Гомумән, газета укучыларның күбесе халыкара сәясәт турында язучы матбугатны үз күрә. Аларның барысы да диярлек илледән узган ир-атлар. Иң күп сатыла торган газеталар исә - «Комсомольская правда», «Аргументы недели», «Казанские ведомости». «Звезда Поволжья»ны да күп сорыйлар. Аның бер санын берәү егерме данә алган. Шулай итеп яңа сан калмаган, моны белгән сатып алучылар нәүмизләнеп чыгып китә.
Сканворды да, орлыгы да булсын
Күп сатып алучылар билгеле бер басманы эзләп керә. Алар хәтта кайсы газетаның кайда ятканын белеп бетергән. Керүгә үк шунда күз ташлыйлар. Тәскирә апа да аларның нинди газета аласын белеп тора.
Бер абзый исә телевидение программасы да, сканворды да, астрологик фаразы да булган газета сорады.
- Берьюлы берничә куянны тотам, башта укып чыгам, аннары сканвордны чишәм, хатын астрологик фаразны укый. Программаны алдан ук карап чыгып, телевизордан нәрсә карарга кирәклекне дә белеп торам, - ди ул.
Бер ханым улы өчен хайваннар турында журнал сорады. Хәрби киемнән булган кеше «Тайны истории» журналын алып чыгып китте. Ул гел шуны ала икән. Бер хатын: «кызым «Дом-2» журналын сорады», - диде.
Тәскирә апаның даими клиенты - Флера исемле әби керде. Укырга ярата торган интеллигент кеше икәне сөйләшүеннән үк күренеп тора. «Биография» дигән журнал сорый. Аның алдагы санында нәрсәләр чыкканын бәйнә-бәйнә сөйләде. Безгә дә табып укырга кушты. Оныгы хәл белергә киләм дигәч, укырга журналлар алып килергә кушкан. Ул «Телесемь» ише «җиңел» журналлар алган.
- Мондыйларны укымыйм бит, алар минем өчен кызык түгел, - диде ул.
Берәү бакчачы календаре юкмы дип кызыксынды. Тәскирә апа язга таба бакчачылар өчен чыга торган газета-журналларга ихтыяҗ күбәюен әйтә. Аның сүзләрен раслагандай, бер апа кереп, быел да «Комсомольская правда»ны чәчүлек орлыгы белән сатмыйсызмы, дип сорады. Узган ел әлеге газетаның бер саны шундый акция белән чыккан булган икән.
«Татарча беләм, әмма укымыйм»
Бер әби русча сканвордлар сорый. Аңа кирәклесен таба алмадым. Татар әбисе икәне әллә каян күренеп тора, әмма русча сөйләшә. Мин исә татарча эндәштем.
- Татар телендәге сканвордларны чишеп карагыз, - дим.
- Кызым, татарча бик белеп бетермим шул, алып караган идем, сүзләрен белә алмагач, психым чыга башлый. Бигрәк ягымлы сөйләшәсең, укымасам да, бир әле бер татарча газетаңны, - дип чыгып китте.
Мөсәгыйт абый русча газеталар алды. «Шәһри Казан» газетасын өенә алдыра, бездә эшләгән кайбер журналистларны да белә булып чыкты.
Тәскирә апа белән татарча сөйләшкән кырык яшьләрдәге бер ханым русча газета алды, татарчаларын да алмыйсызмы, дип сорагач, кулларын бутый-бутый, кирәкми, диде. Ә менә баласының берничә тел белүе турында мактанып алды.
Татарча укучылар керүгә үк шул газеталар яткан урынга карый. Кызганыч, андыйлар күп булмады. Нибары өч кеше алды аларны. Аның каравы, берьюлы бөтен татарча газетаны да алалар. Бер ханым авылга әнисенә биш төрле газета алды.
- 85 яшендә булса да, газеталар укырга ярата, - ди ул.
Бер абзый да берничәне алып китте. Тәскирә апа да миңа татарча газеталарны авылга кайтканда күп алуларын әйткән иде инде, чынлап та шулай булды - мин сату иткән көн җомга иде шул.
- Бигрәк тә Сабан туйлары яки башка бәйрәм алдыннан алучылар күбәя, - ди «хезмәттәшем».
Танышым әйтүенчә, намаз вакытлары күрсәтелгән газеталарны да күп сорыйлар икән.
Бер ханым газеталарны өйгә алдырып булмавын, аларны хат ташучыларның китермәүләре турында зарланып алды.
Студентлар газета укыймы?
Газеталар сату ноктасы Казан үзәгендәге бер кибет эчендә урнашкан. Янәшәдә уку йортлары күп. Кибеткә студентлар күп керә. Әмма ник берсе шунда безнең якка борылып карасын. Үзебезгә таба ике яшь кенә кыз килүен күргәч, бер өмет чаткысы кабынып алган иде дә, аларга кибетче күп итеп вак акча биргән булып чыкты. Шуларны эрерәккә алыштырмассызмы икән, диләр.
Газета сату ноктасының кайда урнашкан булуы белән дә бәйледер ул аның күпме сатылуы. Кемдер ял көннәрендә күп сатабыз дисә, Тәскирә апа чәршәмбе көнен аерып әйтә. Ул көнне күп газеталарның яңа саннары килә, ди.
Комментарийлар