Бик кызык сорау. Әле Кырымны Россиягә кушкач та шактый бимазалы уйларга баткан идек - бездәге туристлык челтәрен ничек үстереп була соң? Кара диңгез буенда яшәүчеләрнең диңгезгә өч-дүрт елга бер тапкыр гына төшеп су коенуларын, искиткеч архитектурасы белән күкрәк киереп мактанырлык тарихи шәһәрдә яшәүчеләр - петербурглыларның кайсыберләренең без җан аткан Петергофка...
«Чүлмәк туфрагында да Тукай эзе бар»
Экскурсиябезнең гиды - Лена Тябинадан уңдык анысы: үз эшен шуның кадәр яратуы, Тукай иҗатына мөкиббән булганы өчен дә рәхмәт укырлык аңа. Сигез сәгатьлек экскурсия дәвамында Тукай турында энәсеннән-җебенә кадәр «сүтеп-җыйды», Казан-Әтнә-Кушлавыч-Кырлай маршрутында юл буендагы һәр авылны, һәр борылманы шагыйрь язмышы белән бәйләп карады ул. Соңгы тукталышыбыз - Кырлай музей-комплексында урман ышыгында эреп ятучы кар өстенә әйләндереп капланган гөл чүлмәкләре туфрагын да: «Бу бит Тукай рухын сеңдергән экспонатлар янында үсүче гөлләр туфрагы», - дип көлдерде.
Ә болай «Татарстанның музей язы» дип аталучы акция кысаларында Милли музей һәм аның филиалы - Г.Тукай исемендәге әдәби музей оештырган әлеге маршрут үз эченә Әтнәнең Туган якны өйрәнү музеен, Тукаевлар гаиләсе музей-йортын (Кушлавыч), Г.Тукай исемендәге әдәби-мемориаль дәүләт комплексын һәм Сәгъди абзый йортын (Кырлай) үз эченә алды. Тукай эзләрен яңарту белән беррәттән, без - журналистлар әлеге музейларның эшчәнлеге, проблемалары белән дә таныштык.
Әтнәдә урнашкан 1895 елда салынган, хәзер ТР Мәдәни мирас-истәлекләре җыелмасына кертелгән Гатаулла бай йорты район үзәгенең төп тарихи символы булып торса да, туристлар өчен әлегә ябык объект булуын дәвам итә. Сәбәбе - әлеге коплексның җимерелеп бару хәлендә булуы. Агач корылмага - заманында хач формасында нык һәм төз бүрәнәләрдән милли стильдә уеп-нәкышләп эшләнелгән әлеге йортка реставрация таләп ителә. Аннан башка монда туристлар кабул итеп тә булмый. Без барган көнне дә аны махсус - журналистлар өчен генә ачып күрсәттеләр. Заманында мануфактура һәм бакалея товарлары белән сату иткән сәүдәгәр йортының матчалары төшә, беренче каты җиргә сеңә башлаган. Моны тернәкләндерү өчен, ким дигәндә 4 миллион сумнан артыграк акча кирәк икән. Район хакимияте башлыгының урынбасары Азат Хәйретдинов әйтүенчә, алар шакымаган ишек, алар хат язмаган орган калмаган бугай инде - әмма әлегә музей комплексы язмышы һавада эленеп кала бирә. Бәлкем, киләчәктә бу матурлыкны - тарихи объектны, төзекләндереп, халык хозурына тәкъдим итәрлек дәрәҗәдәге чишелеш табылыр. Һәм музей ишекләрен һәркем өчен дә киереп ачар, дип ышаныйк...
Тукай агач утыртканмы?
Кушлавычта без Тукаевлар гаиләсе музей-йортында гарәпчә язарга өйрәндек! Әле күптән түгел генә монда Тукай эзләрен яңарткан булсам да, биредәге музей эшчәнлеге һаман кызыксыну уятып тора. Мисалга, күптән түгел булдырылган интерактив бүлмәдә һәркем (аеруча монда килгән балалар өчен кызык шөгыльдер дип беләм) гарәпчә Тукай сүзен генә түгел, үз исемен дә язарга өйрәнә ала. Әле кулыңа гарәп имлясын өйрәнүең турында сертификат та бирәчәкләр! Тукай янәшәсендә бүгенге замандашлары - авылның күренекле шәхесләре, тырыш кешеләре, ерык авызлы бәләкәчләренең фотоларын да элеп куйгач... Үткән белән бүген, тарих белән киләчәк бергә үрелә дә куя шул!
Кырлай әдәби-мемориаль комплексында яңа җитәкче икән - Дамир Абдуллин. Музей өчен яңа кеше булмаса да (бу музейда инде элегрәк эшләп киткән), эш дип янып тора. Күптән кул тимәгән Сәгъди абзый йортына кирәкле хуҗалык эшләре турында да (түбәне алыштырырга кирәк, йорт эченә, электрныкы булса да, җылыткыч кирәк - дымсу): «Быел эшләтәм мин аны. Була ул», - дип кенә тора.
Сәгъди абый ихатасындагы «интрига» - бәрәңге бакчасындагы нарат агачы турында шактый гәп куертканнан соң, кайтыр юлга кузгалдык без. Габдулла Тукай Сәгъди абзые белән бергә утырткан дигән йөзъяшәр наратмы икән соң бу? Әллә туристларны җәлеп итү өчен уйлап табылган «кармак»мы? Кайсы як белән килешүем турында әйтеп тормыйм, әмма туристлыкны җәелдерү, Тукай эзләренә күбрәк халык җәлеп итү турында сүз алып барабыз икән, аның интригасы да кирәк нәрсәдер инде.
Күпме тора?
Без үткән «Шагыйрь бишеге» дип аталучы экскурсия тәүгесе генә иде әле. Казанның Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова сүзләренчә, алар хәзер әлеге маршрутны популярлаштыру эшенә тотынган, инде заказлары да бар икән. Ә болай әлеге экскурсия маршруты, көнгә ике тапкыр ашатуны кертеп, 1000 сум чамасы булыр дип көтелә. «Тукай ул татарны гына түгел, башка милләтләрне дә Татарстанга җәлеп итүче, кызыксындыру тудыручы шәхес, - диде Гүзәл ханым. - Тукай эзләрен әле күпләр узар, шагыйрь рухын тояр өчен күпләр бирегә эз суытмас». Шулай булыр дип ышаныйк. Әнә, май бәйрәмнәренә инде Тукай әдәби-мемориаль комплексы янәшәсенә урнашкан «Кырлай» ял һәм күңел ачу комплексына (ә монда кунакханә, атта йөрү, бильярд уйнау, мунча-сауна дигәннәре дә бар) гаилә белән ял итеп китү өчен инде урыннар табам димә. «Киләсегез килсә, 4 майда урыннар бар, - дип «куандырдылар» мине телефон аша шалтыратып белешкәндә. - Шуңа кадәр буш урыннар калмады». Ә болай өч көн, ике төн өчен 3490 сумга ике кеше өчен «все включено» дигән акцияләре бар, шунда ял иткәндә, беррәттән күршедә генә урнашкан музейга кереп, экспозиция белән дә танышып булачак дигән сүз.
Тагын кайда?
Май бәйрәмнәрендәме? Милли музей, Тукай эзләрен яңарткан экскурсияләрдән тыш, тагын бик күп җирдә «кунак» булырга мөмкин. Казан Кремлен карап кайтыйм, дисәң, кеше башыннан 150 сум+ 60 сумга керү билеты (алты кешедән арткан төркем өчен - 1000 сум төркемнән + 60 сум керү билеты) түләргә туры киләчәк. Бу экскурсиядә Президент резиденциясен, Сөембикә һәм Спас манараларын, Благовещение соборын, «Кол Шәриф» мәчетен, Казан Кремле музейларын карап, экскурсовод теленнән кызыклы мәгълүматлар ишетеп була.
Раифадагы «Богородицкий монастырь»га барырга теләгән туристлар 19 кешелек төркем өчен дүрт сәгатьлек экскурсиягә 8 мең сум түләсә, 44 кешелек төркем нибары 6700 сум чыгарып бирәчәк. Раифа тыюлыгына барырга теләүчеләр өчен дә якынча шул ук бәя: 19 кешелек төркем дүрт сәгатькә 8000 сум, 44 кешелек төркем 8900 түләячәк. Моңа дендропарк һәм музейга керү бәясе кертелмәгән.
Бөек Болгар җиренә барырга теләүчеләр исә ун сәгатьлек экскурсиягә әзерләнсен. Әлеге тарихи объектка 19 кешедән торган төркем өчен 20 мең сум, 28 кешедән торган төркемгә - 25, 37 кешегә - 30, 44 кешелек төркемгә 16500 сум түләргә кирәк булачак.
Казан, Татарстан белән чикләнергә теләмәсәгез, автобус яки поезд белән ераккарак та барып була. Автобус туры белән Питерга барып карап кайтыйм, дисәң, ким дигәндә кеше башыннан ун мең сумыңны әзерләргә кирәк. Мәсәлән, биш көнлек турга (бу хакка Лавр, Петергоф, Царское село, Эрмитажны карау, кунакханәдә төн куну, иртәнге аш керә) 8800 сумга юллама табып була. Поезд белән исә чак кына кыйммәтрәк.
Теләгең һәм мөмкинлегең генә булсын: җаның кайда тели - шунда барып, ничек күзаллыйсың - шулай ял итеп була инде ул анысы. Бер-ике көнгә Гарәп Әмирлекләренә экскурсиягә дә барып кайтучылар да юк түгел. Иптәш кызым әнә ире белән җомга китеп, сишәмбе көнне кайтты (4 төн, 5 көн) - икесенә бергә 26 мең сум акча түләделәр. Әмирлекләр өчен анысы да хак түгел.
Нәтиҗә
Кайда гына ял итмә, туган ягыңны макта, дигәндәй, Татарстандагы туристлык челтәрен киңәйтү, республиканы популярлаштыру зыян итмәс иде ул. Бу казнага гына түгел, һәрберебезгә файда, дигәндәй - эш урыннары булсынмы ул, туристлыкка бәйле рәвештә яхшырган инфраструктураларыбыз, район-шәһәребез булсынмы, культура югарылыгы дисеңме... Шуңа да, әлеге дә баягы, Мисыр яки Төркиягә барып сырт кыздырганда, тирә-юньдәгеләргә такылдарга онытмагыз: нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр...
Эксперт фикере
Мария Фадеева, «Интурцентр» туристлык компаниясе хезмәткәре: «Хәзер эчке туристлыкны үстерү буенча шактый эш алып барыла, элек чит илләр белән генә эшләүче турфирмалар да эчке туристлык буенча эш җәелдерде. Елга транспорты булсынмы ул, автобус яки поезд турларымы - барысы да актуаль. Дәүләт ягыннан кызыксыну, ярдәм итү булгач, ил эчендәге туристлык ныгый башлады. Бездә, мисалга, «Алтын боҗра» дигән турга (Россиянең зур шәһәрләрен колачлаучы маршрут: Мәскәү, Ярославль, Суздаль, Тверь, Сергиев Посад, Ростов Великий, Кострома, Иваново һ.б.) сорау зур, Кырым белән кызыксыну артты. Казанда Раифаны якын итәләр».
Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе: «Үзебездәге туристлыкны үстерү (аеруча тәрбияви, культура ягыннан) бик кирәк тә соң, тик менә эчке туристлык аксый шул... Чит ил кешеләрен китерү, бездәге туристлык нокталарын брэндка әйләндерү зарур. Шул ук Болгар, Зөя маршрутын да киңәйтү кирәк: кеше тиз генә экскурсия карап түгел, берничә көн ял итеп, истәлеккә сувенир-магнитларын алып кайтып китәрлек булырга тиеш. Артык кыйммәт булмаган яхшы кунакханәләр, махсус проспектлар, буклетлар булдырырга кирәк. Инфраструктураны, сервисны югары кимәлдә эшләтү зарур. Мин дә рәхәтләнеп үзебездә генә ял итәргә әзер! Шартлар тудырсалар, күл буенда, балык тотып ял итәрлек җир булса, ни кирәгемә ул чит илең?! Болгар, Зөя, Казан Кремленнән тыш та күрсәтерлек матурлыгыбыз, горурланырлык җирләребез бик күп бит безнең - аларны популярлаштыру буенча эшләргә дә өйрәнсәк...»
Гүзәлия, хуҗабикә: «Татарстан, гомумән, Россиядәге ял йортларына, тарихи шәһәр-объектларга да бармыйм, рәхмәт. Бездә юньле ял итү җире юк ул. Ел буе өч бала белән әвәрә килеп арганнан соң, акчамны әрәм итәсем юк әле - акчам булса, чит илгә барам мин».
Комментарийлар