам, шуңа күрә элек тә алар белән аралаша идем. Уфада яшәгән күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевларның гаиләсе белән дус булдым. Сеңлесе, күренекле артист Зенира Атнабаева янына беренче тапкыр кунакка баргач, ул: «Син мине яшьлегем белән очраштырдың», - дигән иде. Шагыйрь мине үзенең беренче мәхәббәтенә охшаткан икән. Әнгам абыйның шигырьләрен әле дә яратып сөйләп йөрим. Үзем дә яшь чакта җырчы булырга теләгән идем, әти каршы килде. Сәхнә кешеләрен яратканга, Ходай миңа Мирсәетне насыйп иткәндер. Аның белән яшәү авыр да, җиңел дә. Безнең 28 ел гомеребез бик матур узды. Казанны килүгә үк яраттым. Мин бәхетле булып яшәдем. Гайбәтләрне беркайчан да кабул итмәдем. Мирсәетнең эчке дөньясы матур. Нечкә күңелле ул. Безнең туганнарны да бик якын итте. Әле моннан ай ярым элек кенә минем әти үлеп китте. Анда да зур ярдәмче булды. Ул кешегә беркайчан авыр сүз әйтмәс. Мин Мирсәетне йолдыз түгел, ә үзенә бер галактика итеп күз алдына китерәм.
Мирсәет өйләнгәч тә, яшәргә урын булмау сәбәпле, Мәскәүгә китеп бара. Берәр ансамбль оештыру нияте белән башта композитор Әгъзам Фәттахка мөрәҗәгать итеп карый. Аннары Рифкат Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамбле оештырып, Мәскәү филармониясе каршында эшли башлыйлар. Ул чактагы «Бәйрәм» бик тиз танылырга өлгерде.
Казанга кайтканнан соң, М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында һәм Казан филармониясендә эшләгәндә Мирсәет чыгыш ясаган төбәкләрне санап бетерерлек түгел. Тормышында нинди генә авыр мизгелләр булмасын, үзенең чыгышын өзми җырчы. 2009 елда мишәрләр турында китапны тәкъдир иткәндә, Мирсәетне җырларга чакыралар. Ул сәхнәгә чыгарга җыенгач кына телефоннан әнисенең үлеме турында хәбәр итәләр. Шунда беркемгә дә сиздермичә җырлап чыкканнан соң, туп-туры авылга китеп бара.
«Эстафетаны улыма тапшырдым»
Мөфти Равил Гайнетдин, 2009 елда татар халык җырларын пропагандалаган өчен, Мирсәеткә Аль-фахр ордены тапшыра. Ул башкарган халык җырларының исәбе санап бетерерлек түгел. Үзенең моңын халкыбызга җиткерүдән әле дә туктамый җырчы.
Быел Мирсәет Сөнгатуллин 60 нчы җәен каршылады. «Җырчы булганыңа үкенергә туры килмәдеме үзеңә?» - дип сорыйм аңардан. - Кайвакыт әгәр тормыш юлын яңадан башлыйсы булса, башка һөнәр алыр идем, дисәм дә, мин барыбер халыкка хезмәт итәм бит дип уйлап куям. Әле шушы арада гына туган ягым Әлки районының Татар Борнае авылы мәктәбе ишегалдында авылдашлар алдында улым Алмаз белән бергәләп концерт куеп килдек. Күрше-тирә авыллардан да халык җыелган иде. Укытучым Шаһидә апа Мөхәммәтҗанова да килде. Сыйныфташларым да миңа кушылып җырлады. Консерваторияне тәмамлаган елны без баянчы Зиннур Гыйбадуллин белән кайтып, әнә шул урында чыгыш ясаган идек. Быел мин эстафетаны улыма бирдем, дияргә була.
Әйе, Мирсәетнең эшләгәннәре бихисап. Ул егермегә якын диск чыгарган. Арада халык, эстрада җырлары белән бергә дистәдән артык рус халык җыры тупланганы да бар. Аларның кайберләрен быел 22 ноябрьдә Зур концерт залында үтәчәк үзенең иҗат кичәсендә дә яңгыратачак ул. Киләчәктә мөнәҗәтләр башкарырга да уйлый җырчы.
«Әти мине актан караны аерырга өйрәтте»
Мирсәет гаиләдә улына үрнәк ата да. Алмазга сәхнәне сайларга кем тәкъдим итте соң? Бу сорауга Мирсәет: «Мин аның университетка укырга керүен теләгән идем. «Минем синең кебек җырчы буласым килә, дигәч каршы килмәдем», - дип җавап бирде. Алмаз башта музыка училищесын тәмамлый. Аннары консерваториядә Артур Исламов, Эльмира Кәлимуллина белән бер төркемдә укый башлый. III курстан укуын Мәскәүдә дәвам итә ул. Педагоглары быел югары уку йортын «биш»ле билгеләренә генә тәмамлаган егеткә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Тиздән аны кабат Мәскәү көтә. Әлегә Алмаз үз өйләрендә кунак кына. Булган кеше барын да булдыра дими, ни дисең. Егет баянда, тальянда, курайда, гитарада, фортепьянода уйный. Саксофонда өйрәнергә дә теләге бар икән. Ул биш вакыт намазын да калдырмый.
Алмазга: «Бүген күп яшьләр байлыкка, машина алырга омтыла. Син тагын уку турында хыялланып йөрисең. 18 ел буе белем алу туйдырмадымыни әле үзеңне?» дигән сорау бирмичә булдыра алмадым. Аңа каршы: «Мөмкинлек булганда укырга кирәк. Белем ул беркайчан да комачауламый. Ходай кушса, машинасы да, байлыгы да булыр»,- диде ул.
Алмаз әти-әнисе турында сөйләп туймый. «Мин шундый гаиләдә үсүем белән горурланам. Әти миңа дөрес юл күрсәтте. Ул мине акны карадан аерырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтте, күңелемә үзенең моңнарын салды. Шундый әтием булганга, мин Ходайга рәхмәтле. Ул минем өчен һәр яктан үрнәк. Әти халкыбызга танылган шәхес. Аңа беренче Президент М.Шәймиев тә хөрмәт белән карады. Шуңа күрә ул бүләк иткән сувенир атны әти кадерләп саклый.
(Үзен фатирлы иткән М.Шәймиевкә рәхмәтле булуын да әйтте Мирсәет.)
Минем әни алтын куллы. Ул дәваларга да бик оста. Әгәр авырый башласак, безгә табиб ролен үти. Әни пешергән ризыклар телеңне йотарлык. Шундый гаиләдә туып үсү минем өчен зур бәхет. Үземә гомерлек яр итеп мин акыллы, сабыр, иҗат эшенә комачауламый, кешене хөрмәт итә торган кызны сайлаячакмын. Әлбәттә инде, әни кебек милли ризыкларыбызны пешерә белергә тиеш ул».
Мирсәет Сөнгатуллин белән бергә эшләгән күренекле баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин аның турында болай ди: «Мирсәет халык һәм элекке композиторларыбызның милли көйләрен яшәтүдә күп көч куя. Үз вазифасын дөрес үти ул. Миңа соңгы елларда аның белән күп җырлар яздырырга туры килде. Мирсәет җырларга яңа гомер бирә. Шул яктан аның иҗаты мактауга лаек. Ул заманга яраклашмый».
Безгә Кадрия Мирсәет яратып ашый торган тәмле пирог рецепты тәкъдим итте: ярты чокыр сөткә 4 күкәй, 1кап чүпрә, 200 грамм атланмай, он салып туглыйсың. Камырны урталай бүлгәннән соң уртасына куертылган сөт яисә иттарткыч аша чыгарылган күрәгә салырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading