16+

Миллионер булу сере

Фото: asd.in.ua - Кара әле, сиңа эшлекле тәкъдим белән шалтыратам, әйдә бүген кичке алтыда фәлән адрес буенча кил, үкенмәссең, ярыйсы гына акча эшләү мөмкинлеге бар. Танышымны яхшы белгәнгә, аның бу тәкъдимен кире кагарга уңайсызландым, тәвәккәлләп очрашуга киттем. Анда нәрсә күргәннәремне барысын да ничек бар шулай бәян итәчәкмен. Тыңламаганы өчен рәхмәт...

Миллионер булу сере

Фото: asd.in.ua - Кара әле, сиңа эшлекле тәкъдим белән шалтыратам, әйдә бүген кичке алтыда фәлән адрес буенча кил, үкенмәссең, ярыйсы гына акча эшләү мөмкинлеге бар. Танышымны яхшы белгәнгә, аның бу тәкъдимен кире кагарга уңайсызландым, тәвәккәлләп очрашуга киттем. Анда нәрсә күргәннәремне барысын да ничек бар шулай бәян итәчәкмен. Тыңламаганы өчен рәхмәт...

Фото: asd.in.ua

- Кара әле, сиңа эшлекле тәкъдим белән шалтыратам, әйдә бүген кичке алтыда фәлән адрес буенча кил, үкенмәссең, ярыйсы гына акча эшләү мөмкинлеге бар.

Танышымны яхшы белгәнгә, аның бу тәкъдимен кире кагарга уңайсызландым, тәвәккәлләп очрашуга киттем. Анда нәрсә күргәннәремне барысын да ничек бар шулай бәян итәчәкмен.

Тыңламаганы өчен рәхмәт
Шәһәр үзәгендәге бинаның идән астында урнашкан бүлмәсенә узам. Бу офис дип аталган урын кеше белән шыплап тулган. Кемдер блокнотына нәрсәдер терки, икенчесе телефонына текәлгән, кайсы компьютерда утыра, берәүләре кызып‑кызып әңгәмәдәшенә нидер аңлата. Дөрес килдемме икән, дип уйларга да өлгермәдем, каршыма танышым килеп чыкты. Эчемә җылы йөгерде. Ул буш урын табып мине утыртты, бер егет белән таныштырды.

- Менә бу Айрат (исемнәрне үзгәртеп бирәм),беләсеңме аена ул ничә мең хезмәт хакы алып эшли, 500 мең. Ә элек өч урында эшләп тә 100 генә мең алган.

Айрат исә дәвам итә.

- Мин моннан бер ел элек төн йокыларымны калдырып, ат урынына эшләдем. Ипотекага алынган фатир бар, кеше төсле яшисе дә килә, бала, хатын. Декрет ялында утырган хатыным ай саен акча алып кайта башлагач, шикләнеп калдым, акчасы да аз түгел иде шул, өйдә утырып ай саен 12‑15 мең. Кыскасы, аның челтәрле маркетингка эшкә урнашуын белгәч, китәргә куштым, нык каршы идем. Ләкин ул мине тыңламады. Хәзер аңа мине тыңламаганы өчен рәхмәт әйтәм. Ул безне яңа тормышка алып чыкты, хезмәт хакы ай саен 50 меңгә артты, аннары 100 меңгә, хәзер менә мин дә бу бизнеска килдем,кредитларыбызны каплап бетердек, БМВ алырга уйлап торабыз, чит илдән кайтып кергәнебез юк, синең дә шундый тормышта яшисең киләме? - дип гаҗәпләндерде мине Айрат. Бушлай сыр тәбәдә дигәнне кечкенәдән ишетеп үскәнгә, бу сүзләргә, әлбәттә, ышанмадым, «моның өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорау белән генә чикләндем. Тик Айрат җавап бирергә ашыкмады, компания, аның продуктлары турында тәфсилләп сөйләде. Үземә дә шул товарларны алып, кулланып карарга киңәш итте. Ә товар алыштыргысыз, порошоклары да аллергия китереп чыгармый торган, хәтта йодны, зеленканы да бетерә, кремнары да бер сөртүгә битне шомарта, имеш. Кыскасы, могҗиза ясый инде менә. Бәясе дә гаҗәеп: бер 500 мл. грамм порошок 500 сум тора. Тик ул кабы белән генә сатыла. Бер капта 16 савыт, барысы нибары 8000 сум тора.

Соңыннан бар да була
Күпме генә сорасам да, беренче очрашуда акча эшләр өчен нишләргә кирәклеген аңлатмадылар миңа, тик теге кешеләр арасында хокук органнарында эшләүчеләр барлыгын белгәч, хәтта телевидениедән таныш йөзләрне күргәч, тынычланып куйгандай булдым. Икенче очрашуга да килдем. Бу юлы Айратның хатыны белән сөйләштек. Теле телгә йокмый, компания, үзе турында шундый матур итеп, ышандырып сөйләде бу миңа.

- Хезмәт хакыңнан канәгатьме син, күбрәк акча эшлисең киләме?

- Эшемне яратам, акча беркайчан да артык түгел инде анысы...

- Акча булса бар да була, бөтен нәрсә акчага сатыла...

- Килешеп бетә алмыйм...

- Сәламәтлек, хисләр турында әйтәсеңме, юк, ялгышма, менә мин өч ел балага уза алмадым, Ходайга да ялвардым, тик нәтиҗәсез. Менә бирегә килеп челтәрле маркетингта эшли башлагач, акчам булды, яхшы табибка бардым, дәваландым, бала таптым, минем белән күпләр килде, тик компаниянең киләчәгенә ышанмыйча китеп барды, аларның балалары хәзер пычрак Казансу елгасында ял итә, ә минем улым ай саен чит илгә бара. Балалар бакчасына урнаштырганда да барысын да акча хәл итә...

- Моның өчен нишләргә кушасың инде?

- Без барысын да өйрәтәбез, начар әйбер булса, якыннарымны чакырмыйм мин монда, син безнең товарны куллан, шул ук вакытта танышларыңны, дусларыңны монда алып кил, алар сатып алган товардан сиңа процентлар барачак, икенче акча эшләү юлы - 60 меңнәр тирәсенә махсус программа сатып аласың да, компаниянең фәлән лидеры эшләгән айлык керемнең 5 проценты сиңа күчеп барачак.

Бу сумма аена 1500 сум да, 15 мең дә булырга мөмкин икән. Теге адәмнең бизнесы ничек бара инде.

- Порошок алырга 60 мең булса, монда килмим дә бит инде мин.

- Кайчан да булса бер башларга кирәк инде, мин үз вакытында кредит алган идем, уйла әле син, ашыкма.

Ул да түгел, офиска бер ир‑ат килеп керде, аны кайсы аягүрә басып каршы алды, кайсы кул чаба, кемдер килеп кочып ала. Нинди кеше икән бу дисәм, «безнең миллионерыбыз» дип аңлаттылар миңа. 20 ел челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә, ди.

БМВмы, Мерседесмы?
Челтәрле маркетинглар белән якынрак танышу, чагыштыру өчен тагын берсен эзләп табып, әңгәмәгә киттем. Монда башкачарак мөһит. БМВ урынына Мерседес белән кызыктыралар. Сине коктейльләр белән каршы алалар, офиста да кеше бармак белән генә санарлык. Биредә система да башка. Хәер, барлык челтәрле маркетингка хас нәрсә - клиентлар табу, товарны тарату, сатып алу, куллану шул ук инде. Монысында акча эшләр өчен балл җыярга кирәк. Өч айга 200 балл җыя алсаң, 6000 сум хезмәт хакы түләнә. Бер балл 100 сум тирәсе. Аек акыл белән уйлап караганда, өч айга 20 меңлек товар аласың да, җыелган 200 баллың өчен 6 мең сумын кайтаралар. Хәер, үзең алу мәҗбүри түгел, бер 50ләп кешене бирегә чакырып алар синең исемнән товар алырга мөмкиннәр. Шул рәвешле 200 баллны танышларың да эшләп бирә ала. Бер шартлары белән дә килешмәгәнгә ачуы килеп остазым (үзен шулай атый):

-Товар алмыйсың, танышларыңны чакырырга кыенсынасың, сатарга теләмисең, сиңа ни өчен акча түләргә соң? - ди.

- Сез түләмисез ләбаса, мин үземнең керткән акчаларымның бер өлешен кайтарам түгелме соң? - дим.

- Хәйләкәр син, кибеттә товар алган өчен акча түләмиләр бит сиңа, рәхәтләнеп безнең продуктлардан файдаланырсың.

Кемдер алдый, кемдер алдана
Интернеттагы, газетадагы игъланнарны карасаң да, «тиз арада карьера баскычы буенча күтәрелү, тиз арада акча эшләү, офиста документлар белән эшләү, декреттагы әниләр өчен эш» кебек белдерүләрнең күбесе челтәрле маркетингка барып тоташа. Хәер, элек тә булган икән алар. 80 нче елларда акцияләр сатып алу белән бәйле пирамида уеннарын шул буын яхшы хәтерлидер әле. Финанс пирамидаларын ябып баралар дип сөйләсәләр дә, челтәрле маркетинг та шундыйрак схеманы хәтерләтә. Лидер һәрвакытта бай булып калачак. Аның астында теркәлгәннәр үзләренә хезмәттәшләр тапсалар, лидерларын гына баетып калмыйлар, үзләре дә акча эшли алачаклар, аннан соңгылары акча эшләр өчен тагын клиент табарга тиеш, тагын, тагын. Әмма челтәрле маркетингның йөзләгән төре барлыгын исәпкә алсаң,клиентларны чакыра-чакыра чиккә дә килеп җитәргә мөмкин бит. Чакырыр кешең калмаса, ахыргы баскычтагыларга нишләргә? Шуңа һәр клиентка балга сарылган чебен кебек ябышалар да. Бу ике компаниядән генә дә көненә ничәшәр тапкыр шалтыраталар икән? Компанияләр бөтенләй юкка чыккан очраклар да аз түгел. Бер танышыбыз Луиза шундыйрак бер оешмага эләккән иде. 50 меңгә махсус программа сатып аласың,монда товар сатасы юк югын, әмма халыкка интернет аша мәгълүмат бирергә кирәк: торак-коммуналь сорауларга кагылышлы темаларгамы, башка юридик сорауларгамы. Үзең белән тагын биш кешене алып киләсең. Таба алмасаң, берсе 50 меңлек биш программаны сатып алырга туры килә. Кыскасы, Луиза кредит алып программаларны сатып алды. Тик көннәрдән бер көнне аның эше юкка чыкты. Хокук саклау органнары да очына чыга алмады. Кеше үз теләге белән билгесез фирмага акчалар күчергән икән, монда полициянең ни катнашы бар? Кыскасы, ире хатынының бу адымын хупламады. Көн дә талаша торгач, гаилә аерылышты. Луиза бүген дә кредитларын түли әле.

Ә сез челтәрле маркетингта акча эшләп була дип уйлыйсызмы?
Мансур Мифтяхов, «Зәңгәр» мәчетнең имам хатибы:
- Диндә процентларга корылган акчаларны куллану тыелган гамәл. Мондый компанияләргә килгән кешеләрне кызыктырып, башларын бутап бетерәләр, гадәттә. Кайберләре хәтта балалары авызыннан өзеп, соңгы акчаларын челтәрле бизнеска кертә. Әмма хезмәт хакын хәләл акча дип файдаланамы икән? Гомумән, тормышта бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдырырга ярамый, акча ул вакытлыча, шәригать кушканча яшәүчеләрне Ходай рәхмәтеннән ташламас, иншалла.

Әлфия Сафина, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә өлкән инспектор:
- Кеше бу компанияләрдән зыян күреп гариза язган очракта гына полиция хезмәткәрләренең бу юнәлешне тикшерергә хакы бар. Ә болай нәрсә дип бәйләнәсең - лицензияләре бардыр инде аларның, юридик яктан барысы да төгәлдер. Алар бит шәхси оешма. Үзем исә челтәрле бизнеска ышанмыйм, ай саен шулай җиңел генә 500 мең акча эшләргә мөмкинлеге дә кызыктырмый мине. Беренче килгәннәр ул бизнеста чынлап та байый, аннары килгәннәре уртача яши, ә соңгылары. Гадәттә, алар клиентларына сөлек кебек ябышалар, бертуктамый шалтыраталар. Мин үзем андый өлкәдә эшли алмас идем, кемнедер туйдырып бетереп, гел компаниягә чакыру, товар сату - бу минем калебемә дә туры килми.

Булат Нигъмәтуллин, җырчы, эшмәкәр:
- Челтәрле бизнесның төренә карап фикер йөртергә кирәк, финанс белән бәйле пирамидалар икән - алдалау, ә товар таратуга корылган икән - эшләп карарга була. Барысы да ничек эшләгәнеңә бәйле. Үземнең дә челтәрле маркетингта эш тәҗрибәм булды. Тик хәзерге нефть продуктлары белән бәйле бизнесым күпкә ошый, челтәрле маркетингка кире кайтмаячакмын инде мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading