16+

Кибеткә кем хуҗа?

Узган ялларда авылга кайткач, юлыма очраган авылдашларым: «Энем, нишлибез?! Кибетне яптыртма инде! Әллә газетага язып карыйсыңмы! Безгә бу кибет кирәк», - дип мөрәҗәгать итте. Баксаң, кибетнең утын апрель башыннан ук өзгәннәр, кышкы сезонда җылылыкны тоташтырмаган булганнар, инде кибетне арендага бирүче Чирмешән Кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин: «Арендага акча түләмисең, чыгып...

Кибеткә кем хуҗа?

Узган ялларда авылга кайткач, юлыма очраган авылдашларым: «Энем, нишлибез?! Кибетне яптыртма инде! Әллә газетага язып карыйсыңмы! Безгә бу кибет кирәк», - дип мөрәҗәгать итте. Баксаң, кибетнең утын апрель башыннан ук өзгәннәр, кышкы сезонда җылылыкны тоташтырмаган булганнар, инде кибетне арендага бирүче Чирмешән Кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин: «Арендага акча түләмисең, чыгып...

Алсу апа исә электр җылыткычы белән кыш чыккан, апрельдән бирле утсыз, суык кибеттә утыра. Кайчандыр шыгрым тулы торган суыткыч һәм туңдыргычлары бушап калган. Мин караңгы, суык кибеткә килеп кергәндә, Алсу апа, бер кочак кәгазь өеме арасына чумып, нидер язып утыра иде.
- Сатылып бетәргә өлгермәгән суыткыч тулы күпме ризык бозылып әрәм булды, ә салкын вакытларда җылылык бирелмәгәнлектән, бәйрәмнәр тирәсендә кайтарткан күпме җиләк-җимешне туңдырдым. Райпо хуҗасы минем бөлгенлеккә төшеп, кибеттән чыгып китүемне көтә, - дип, Алсу апа мине күргәч, бәйнә-бәйнә, моң-зарларын сөйләргә кереште.
«Болгарка белән кердем»
Әлеге кибетнең янәдән тулы куәтенә эшли башлавына әле бер ел да юк. Моңарчы ул биш ел дәвамында беркемгә кирәксез, авария хәлендәге буш бина иде. Узган елның 10 июлендә аны Яңа Чишмәдә гомер итүче Керкәле кызы, шәхси эшкуар Алсу Сәйфетдинова, азык-төлек, көндәлек куллану товарлары сату нияте белән, Чирмешән Кулланучылар җәмгыятеннән арендага алды һәм суынган сукмакны янә җанландырып җибәрде, халыкны ияләндерде.
- Мин бу кибеткә болгарка белән кердем, ачкычларына кадәр югалып беткән иде. Сварщиклар яллап, яңа йозаклар сатып алып куйдырдым. Склад бүлмәсе тулы чүп-чар, сәүдә залы уртасында купкан кафельләр өемен себереп түктек. Күпме күсе үләксәләре генә ташырга туры килде. Бина миңа авария хәлендә тапшырылганга күрә: «Ремонт эшләрен үзең яса, ахырдан аренда хисабыннан кабул итәрбез», - дип вәгъдә иттеләр. Тик райпо буяу, төзекләндерү эшләре өчен кабул итү актын тәки төземәде. Кибетнең эчен төзекләндерү, буяу эшләре өчен квитанцияләрем буенча мин 18590 сумлык төзелеш материаллары гына алдым. Үз хезмәтемне, эшчеләр яллауны исәпләгән дә юк. Кибет алдына машина керсә, чыга алмыйча батып кала иде. Көз көне юлга дүрт машина ташлы балчык китерттем. Кибет бинасын сату эшләре өчен санитар нормаларга яраклаштырып бетергәнче, бер ай вакыт узды, - дип искә төшерә Алсу апа беренче вакытларын.
Ә ягу сезоны башлангач, Алсу апа алдында яңа проблема туа. Ул арендага бирүчегә барып, кибетне җылылык белән тәэмин итүен таләп итә. Район кибетләре «хуҗа»сы аңа электр миче алу һәм счетчик куйдыруны да үз хисабыннан башкарырга тәкъдим итә.
- Тыңладым. Җиде мең сум акча түгеп, бу эшләрне дә башкарып чыктым. Тик тапшыру акты гына язарга калгач, Чирмешән районының газ белән тәэмин итү башлыгы Федаровский миңа райпоның аларга йөз кырык мең сум бурычы барлыгы, әлеге бурычлар каплатылмый торып, газны тоташтырып булмаячагы хакында аңлатты, - ди электр җылыткычы белән кыш чыгарга мәҗбүр булган Алсу апа.
Билгесез хезмәтләр өчен очкан акчалар
- Нигә кибетнең утын өздерделәр? Аренда өчен дә түләмисез икән...
- Бик түләр идем дә, минем кулга тиешле тәртиптә төзелгән счет кәгазьләренең тапшырылганы юк. Декабрь аенда райпо җитәкчелегенә: «Ни өчен аренда һәм электр энергиясенә түләргә счет язмыйсыз? Нигә җыеп барасыз? Аннан барысын берьюлы түләү кыен була!» - дигәч тә, минем белән юньләп сөйләшүче, аңлашучы табылмады. Электр счетчигын тикшереп китәләр, ә түләргә квитанция бирүче юк та юк. «Энергосбыт»ка барып: «Нигә түләү квитанцияләре бирмисез?» - дип үзем сорагач, алар квитанцияләрне райпога биреп барулары хакында аңлатты. Райподан электр өчен ай саен турыдан-туры түләп бару хокукы таләп иттем, тик уңай нәтиҗәгә ирешмәдем. «Кибеттән кумасын гына!» - дип, артык сораулар бирмичә, эшләвемне дәвам иттем. Ә февраль ае җиткәч, миңа райпо хезмәткәре Хәдичә Ибраһимова, телефоннан шалтыратып, 40 мең сумнан артык бурычым барлыгы хакында әйтте. Шушы суммаларны бернинди счетсыз, квитанцияләрсез үзләренең кассаларына салуны таләп итте. «Ник бүгенгә кадәр счет бирмәдегез? Берьюлы түләп бетерә алмыйм, счетны айныкын-айга язып бирегез!» - дигән идем, миңа кычкыра башладылар. Шулай йөдәтә торгач, 27 февраль көнне райпо шоферы аша чексыз, квитанциясез килеш боларга җиде мең сум акча җибәрдем. Ә 20 мартта Хәдичә ханым кибеткә килеп, миңа Әбүзәр Мортазин кул куйган хатны тапшырды. Анда минем март аена кадәр ниндидер «хезмәтләр» өчен 25120 сум 26 тиен, ә ниндидер «аренда» өчен 15344 сум күләмендә бурычым барлыгы хакында һәм кибет арендасы турындагы килешүнең, 7.1.2 нче пункт нигезендә, гамәлдән чыгуы, өзелүе хакында язылган, әлеге хатны алгач, ике көн эчендә миңа кибетне бушату таләбе куелган иде. Тик хатта кайсы ай өчен күпме сумма, нәрсә арендасы, «хезмәтләр өчен» дигәне нинди хезмәт өчен булуы - берсе дә төгәл генә күрсәтелмәгән, юридик яктан дөрес хисап счетлары җибәрелмәгән иде. Менә ул хат, үзең кара! - дип, Алсу апа өстәлгә таратып ыргытылган кәгазь боткасы арасыннан берсен тартып чыгарып, миңа сузды. - Ә мин дәүләткә салым түләүче эшмәкәр. Миңа һәр кәгазьнең юридик яктан тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән булуы мөһим. Килешүдә минем аренда өчен һәр ай саен ике мең сум акча түләп барырга тиешлегем язылган. Кибеттә башкарган ремонт эшләре бу сумманы инде күптән капларга тиеш иде. Болар хакында әйткәч, Хәдичә ханым миңа: «Без кануннарны синнән яхшырак беләбез», - дип кенә кычкырды. Мин аның кулына янә тугыз мең сум акча тоттырып җибәрдем: «Бер ай вакыт бирегез, бөтен бурычымны түлим», - дидем. 26 мартта кабат кассаларына биш йөз сум илтеп бирдем. Кыскасы, уналты мең биш йөз сум акчам райпо кассасына нинди «хезмәтләр өчен» икәнлеге билгеле дә булмаган ниндидер «хезмәтләр» өчен китеп барды, минем кулга менә шулай язылган квитанцияләр тапшырылды. Шуннан соң акча бирүне туктаттым, чөнки хәзер бурычларымны түләп бетерсәм дә, акчаның тиешле урынга барып җитәчәгенә һәм райпоның мине кибеттә калдырачагына ышанмыйм, - ди Алсу апа, Чирмешән Кулланучылар җәмгыятенең кассасыннан бирелгән чекларны күрсәтеп.
Сыра сезоны башланды
- Инде язга чыккач, сатуым җанланып кына киткән иде, апрель башында бернинди аңлатмасыз, кисәтүсез утны да өзделәр. «Нигә өздегез?» - дип, «Энергосбыт» җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем: «Райпо гаризасы нигезендә, бурычларыгыз түләнмәгәнлектән өздек», - дип аңлаттылар. Хәзер Әбүзәр Мортазин минем белән сөйләшеп тә тормый. Аңа минем бурыч түләвем түгел, ә кибетне бушатуым кирәк. Ул махсус рәвештә бурыч түләргә мөмкинлек бирми. Аның кешеләре, атна саен килеп, мине кибеттән куа. Әле беркөнне яңа «куркыту» кәгазе китерделәр. Имеш, минем өстән Республика Арбитраж судына шикаять язганнар. Тик бу кәгазь бит Арбитраж судыннан түгел, ә Әбүзәр Мортазин тарафыннан юлланган.
Мин аның кибетенә көндәш була башладым, ахры. Чөнки бирегә, ниһаять, халык ияләнде, сату өчен тиешле шартлар тудырылды. Утны өзгәнче, авылның мәктәбе һәм балалар бакчасы да азык-төлекне миннән ала башлау өчен килешү төземәкче иде. Чөнки миндә, беренчедән, ассортимент баерак, икенчедән, бәяләр дә райпо кибетләренекенә караганда арзанрак. Мәктәп һәм балалар бакчасы белән эшләр өчен, махсус хисап счеты да ачтым. Инде утны өзгәч, нишләргә дә белгән юк, эш ярты юлда тукталып калды. Ипи сатып кына ерак китеп булмый. Әбүзәр Мортазин моны яхшы белә. Аңа кибет нәкъ менә хәзер кирәк, чөнки сыра сату сезоны башлана. Ул, минем белән килешү төзегәндә, кибетнең дүрт квадрат метрын исерткеч эчемлекләр сату өчен үзе артында калдырган иде. «Сатсаң, кәгазьсез-нисез генә, ике мең сумын үзеңә калдырып барырмын!» - диде. Тик мин: «Мәчет янына исерек көтүе җыеп, көне-төне авыл уртасында аракы сатылуга юл куймаячакмын. Аракы сатканчы, мин киң ассортиментта көндәлек кулланылыш кирәк-яраклары сатам», - дип, катгый рәвештә каршы чыктым. Кибетне мин арендалыйм, шуңа күрә, ул үз кибетчесен аракы сату өчен генә бирегә куя алмый, ә минем, шәхси эшмәкәр буларак, исерткеч продукция сату өчен алынган кыйммәтле лицензиям юк. Тикшерү килеп минем аракы сатып ятканны ачыкласа, штрафы аңа түгел, ә миңа булыр иде. Миңа хәзер алар җыеп барган бурычларны түләр өчен вакыт һәм тиешле тәртиптә төзелгән түләү кәгазьләре генә кирәк. Әлеге шартлар тудырылса, бурычларымны авыл халкыннан бурычка акча җыеп булса да түләр идем, - ди Алсу апа.
Эшкуарны ник куасыз?
Татар авылында, бигрәк тә мәчет янында, минемчә, бары тик хәләл кибетләр генә булырга тиеш. Авыл клубы янәшәсендә болай да бер хәмер кибете бар бит инде. Хәер, ни генә булмасын, мин сәламәт көндәшлек һәм гаделлек яклы. Ә бер генә якның фикерләрен ишетеп, гаделлеккә ирешеп булмый. Шуңа күрә дә диктофон, блокнот һәм каләм белән коралланып, җыелган бер кочак сорауларым белән Әбүзәр әфәндене эзләп, Чирмешән Кулланучылар җәмгыятенә юл тоттым.
Очрашкач, әңгәмәне «Сатулар ничек бара? Авыл җирләрендә арендага тапшырылган кибетләрегез күпме?» дигән гомуми сүзләрдән башладым.
- Энем, хәзер райполар бетте диярлек бит инде. Якын-тирә районнарда без бердәнбер сакланып калучы. Авылларда күп кибетләребезне файдасызга булса да эшләтәбез, халык өчен дип тырышабыз. Мәсәлән, Андреевкада - 90, Ишленкода нибары 70 кеше генә яши, шулай да кибетләребез эшләп тора. Авылларда арендага бирелгән кибетләребез юк диярлек. Менә Урманасты Үтәмештәге кибетне бер эшкуарга биреп торган идем, ул, файдасыз, дип, аны яңарак кына бушатты. Тагын бер кибет Керкәледә бар. Андагысы тәмам бер баш бәласенә әверелде. «Халыкка файда итсен, эшләсен», - дип, бер эшкуарга тапшырган идем, хәзер ни куып чыгара алмыйм, ни акча түләттереп булмый. 11 айдан бирле утына да, арендасына да акча ала алганыбыз юк. Ә миңа салым түләргә кирәк...
Бу хакта ничек сүз кузгатыйм икән, дип торганда, Әбүзәр әфәнде әлеге теманы үзе ачып җибәрде. Мин исә: «Нәкъ менә Керкәле кибетендәге хәлләр турында сөйләшергә дип килгән идем. Сәйфетдинова, Сез аны үзегез кабул итмисез, акчаларын махсус түләттермичә җыеп баргансыз да хәзер кибеттән куасыз, утны да өздергәнсез, кышын җылылык белән дә тәэмин итмәгәнсез, ул ясаган ремонт эшләре өчен тапшыру-кабул итү актлары да төземәгәнсез, дип зарлана», - дип, өстәлгә диктофонымны чыгарып куйдым. Кулымдагы диктофонны күргәч, Әбүзәр әфәнденең йөзе качты. Ул, тәмам нишләргә белмичә урыныннан сикереп торып: «Сез заказ үтәргә килгәнсез!» - дип, ишеккә таба ук бара башлады.
Тау Мөхәммәткә бармый
Әбүзәр әфәнде бераз тынычлана төшкәч, сүзне дәвам иттек:
- Ул, шалтыраткач, телефонын да алмый бит. Ә аңа җибәргән заказлы хатларыбыз кире әйләнеп кайта. Бездә Яңа Чишмә буйлап Сәйфетдинованы артыннан куып йөрергә штат каралмаган, без җитди оешма. Бездә һәр мәсьәләне хәл итәр өчен аерым бүлек җитәкчеләре бар. Килсен дә мөрәҗәгать итсен, кассага бурычларын түләсен, аннан сөйләшербез. Безгә артыгы да, кеше хакы да кирәкми. Үзебезгә тиешен түләми икән, «Энергосбыт»ка тиешен булса да кайтарсын. Квитанцияләрне ничек кирәк дисә, шулай язарбыз. «Тапшыру-кабул итү акты», - дисез, ул бит июньдә кибетне аңа тапшырганда төзелде, Сәйфетдинова кабул итеп алды. Ниндидер уңайлыклар тудырган, эшләр башкарган икән, барысы да үзе өчен. Түләү каралган ниндидер ремонт, буяу эшләре башкарган икән, без аның ул чыгымнарын аренда хисабыннан капларга риза, әмма аның бит эшләгән эшләре хакында чекларын безгә китереп, мөрәҗәгать иткәне булмады да. Мин кассага кергән акча хисабыннан салым түлим, дәүләт бездән акчаларны алдан ук түләп куюны таләп итә. Ә Сәйфетдинова бурычларын һаман да үз оешмабыз җилкәсеннән түләп ятар хәлем юк. Ул килешү нигезендә өлешләп айга ике мәртәбә кассага акча китерергә бурычлы. Әмма китерми. Үзе аңламагач, болар хакында мин инде ул хатынның абыйларына да аңлатып карадым, менә дигән абыйлары бар. Алары аңлый, ә үзенә аңлатып булмый. Ничәмә ел эшләп, мин беренче мәртәбә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Мондый тискәре кешене гомеремдә беренче кат очратам. Булдыра алмый икән, кибетне бушатсын. Авыл кибетчесез тормас, башка кешене куярмын. Хәзер юристыбызны чакырам, ул Сезгә бөтен нәрсәне аңлатыр. Тиешле документларны да күрсәтер.
«Аның аурасы авыр»
Хәдичә Ибраһимова бүлмәгә килеп кергәч: «Бүлдермә, мине тыңла», - дип, ничек Алсу Сәйфетдинованың артыннан йөреп тә акча ала алмаулары хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде:
- Көч-хәл белән, ярты ел артыннан йөри-йөри, ике мәртәбә акча ала алдык. Өченче юлы биш йөз сум китереп, талашып китте. Бездә бер ул гына түгел, барысы да без әйткән сумманы кассага китереп түли. Ә ул кассага түләгән акчаларны авылдашларына: «Акчамны нәрсә өчен кая түләвемне белмим, мине алдыйлар, акчамны югалттылар», - дип сөйләп йөргән. Моның өчен мин аны судка бирәчәкмен әле, - диде ул, райпоның электр энергиясе өчен түләү счетлары язылган калын китапларын күрсәтә-күрсәтә. Шулай ук Арбитраж судына мөрәҗәгать итүләре, анда дәлил буларак райпоның Сәйфетдиновага җибәрелеп тә кире кайткан хатларын тәкъдим итәчәген әйтте. Үзенең хаклы булуын дәлилләү өчен, Алсу апага юлланып та кире әйләнеп кайткан заказлы хатны миңа да күрсәтте. Тик райпоның Алсу апага адресланып, кире әйләнеп кайткан һәм миңа да күрсәтелгән, «судта гына ачылачак» тәүге рәсми хатында җиденче март тамгасы торуына игътибар иттем. Алсу апаның үз кулындагы счет-фактура кәгазьләрендә дә шул сан куелган иде. Ә моңа кадәр райпоның акчасын түләп бармаучы Алсу Сәйфетдинованы ни өчен «рәсми рәвештә» борчымаулары аңлашылып бетми, райпоның ни өчен Алсу ханым арендалаган кибетне газ тоташтырып, җылылык белән тәэмин итмәвенә дә анык җавап бирә алмадылар. «Әйдәгез, Алсу апаның үзен бирегә чакырыйк, барысын да уртага салып сөйләшербез», - дигән тәкъдимемә Әбүзәр әфәнде дә, Хәдичә ханым да катгый каршы чыкты. Хәдичә ханым: «Күрәсем дә килми шуны, аның аурасы авыр. Инде эшегездән бүлеп, безгә каршы Сезне дә котырта башлаган бит. Без аны судка бирдек. Барысын да суд хәл итәчәк», - дисә, Әбүзәр әфәнде, Алсу Сәйфетдинова бурычларын китереп түләсә, аңа кибеттә эшен дәвам итү мөмкинлеге бирү турында уйлап караячагын, судка җибәрелгән шикаятеннән дә баш тартырга әзер булуын, тик моңа инде өметләнмәвен әйтте.
«Язсаң, судка бирәбез»
Әбүзәр әфәнде машинасында прокуратурага барганда хәмер сату мәсьәләсендә дә сөйләштек. «Безнең кибетләрдә аракы сатмыйча булмый. Алсу ханым кибетне арендага алганда, абыйсы белән килеп, аракы сатмаячакларын игълан итте. Әгәр саткан булса, мин аны үземнең эшчем буларак та терки ала идем. Бурычларын түләмәве аңа карата булган уңай фикерләремне үзгәртте. Инде суд аша эш хәл ителеп бетсә, үзем кибетче куярмын», - диде Әбүзәр әфәнде, кибетне буш тотмаячагына ишарәләп. Аннары: «Сорауларың булса - шалтыратырсың», - дип, үзенең һәм Хәдичә ханымның телефон номерларын биреп, минем белән саубуллашты.
Чирмешән прокуратурасында чыннан да 7 май көнне райподан шикаять килүе, шикаятьнең ике өлештән торуы, беренче өлешендә Сәйфетдинованың аренда һәм электр энергиясе өчен бурыч түләмәве, ә икенчесе аның канунсыз рәвештә мәчеттән электр энергиясе алуы һәм, берәр хәл була калса, райпоның җаваплылыкны үз өстеннән төшерүе хакында язылуын аңлаттылар. Прокурор ярдәмчесе Тимур Габдуллин: «Хәзерге вакытта әлеге эш производствода. Тикшерү бара. Мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе кануннары нигезендә билгеләнгән вакытта җавап биреләчәк», - диде.
Прокуратурадан чыккач, күңелемдә калган кайбер сорауларны биреп, төгәллеккә ирешү өчен, Хәдичә ханымга шалтыраттым. Ул: «Син, егет булсаң, кайт та, Сәйфетдинованың сәдака акчасына ут яндыруын, бөтен кагыйдәләрне бозып, мәчеттән ут алып ятуын барып фаш ит, әнә шул хакта яз! Ә безгә бүтән шалтыратма. Синең безне болай тикшереп йөрергә хокукың юк. Суд хөкеме чыкмый торып, бу язманы матбугатка бирсәң, үзегезне судка бирәчәкмен», - дип, телефонын куйды.
Авылга кайткач, мәчеткә намазга барып, авылыбыз мулласы Рәхмәтулла Шәрифуллин белән сөйләштем. Ул, чыннан да, Алсу апаның җиргә кабель сузып мәчеттән берничә көн буе ут алып торуы, әмма үз кулы белән бу эшне туктатуы хакында сөйләде. «Мин бабайлар белән киңәштем һәм без аңа мәчеттән ут тоташтырырга риза. Ул аракы сатмый, ә мәчеткә йөрүче картлар шуннан ипиен-сөтен ала китә. Аларның кайсы ерак йөри алмый, аяклары авырта, кайсы ялгыз яши. Әмма утны тоташтыру законлы, куркынычсыз булырга тиеш. Беркөн җирдән кабель сузган иде, үзем өздем. Чөнки кояшта кызучы нәзек кабеле җирдән асылынып бара һәм бернинди изоляциясе булмаган тимер ишеккә ышкылып тора. Ә безнең мәчет ишегалдында бала-чага уйнап йөри», - дип сөйләде Рәхмәтулла абый.
Кыскасы, Керкәле кибете тирәсендәге вазгыять шундый. Ни генә булмасын, мин Алсу апага бурычларын түләргә, ә Хәдичә ханымга суд белән куркытмаска киңәш итәр идем. Әбүзәр әфәндегә исә, Алсу апага вакыт биреп, аның кибет өчен тоткан чыгымнарын исәпкә алып, тиешле тәртиптә яңа квитанцияләр юлласа, комачау итмәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading