Балалар бакчасы төбендә гел дә диярлек ирле-хатынлы китап сатучылар тора безнең. Алар күзгә кергән сукыр чебен белән бер - юк, кирәкми, дип китеп барыр өчен генә дә зур талант иясе булу кирәк. Матур сүзләренә сихерләнеп, кесәләрен хет 200 сумга баетмасаң, «атака»ның саллырагына күчәселәрен көт тә тор: «Баланың рухи үсеше өчен...
Донцовалар - «Форбс» исемлегендә
Кемнәрне укырга яратасыз, дип, җырчылар-йолдызлар арасында сораштыру бер уздырган идем инде. Аннан аңлашылганча, бүген зур күпчелек диванда кырын ятып китап уку, китап кибетләреннән яңа чыккан китап эзләп мәшәкатьләнү белән вакланмый - вакыт юк һәм бетте-китте! Аның соравы булмагач, тәкъдиме дә чикләнә бару ягына авыша төшә - кемнең баласы үскәч язучы-шагыйрь булырга хыяллана? Андый балалар артсын өчен, әдәбиятның дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш шул ул. Безнең балалар Овечкиннарның кеременә карап, спорт ягына каера, Добровинскийларны күзәтеп, юриспруденцияне сайлый, Усманов, Потаниннардан күрмәкче, металлургия тармагына кызыга, Алекперов, Фридман төсле нефтьче булырга тели... Нинди әдәбият ди монда?!
Алай да, татарга кагылмаса да, рус язучылары арасында шулай ук миллионерлар җитәрлек үзе. Әнә «Форбс» төзегән исемлеккә еллык керемнәре миллион доллардан арткан өч рус язучысы кергән. 2,1 млн доллар акча эшләгән Дарья Донцова, 2 млн долларлык керем алган Борис Акунин, 1 млн доллары белән Александра Маринина менеп кунаклаган. Димәк, тырышсаң, каләм кыштырдатып да, миллионер булып була? Беренче китабы өчен 20 мең сум күләмендә гонорар алган Дарья Донцова ул хәерче вакытын хәтерләмидер дә инде. Хәзер аның айлык кереме генә дә 120-130 мең долларны тәшкил итә. Өч ел аның китапларын басарга хокук алган типография үзәгеннән ул 2,5 миллион доллар түләткән, моңа өстәп, һәр басылып чыккан яңа китабы өчен 100-150 мең доллар түләнергә тиеш икән.
Александра Маринина бер китабыннан 100-150 мең доллар «каерса», Татьяна Устинова - 25, Борис Акунин 25-30 мең доллар эшли. Ул яктан китап сату бизнесының үз кагыйдәләре дә бар - кемдер китап языла башлаганчы ук, аны «сатып», авансына яши башласа, кемдер басылып чыккач, үз кагыйдәләрен төзергә керешә. Монда инде синең башлап язучы яки танылган булуыңнан да күп нәрсә тора. Танылган язучы үзе теләгән сумманы атый алса, үз кагыйдәләре белән «уйнаса», яңа каләм кыштырдата башлаган яшь әдәбиятчы редакция-типография кагыйдәләренә буйсынырга мәҗбүр. Тагын бер кызыклы факт - күпләр роялти дигән төшенчәдән файда күрә. Ул китап саткан акчаның ничәдер процентын язучы хисабына күчерү дигән сүз. Ул 3тән башлап 25 процентка кадәр бәяне тәшкил итә. Мисалга, 100 тәңкәлек китапның 20 сумы язучы кесәсенә ятарга мөмкин. Китабыңның сатылачагына гарантияң булса, син шуның роялтиена да шәпләп яши аласың. Әмма монда, ким дигәндә, 10-20 мең данәдә башта китап сату лазем. Шунсыз роялти хакы сизелмәячәк тә.
Татар кайда сатар?
Бездә - татарда, китап сату мәсьәләсе нинди яссылыктамы? Монда мәзәктәгечә - башта китап бастыру мәсьәләсе калкып чыкса, аннан аны тарату, урнаштыру мәсьәләсе туа. Бауман урамындагы китап кибетенә кемнәрдер җиңел генә ияләшсә, кемдер аны һаман «подвалга төшерелгән китап» дип бәяли. Мин өч көн рәттән тәүлекнең өч төрле вакытында сугылып, күзәтеп алдым - кырылып китап алырга йөрүчеләр бездә юк. Иртән кеше юк диярлек, әбәт вакытында сугылучылар бар, әмма ажиотаж юк та юк инде, кичен - иртәнге кебек үк берән-сәрән. Сатучылар үзләре бик ягымлы, сатып алучылар аз дип, сер бирергә дә тормый. Әмма нишләтәсең - ачы хакыйкать күзне ертып керә инде ул. Шуңа күрә проблеманы - китабыңны укучыдан укыттыру мәсьәләсен һәр язучы үз аягы белән йөреп хәл итүне кулай күрә.
Бу нисбәттән елга ким дигәндә бер роман-повесте белән сөендерүче танылган язучыбыз Мәдинә апа Маликованы атау лаземдер. Район саен, авыл саен китап таратып йөргәне булмаса да, аның өенә китап сорап, эзләп килүчеләр бар. Китап бастырудан бигрәк, сатылу-таратылу мәсьәләсе - Мәдинә апаның дә үзәгенә үткән проблема. Ул, әлеге сөальне хәл итү максатыннан, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәсми хат та юллаган иде. «Күп кенә язучылар, шул исәптән мин дә, китапларыбызны үзебез нәшер итәргә, үзебез сатарга мәҗбүрбез. Бу эштә безгә ярдәм итү түгел, киңәш бирүче дә юк. Әйтик, ничек сатарга? Казанда китап сату белән дүрт эре оешма шөгыльләнә иде. Аларның икесе бөлде, язучыларга бурычлары калды. Хәзер ике оешма эшләп килә - «АИСТ-ПРЕСС» (20 кибет) һәм «ПЕГАС» (15 кибет). Болар татар китабы белән аз кызыксыналар. Районнарда китап белән сәүдә итеп тамак туйдыручылар бар, тик алар белән безнең арада элемтә юк. Казандагы кибетләргә барып керсәң, утырып елыйсылар килә: идәннән түшәмгә кадәр киштәләр шыплап тулган, нинди генә телдә басмалар юк, татар китабына гына урын калмаган. Спартак урамындагы «Книжный дом»да, мәсәлән, татарларга «мусульманская книга» дигән бүлектән рус телендәге Коръәнне тәкъдим итәләр, чөнки башкасы юк». Ул әлеге хатта министрга татар китабын тарату буенча тәкъдимнәрен дә керткән. Аның төп теләге - һәр китап сату кибетендә, киоскында татар китабы бүлеген булдыру, һәр районда да бу эшкә җанлылык өстәү. Министр Мәдинә апаны кабул итеп, тәкъдимнәрен тыңлаган. Бу яктан китап кибетләрендә татар китабы бүлеген оештыру буенча боз кузгалырга тора. Әлегә эш йөкләнгән кешеләр мониторинг уздыру белән мәшгуль икән.
Урам, сугам, җилгәрәм, үзем төяп җибәрәм...
Ул көнгә калмаска тиеш язучы. Һәр язучы иҗат белән шөгыльләнергә, сәүдәгәр роленә кермәскә тиеш инде ул. Газета-журналларда басылып чыккан яңа китаплар исемлеге белән дә, Казан үзәгендәге татар китабы кибете белән генә халыкны китап укытып була дип исәпләмим мин. Үз район үзәгеңдә татар китабы булганда бер хәл әле - һәркем, ә-ә, теге китап басылып сатуга чыккан, дип, Казанга ыргылмый. Китап укыттырыр өчен рекламасы да, сарафан радиосы да кирәк әле аның. Профессионаллар танысалар-танымасалар да, Зифа Кадыйрова китапларының таралмый калган җире калмады бит инде. Укымый калганнар да аны профессионал булмауда гаепләүчеләр генәдер. Гомер китап укып карамаганнар да китапка үрелгәч, китап укып, ирләр елагач, нидер бар бит инде, җәмәгать... Зифа апа, мәсәлән, китап бастыру, аны тарату-сату мәсьәләсен дә үзе хәл итә. Төяп алып килә, посылка белән каядыр җибәрә. Китапка сорау бар иң мөһиме.
Таяк ике башлы - бер очында укытырдай проза-шигърият булырга тиеш тә, икенче яктан, рекламалы китап сәүдәсе кирәк безгә. Әмма ул күп районнардагы кебек, бүген шаулап ачылып, ике көннән аркылы такта сугылган китап кибетләренә кайтып калмасын иде. Бу очракта бауны дәүләт үзе ишәргә тиештер...
Татар китабын сату, тарату мәсьәләсендә язучылар, шушы өлкә белән турыдан-туры бәйле җитәкчеләр ни уйлый соң?
Дамир ШАКИРОВ, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе:
- Китап сәүдәсенең чишелеше укучыларның китап укуыннан тора, әлбәттә. Бүген китап кибетләре булса да, китап сәүдәсе юк. Ул коммерсантлар кулына күчеп бетте. Мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен моңа карата дәүләтнең мөнәсәбәте булырга тиеш. Китапны бастыру, укучыга илтеп җиткерү системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Элек әлеге сәүдәнең үз системасы бар иде, хәзер ул юк. Безнең Бауман урамында, «Идел-Пресс» йортында үзебезнең нәшриятның китап кибетләре бар. Әлбәттә, авыр чаклар булгалый, әмма мин аларның эшчәнлегеннән канәгать.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ, «Мәгариф» нәшриятының элеккеге җитәкчесе, язучы:
- Минемчә, татар китабын таратуның иң нәтиҗәле юлы - аны китапханәләр аша сату. Китапханәләргә әлеге сәүдәне оештыру мөмкинлеге тудырырга кирәк. Районнарга бит бер генә китап кайтмый - йөз данә кайта. Аның кайдадыр тузан җыеп ятуына караганда, туры укучы кулына килеп керүе күпкә файдалырак. Аннан китап кулдан-кулга йөреп укылыр да иде.
Марат КӘБИРОВ, язучы:
- Китап сәүдәсе бүген ташландык хәлдә. Элек район җирендәге китап кибетләре райпо карамагында, хөкүмәт ышыгында иде. Хәзер шәхси кулларга күчеп бетте дә табыш турында гына уйлаучы эшмәкәргә аның кирәге калмады. Китап сәүдәсен терелтер өчен, элеккеге схеманы кайтару да җитәр иде. Кеше ала китап, алачак та! Мин, язучы буларак, китап сатып йөрмим үзе. Әмма үз сайтым бар - шуның аша сәүдә эше алып барыла. Сайт, электрон китаплар булдыру бүгенге заман өчен шулай ук кирәкле ысул - китап тарату буенча эшне шактый җиңеләйтә ала.
Комментарийлар