16+

Җәүһәр кадерен белгән җәүһәрче (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

Халкыбызның гасырлар буе тупланган күңел бизәкләрен, тәҗрибәсен, образлы фикер сөрешен, зәвыгын күрим дигән кешегә, әлбәттә инде, бүгенге көндә музейлардан да кулай урын юк кебек. Шул ук вакытта үз арабызда да халык ядкарьләрен бөртекләп җыеп, дистә еллар буе кадерләп саклаучылар, алай гына да түгел, аларга икенче сулыш биреп, халыкка кайтаручылар да...

Җәүһәр кадерен белгән җәүһәрче (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

Халкыбызның гасырлар буе тупланган күңел бизәкләрен, тәҗрибәсен, образлы фикер сөрешен, зәвыгын күрим дигән кешегә, әлбәттә инде, бүгенге көндә музейлардан да кулай урын юк кебек. Шул ук вакытта үз арабызда да халык ядкарьләрен бөртекләп җыеп, дистә еллар буе кадерләп саклаучылар, алай гына да түгел, аларга икенче сулыш биреп, халыкка кайтаручылар да...

Ишектән керә-керешкә каршы алган афишалар, «Сөембикә варислары» фестиваленең тарихи ельязмасы булып торган фотоларны карый-карый эчкә узам. Буш диварны тутырыр өчен генә түгел боларның берсе дә. Һәркайсы хуҗабикәнең тормыш ритмын, шатлык-куанычларын, иҗади табышларын, даирәсен генә күр­сәтеп калмыйча, күңелен, җанын да ачып сала торгандыр. Эчке бүлмәгә узуга, тәрәзә кашагаларына хасиятләп эленгән борынгы сөлгеләр күзгә ташлана. Арада кулдан сугылган кызыл башлылары да, тамбур җөй белән хасиятләп чигелгән­нәре дә бар. Сүз дә юк, сөлгене милли символ дәрә­җәсенә күтәргән татар җанлы кеше гамәле бу. Мондыйны хәзер Казанда түгел, авыл җирендә дә очратмыйсың. Әле бит ул монда берәү-икәү генә дә түгел. Уннан артык. Колга башына менсә - Сабантуйга дәшкән, билдән алса - ир-егетне мәйданда сынаган, соң сулышта озата барган галиҗәнап сөлге!.. Күңел җитеп сакларга, заман шаукымыннан якларга да кирәк бит шуны. Ирексездән, әллә нигә бер генә ачыла торган, таслап-таслап тутырылган сандык искә төшеп китә. Юкка түгел икән. Гөл­задә ханым да эләктереп ала бу фикеремне.
Бирнәсез кыз
- Миңа 12 яшьләр бул­гандыр, әти һәммәбезгә бирнә сандыгы алды. Без аны чигеп, бәйләп, үзебез тутырырга тиеш идек. Башта апаны әзерләдек. Сөлгеләрне тапкырлап чигеп, баш-башларын кечкенә ыргак белән бәйләдек, кулъяулыклар, ашъяулыклар чиктек. Апа үзе изү, чолгаулар әзерләргә, юрган сырырга тиеш иде, - дип, Гөлзадә ханым гаиләдә 4 кыз, 4 малай үскән балачакларын хәтерендә яңартып ала. - Икенче апаны да шул тәртиптә әзерләдек. Юргандагы лалә чәчәкләрен сырганда бармак башларының тишелеп бетүе әле дә исемдә. Бу үзенә бер илаһи истәлек, күңелле чор булып хәтергә уелып калды. Ә мин... мин бирнәсез кыз идем. Сандыгым шыплап китап белән тул­ган иде... Ачып карагач, шаккаттылар, - ди ул.
Чыннан да, иң зур хыялы белем эстәү булган Гөлзадәнең сандыгы өйдәгеләргә үзе бер табышмакка әйләнә. Җитмәсә, изге Коръән дип җыйган китапларының күбесе гарәп хәрефләре белән язылган дәреслекләр булып чыга. Моннан соң да ул концертлар белән кая гына бармасын, Нижгар, Төмән, Пермь, Ульян, Саратов, Әс­терхан яклары, яки Себер сазлыкларындагы авыллармы, ногайлар, йә булмаса, кырым татарларына барып чыгамы - иске китаплар, борынгы чигүле сөлгеләр, чигү үрнәкләре, көмеш алка-тәң­кәләр, кырылып беткән чулпылар күрсә, күпме сорасалар, шуның кадәр хак биреп, сатып алу ягын карый.
- Менә бу әтиемнең әнисе Камилә әбиемнең кеше арасына чыкканда саклап кына кия торган беләзеге иде. Әнием ягыннан Соснадагы бабамнар исә мәэзин-сәүдәгәрләр. Чулпы чыңы алардан килеп ишетелде, - ди ул, кадерләп саклаган борынгы ядкарьләр - чулпы, алкалар, хәситә бизәмнәрен, тәңкәләрне берәм-берәм кулына алып.
Шуларны күргәч, елгаларны туендырып торган саф чишмә башы менә бит кайда икән дисең һәм, ирексездән, Гөлзадә ханымның соңгы эше «Эй син төрки даласы» җырына төшерелгән клибы күз алдына килә. Билдән аска кадәр төшеп торган чулпыларга, билне өзеп торган милли бизәкле көмеш путага, түбәсендәге ук очы күк­ләрнең кодрәтенә ишарә иткән баш киеменә оператор да юкка гына басым ясамый. Мирасыбыз, мәдә­ниятебез затлы. Бу костюм чыннан да буш урында тумаган икән шул. Әлеге дә баягы шушы борынгы чулпы-тәңкә чыңнары тынгы бирмәгәндер җырчыга.
XVII гасыр ядкаре «Сө­ембикә һәм улы Үтәмеш­гәрәй» парсунасын хәтерлисез булыр. Моннан шактый еллар элек, бер кечкенә календарьдагы әлеге сурәт кулына килеп кергәч, шуның күчерелмәсен эшләтә Гөл­задә ханым. Диварның бер ягын бизәп торган бу картинаның җырчыны зур эш­ләргә этәрүе бәхәссез. «Сө­ембикә варислары» БДБ илләренең бөтен татар-төрки балаларын җыеп дөньяны шаулаткан бер проект булса, әлеге портрет үрнәгендә Гөлзадә ханымның беренчеләрдән булып Сөембикә-ханбикә чорындагы киемне үз куллары белән тегеп, тәүге тапкыр татар сәхнәсенә алып чыгуы янә бер егетлек була. Әле дә, татар хатын-кызларында ничек кенә хәситәгә мәхәб­бәт уятырга инде, дип йөрүе аның. Энҗе, фирүзә­ләр белән бизәлгән Сөембикә таҗы исә Казан-Петербург юлында эшләнеп бетә. Юл буе кулыннан энәсе төшми Гөлзадә ханымның. Аның каравы моннан соңгы уңышларын нәкъ менә күп җир­ләргә «юлларын ачкан» әлеге таҗ белән бәйли ул. Ике тапкыр Әнкарада (Төркия) узган Бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып чыгыш ясый, Махачкалада (Дагыстан) Ногай милли мәдәниятенә багышлап уздырылган халыкара фестивальдә катнаша. Соңгысында «Карт кичү» дигән җырны башкарган артистны уратып алып, «җаныңны, йөрәгеңне тойдык» диюләре үзе зур бер мәртәбәгә тиң була. Бу вакытта «Ногай иленең данлыклы кызы» буларак үзен сайтка кертүләре хакында белми әле ул.
1990 елда Бөтендөнья мәдәният миссиясендә катнашуны да Сөембикә таҗының галәмәте дип саный Гөлзадә ханым. Мәскәүлеләр оештырган әлеге олы чарада татарлардан Ринат Ибраһимов белән Гөлзадә ханым гына була. Кызганыч, Р.Ибраһимов тәҗел сәбәпләр чыгып, бара алмый кала. Зур программа белән бер сулышта 7 илне - Греция, Италия, Франция, Мальта, Кипр, Израиль һәм Төркияне урап кайталар.
- Нәкъ менә шушында кемлегемне, халкымның бөеклеген аңладым. Гомердә күрмәгән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, сольный концертлар белән Америкага, Һиндстанга чакыру алдым, - дип искә ала җырчы ул көннәрне. Монда инде ул җыр-моңнарыбызны гына түгел, ә иң талымлы осталарыбыздан эшләтеп алган костюмнары белән каюлы күннең мөмкинлекләрен дә күрсәтеп кайта. Каюлы читекләренә дә, каюлы күн алымнары белән бизәлгән күлмәк, букчаларга да ис-акыллары китә андагыларның. Соңыннан Америкадагы милләттәшләребезнең үтенечен искә алып, берничә пар читекне бүләк итеп тә җибәрә әле Гөлзадә ханым. Чит кыйтгалардагы милләт­тәшләребез генә түгел, заманында Американың новатор биючесе, ирекле биюгә нигез салган Айседора Дункан да (Сергей Есенинның хатыны) кигән бит татарның ул каюлы читекләрен. Гөл­задә ханым мондый читекләрне хәтта 5-6 яшьләр чагында ук оныклары Амар белән Ширинга да (алар инде берсе медицина институтында, икенчесе ГИТИСта укучы җиткән егет-кыз хәзер) эшләтеп ала. Хәзер аларның рә­хәтен кечкенә оныгы Мурат татый булса кирәк.
Син сазыңны уйнадың...
Тәрәз төбендәге төрле­дән-төрле уен кораллары - дәф (бәрмә уен коралы), думбра-сазлар да очраклы гына җыелмаган икән. Җырчыга дистә еллар буе Илһам ага Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» дигән җыры җанына тынгылык бирми. Нәрсә соң ул саз? Шактый эзләнү­лә­реннән соң аңлый: ул аерым бер уен коралы түгел, ә кыллы уен коралына шулай әйтәләр икән. Җыелма исем икән саз. Шулай итеп, күңеле тынычлана. Бүген аның төр­ле җирләрдә сатып алган, бүләк итеп бирелгән 15ләп думбрасы бар. Казахныкы да, адыгейларныкы, төрекләрнеке, гарәпләрнеке дә, һиндләрнеке дә, шул исәптән үзебезнең галим Геннадий Макаров ясаганы да. Кайсысы ике кыллы, кайсысы өч...
- Борынгыдан килгән аһәңне мин шушы уен коралында ишетәм. Үзәгемә, җаныма үтә, рухымны үстерә бу моң. Күрәсең, бу бик борынгыдан килгән уен коралы булгандыр. Ханнар тирәсендә дә акыннар булган бит. Шагыйрь булсам, сазга кушылып әйтер идем сүзләремне. Аллага шөкер, тәмен тойдык сазның. Шагыйрьләрне, балаларны җыеп, бер шундый чара үткәрү бар хыялымда, - ди ул. Үзе дә инде азмы-күпме уйнарга өйрән­гән, җырчы-музыкант Альберт Исмаилны чакырып, оныклары кулына да тоттырган бу уен коралын.
Җырчы буларак Гөлзадә ханым үзе дә кулланыш тапты сазга. Мөнәҗәтләр әйтә. «Үлемсез ил моңы» дип атал­ган юбилей концертының беренче бүлеге исә гел шушы уен коралына гына корылуын да әйтеп китү кирәктер. Гөлзадә ханым күңеленә Геннадий Макаров ясаган думбралар аеруча якын икән. «Ныклык, көч, ниндидер нигез бар аларда. Җилбәзәклек юк - төпле яңгыраш безнең сазда», - ди бөтен думбраларның холкын өйрәнергә өлгергән җырчы.
Бу уен коралының тәмен белүчеләр чыннан да юк түгел. Әнә Кытай егете Базарбай Морат та, «Гөлзадә» җыр студиясенә килгән саен, беренче булып кулына шушы сазны - думбраны ала ди.
- Менә шушы уен коралын үзебездә күпләп җитештерәсе иде. Моның өчен остаханәләр кирәк. Моны мин дә, 20 ел буе думбра күтәреп йөргән Геннадий Макаров кына да эшли алмый. Югарыдагылар: «Ихтыяҗ бармы? Моны өйрә­нергә кирәк әле», - диләр. Әгәр дә бүгенге көндә думбралар, тальян гармуннар чыгарылса, балаларыбыз тальянда, думбрада уйнамас идемени? Без бик хәлиткеч күпер өстендә торабыз. Булган милли хәзинәбезне икенче якка алып чыгып җиткерә алабызмы, юкмы? Мәсьәлә менә нәрсәдә. Безгә аны бүген булдырырга кирәк. Әнә Геннадий бөтен төрки дөнья буйлап чыгышлар ясап йөри. Ринат Гыйләҗев саламнан ясалган уен коралы белән дә Төркиядә һәммәсен шаккатырып кайтты. Бары тик гамәлгә кертергә генә кирәк, күтәреп алучысы табыла аның. Без бәләкәй чагында йөз кешедән торган гөсләчеләр ансамбленә кадәр бар иде. Ә хәзер фәлән районда бер гөслә таптык дип сөенәләр. Нигә шуларны кайтармаска? Нигә думбрачылар ансамбле булдырмаска? Элек 25 меңчеләрне җибәрү булган. Нигә шул алымны кулланмаска, - дип өзгәләнә бү­ген Гөлзадә ханым.
Кулыннан килгәнчә, ул үзе дә тырыша, әлбәттә. Әнә бит Федераль Сабан туйлары алдыннан җир читендәге 4 шәһәрдә булып (Артем, Уссурийск, Находка, Владивос­ток), бер ай эчендә 4 фольклор ансамбле оештыра, һәр­берендә халык җырларыннан гына торган программа төзи. Шуңа күрә дә: «Мондагы балаларны өйрәтү берни түгел. Без ихтыяҗны үзебез тудырырга тиеш», - дигән фикердә ул.
Гаилә альбомнарын карый-карый, шактый гына сөйләшеп утырдык. Тукай бүләгенә дәгъва белдерүчеләр исемлегендә булу өчен нәкъ менә Гөлзадә ханым кебек халыкны, аның дөньясын ярату кирәктер шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading