16+

Һәрберсе көненә 160 килограмм кәнфит төрүчеләр «күлмәк кидерү» түгел, ә аңа исем табу катлаулырак, ди

Элеккеге «Заря» кондитер фабрикасы кәнфитләрен сагынып сөйләүчеләр әле дә бар. Тансыкламый ни, аның тәм-томнары белән берничә буын сыйланып үсте бит.

Һәрберсе көненә 160 килограмм кәнфит төрүчеләр «күлмәк кидерү» түгел, ә аңа исем табу катлаулырак, ди

Элеккеге «Заря» кондитер фабрикасы кәнфитләрен сагынып сөйләүчеләр әле дә бар. Тансыкламый ни, аның тәм-томнары белән берничә буын сыйланып үсте бит.

«Татарстан» тортын алу өчен чиратка хәтта төнлә үк килеп баса торган булганнар. Бала чактан әнә шул кәнфит, торт ясый торган фабрикага барып, кәнфит ясаучы, төрүче абый-апаларны күрү теләге бар иде. Балачак хыялым чынга ашты дисәм дә була, юлым Биектау районында урнашкан «Сладкое подворье» фабрикасына китерде.
Биредә торт чыгармасалар да, кәнфитләре без юксынган «Заря» фабрикасыныкыннан бер дә калышмый кебек. Бүгенге көндә анда уналты төрле кәнфит ясыйлар. Якын киләчәктә тагын унбер төрлесе өстәлергә тора икән. Фабрика хуҗасы Айрат Гомәров сүзләренчә, шоколад җитештерү уе да юк түгел.

Производствоны ул 2012 елда эшләтеп җибәргән. Коллективта утыз кеше эшли. Биредә кәнфитләрне кул белән төрәләр. Бер кеше көненә 160 килограмм кәнфиткә «күлмәк кидерә».



Халык арасында иң популяры, ни дисәң дә, «Жемчужина Казани» икән. «Биектау» кәнфитен, әлбәттә инде, район халкы яратып ала.
Айраттан, кәнфитнең составын уйлап табумы, әллә исем кую авырракмы, дип сорыйбыз.

- Исем табу катлаулырак. Аны коллектив белән дә уйлыйбыз, сатып алучылардан да, клиентлардан да сорашабыз, - ди ул.
«Сладкое подворь­е» кәнфитләрен чит тө­бәк­ләрдә дә яхшы беләләр.
- Кырымга, Казахстанга, хәтта Донецкига да китә. Татарстанда күпләп сатучылар белән эшлибез, - ди Айрат.

Сату дигәннән, әңгәмәдәшебез сүзләренчә, кәнфитне җәй көне азрак ашыйлар икән. Кәнфит сезоны сентябрьдә генә башлана ди. Сезон вакытында аны көненә ике тонна ярым җитештерәләр. Кәнфит чыгару башка кондитер ризыкларыннан күпкә катлаулырак булуын да билгеләп үтә Айрат әфәнде.

- Аңарда ингредиентлар күбрәк, чимал да шактый китә, - ди ул.
Башка җитештерүчеләрнең тәм-томнарын ашап караганыгыз бармы соң дигән соравыма, юк, дигән җавап ишетермен дигән идем.
- Бик еш ашыйм, үзебезнекен һәрдаим аларныкы белән чагыштырып торам. Кәнфитне үзем дә бик яратам шул, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading