Кеше күңелендә алтын-көмеш, хәзинә табуга өмет мәңге яшидер инде ул. Юк, эш монда кинәт баеп китү теләге мәңгелек булуда гына түгел, эш могҗизага ышанып яшәүнең барыбызга да диярлек хас булуында.
«Фәлән авылда фәлән кешеләр бакча казыганда (койма тотканда, башка эш эшләгәндә) бер чүлмәк алтын-көмеш тапканнар икән», «Фәлән авыл бае үз...
Кеше күңелендә алтын-көмеш, хәзинә табуга өмет мәңге яшидер инде ул. Юк, эш монда кинәт баеп китү теләге мәңгелек булуда гына түгел, эш могҗизага ышанып яшәүнең барыбызга да диярлек хас булуында.
«Фәлән авылда фәлән кешеләр бакча казыганда (койма тотканда, башка эш эшләгәндә) бер чүлмәк алтын-көмеш тапканнар икән», «Фәлән авыл бае үз алтыннарын күмеп калдырган булган икән, хәзер оныклары шуны эзлиләр икән» дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Тик табучылар без түгел...
Элегрәк бер нәрсә иде әле, соңгы елларда кибетләрдә металлэзләгечләр ирекле сатыла башлагач, хәзинә эзләү, балыкчылык кебек, бер авыруга әйләнде. 14-15 меңнән алып 100000 сумга кадәр бәяле металлэзләгечләрне, чират торып ук булмаса да, алып бетереп баралар икән.
Бу шөгыльнең законлы-законсыз булуы аерым мәсьәлә, тик бу язда гына да ике бик якын танышым шундый металлэзләгечләр алып, хәзинә эзләргә кереште. Берсе белән ул Чаллыдан әлеге «шайтан көрәге»н алып кайткан көнне үк очрашып сөйләштек тә ерак йөрмичә үзебезнең авыл урамнарын әйләнергә булдык. Әни карчык: «Соң, ичмасам бакчада берәр нәрсә эшләсәң, файдасы күбрәк булыр», - дип калса да, бакча качмый ул дип, чыгып киттек.
Ике сәгатьләп металлдетекторның төрле тавышлар белән чинавына ышанып, буш тыкрыкта казындык. Тыкрык - шактый тарихи урын: монда заманында шактый бай Галимҗан карт яшәгән. Арзанлы гына булса да, аппарат шактый нәрсә «күрә» булып чыкты. Бер төрле чиелдый - индикаторында 15-20 сантиметр җир астында ниндидер кара металл кисәге ятканы күренә. Казып карыйбыз: сынган иске көрәк кисәге. Икенче төрле чиелдап төсле металл барлыгын күрсәтә: яшелләнгән гильза (кайлардан килгән безнең тыкрыккка дип бик аптыраштык инде), тагын төсле металл бар дип күрсәтә: борынгы сынган калак кисәге. Бераздан җир астыннан чүкеп ясалган борынгы берничә кадак килеп чыкты. Җитмешенче, сиксәненче елгы аракы бөкеләре җанны телгәли. Алар адым саен, аппарат үзләрен төсле металл итеп күрсәтә. Ну эчеп тә күрсәткән безнең әтиләр буыны... Ул бөкеләрнең саны-исәбе юк кебек. Ниһаять, кулга тотарлык беренче «хәзинә» таптык: 30 нчы еллар акчасы. Аннан тагын китте: бөке, сынык кашык, ниндидер богаусыман тимерләр, сугышка кадәр чыккан дару шешәсе, тагын
бер гильза...
Арып, чирәмгә утырдык. Яныбызга: «Абый алтын эзлисезме әллә?» - дип күрше малайлары җыелды. Хәзинә эзләүчеләр артты...
Менә, ниһаять, борынгы, кулдан эшләнгән беләзек кисәге килеп чыкты! Алтын түгел түгелен дә, тик барыбер беләзек кисәге җитмешенче ел аракысы бөкесе түгел инде ул сиңа. Көн кичкә авышканда, без тузанга ятып аунаган кыяфәткә кергән, ә матур хәтфә үлән үсеп утырган тыкрык миномет белән аткан кырны хәтерләтә иде. Бер билгеле тарихчы авыл җирендә яшәп, шундый нәмәстә белән әллә ниләр табып, мәктәп музеен баеткан иде. Без әллә ни байый алмадык, тик барыбер бик ошады миңа бу шөгыль.
Кич белән шушы шөгыль белән җенләнгән икенче танышым шалтыратты: бер урыс авылы урынында бер уч көмеш тәңкә тапкан...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар