Шәһри Казан

«ӘЛФИЯ АПАГЫЗ ДА КАРТАЕП КИЛӘ БИТ»

Алар үзләрен танылган җырчы баласы дип уйламаган Без артистларны юбилейлары җитә башлагач кына искә төшерергә гадәтләнгән. Шуңа күрә башка вакытта аларның хәлләрен белешкәнгә сөенеп куялар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия апа Авзалованың кызы Зөлфия Америкадан кайту белән аларга барып сөйләшеп утырырга килештек. Фатирларына килеп керүгә, Әлфия апа үз туганыдай...

Алар үзләрен танылган җырчы баласы дип уйламаган
Без артистларны юбилейлары җитә башлагач кына искә төшерергә гадәтләнгән. Шуңа күрә башка вакытта аларның хәлләрен белешкәнгә сөенеп куялар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия апа Авзалованың кызы Зөлфия Америкадан кайту белән аларга барып сөйләшеп утырырга килештек. Фатирларына килеп керүгә, Әлфия апа үз туганыдай каршы алды. Һәрвакыттагыча шаян, җор телле җырчы: «Әлфия Авзалова да картаеп килә бит», - дип шаяртып куйды. Аннары үзенең яраткан җырын сузып җибәрде. «Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...» «Әле шушы арада гына Илһам Шакиров килеп хәлемне белешеп китте. Аның белән дә яшьлек елларын искә төшереп җырлашып утырдык. Мин үземне сәхнәдән киткән кебек тә сизмим. Әле дә концертларга чакырып торалар, тик соңгы вакытта кан басымы борчый», - ди Әлфия апа. Бүгенге көндә җырчы олы кызы Гүзәл тәрбиясендә яши. Кызларының, оныкларының акыллы булулары белән нык горурлана ул. Гүзәл заманында Алабуга пединститутын тәмамласа да, аңа үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Бүгенге көндә ялда. Аның кызы Иделия башта юрист белгечлеге алган, аннары Казан дәүләт университетында укыган. Улы Оскар менеджер булу белән бергә инглиз теле буенча тәрҗемәче дә.
«Укыган елларда күренекле җырчы баласы булу ничегрәк иде соң?» - дип сорыйм Гүзәлдән. «Без үзебезне танылган кеше кызлары, дип уйламадык. Имтиханда батырырга теләгән укытучылар да булды. Әни өчәр айга гастрольләргә киткәч, мин - театр, Зөлфия бию түгәрәгендә шөгыльләнде. Шулай ук тегү-кисү түгәрәгенә йөрдем. Үземә киемнәр тегеп кидем. Хәзерге вакытта бәйләргә яратам. Каникулларда әни безне үзе белән гастрольләргә йөртте. Концерт вакытында Зөлфия сәхнәгә әни янына йөгереп чыга да, янында биеп тора иде. Тамашачы аңа кул чаба башлый.
Әнинең сеңлесе Флюра апа вафат булгач, аның балалары да безнең белән бергә йөрде. Әни барыбызны да бертигез күрде. Юлда йөргәндә тракторларның әйләнеп каплана язган чаклары да булды. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, әни һәрвакыт шаяртырга бик яратты. Кайчак баянчыларның капчыгына кирпеч салып куя торган иде. Тегеләр исә: «Нигә авырайды соң бу баян?» - дип зарланыша-зарланыша капчыкларын күтәреп баралар».

«Әни пешергән ризыклар сагындыра»
Зал диварына эленгән Әлфия апаның портретына карагач, җырчының бөтен ил буйлап халыкны моң дәрьясында гиздереп йөргән вакытлары искә төшә. «Их, кайда икән шул чакларым?» - ди Әлфия апа, Зөфәр Гимаев иҗат иткән портретка карап. Аның шушы сүзләреннән соң Гүзәл ханым үзенең зарын да белдереп алды: «Адәм баласы эшләгән чакта гына кирәк икән. Туган көнендә үзе белән 40 ел бергә эшләгән Сания һәм Кәрим Габидуллиннар һәм Салаваттан башка шалтыратып котлаган кеше дә юк. Хәтта туган ягында Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль үткәреп тә, үзен чакырмыйлар. Гомер буе сәнгатькә хезмәт итеп «Шәһәрнең мактаулы гражданины» булырга да хакы юкмы икәнни аның? Әнине хастаханәгә алып барырга да башта машина эзләргә кирәк».
Габидуллиннар гаиләсенә аерым тукталасым килә. Заманында әнигә куркыныч диагноз куелган чакта да Кәрим Габидуллин: «Әлфия Авзалова башкалардан аерылып торган кеше. Ул авыруны җиңәчәк», - дигән иде. Шуннан соң, Аллага шөкер, әни терелеп аякка басты һәм уналты ел сәхнәдә җырлады».
Гүзәл гомер буе аралашып яшәгән әтиләре Зиннур абыйның моннан берничә ай гына вафат булуын да әйтте.
Сүзебезгә Зөлфия кушылды. Ул үзенең яшьлек елларын искә төшерде. «Мин әле һаман да әни пешергән өчпочмакларны, мантыларны, пәрәмәчләрне, токмачлы ашларны сагынам. Аларның тәме тел очымнан китми. Ул әйбер пешерсә, күршеләргә дә өләшергә яратты. Үзем дә Америкада милли ризыклар пешерәм. Әни безгә бик таләпчән булды. Сәнгать юлыннан китүебезне теләмәгәнгә күрә, мин театр училищесына ул гастрольләрдә чакта гына имтихан бирергә бардым. Шул вакытта училище янында Илһам абый очрады. «Ни эшләп йөрисең?» - дип сорый бу миннән. Шунда аңа имтихан биргәнемне беркемгә дә әйтмәскә куштым. Шулай итеп Марсель Сәлимҗанов курсына мине Халит Кумысников кабул итте. Без Фәрит Бикчәнтәев белән бер группада укыдык. Укытучыбыз Наилә апа Гәрәева белән Илдар Хәйруллин булды. Беренче курстан соң кияүгә чыгуым сәбәпле, укуны ташларга туры килде. Әмма барыбер соңыннан училищены тәмамладым. Мәхәббәт тарихына да тукталыйм инде. Миңа ундүрт яшь иде. Бервакыт авырып киткәч хастаханәгә бардым. Шунда чибәр генә табибны күрүгә: «Бу кеше минем ирем булачак», - дигән уй башымнан йөгереп үтте. Равил миннән унбер яшькә өлкәнрәк. Сәнгатьтән аерылуыма үкенгән чакларым да булды. Мин филармониядә әни белән бер группада концертны алып баручы булып эшләдем. Равил белән без башта Мәскәүдә, аннары Кипрда яшәдек. Кызыбыз Ләйсән Казан дәүләт гуманитар-педагогика институтының чит телләр факультетын, аннан соң Англиянең Кембридж университетын тәмамлады. Аның беренче ире баласы туарга бер ай кала Казанда фаҗигале төстә вафат булган иде. Бүгенге көндә кызыбыз да безнең янда - Американың Вашингтон шәһәрендә яши. Өч бала үстерәләр. Ирем Равил медицина фәннәре докторы, Татарстанның Америкадагы илчесе булып тора. Үзем юридик белем дә алдым. Иремнең эшендә ярдәм итәм».
Без сөйләшеп утырган арада Америкадан Зөлфиянең кызы Ләйсән шалтыратты. Бездә сәгать өчләр тирәсе. Аларда әле иртәнге җиде - йокыдан торып кына киләләр икән. Зөлфия скайп аша кызы белән сөйләшеп алды, нәни оныгын да татарча сәламләде. «Безнең өйдә кияү, балалар белән испанча, Ләйсән русча, мин татарча, башка җирдә инглизчә сөйләшәбез. Кияү Америка кешесе», - ди Зөлфия. Икенче кызыбыз Рената унберенче сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамларга тагын бер елы калды. Америкада унике ел укыйлар. Ветеринар булырга хыяллана. Анда югары уку йортында белем алу кыйммәт. Шуңа күрә, гадәттә, колледжда өч ел белем алганнан соң гына укуларын дәвам итәләр.

Хезмәте хөрмәткә лаек
Әлфия апаның сәхнә күлмәкләренең барысы да өйләрендә саклана. Зөлфия үзләренең киләчәккә планнары турында да сөйләде: «Моннан өч ел элек Әлфия Авзалова фонды оешкан иде. Без хәзер шуның белән шөгыльләнергә уйлыйбыз. Казанда аның музеен оештырасыбыз килә. Заманында әнинең истәлекләреннән торган китапны тулыландырып яңадан бастырырга хыялланабыз. Әни башкарган җырлардан дисклар чыгарырга исәп бар. Нәфис фильм төшерү уе да юк түгел. Аннан соң сәнгать кешеләре өчен махсус клиника ачу теләге белән янабыз. Әнинең хезмәте хөрмәткә лаек.
Кызганыч, әлегә мин әнигә җәй айларында гына ярдәм итә алам. Бу кайтуымда фатирына ремонт ясату белән шөгыльләнәм».
Аерылышканда Әлфия апа: «Җырлыйсы килә бит, бер дә туктыйсы килми», - диде моңсуланып. Үзем дә, аны юатып: «Җырла әле, Әлфия апа, туктама!» - диюдән башка сүз әйтә алмадым.

Реклама

Әлфия Авзаловадан чәй янына алма бәлеше рецепты
200 грамм май, ярты стакан шикәр комы, 1,5 стакан он кушып камыр басасың. Аның бер өлешен суыткычка куеп торырга кирәк. Калганын табага салып, өстенә алма турыйсың. Аннары суыткычтан алган камырны угычтан уарга кирәк.
Бәлешне 25-30 минут пешерәсең.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: