16+

Сабантуй кыйпылчыклары (ФОТО)

Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узды. Бүген өлкәдә 150 мең татар яши, халыкның 40 проценты - мөселманнар. Авыл Сабан туенда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул татар мәдәниятен сак­лап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Татарстанның...

Сабантуй кыйпылчыклары (ФОТО)

Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узды. Бүген өлкәдә 150 мең татар яши, халыкның 40 проценты - мөселманнар. Авыл Сабан туенда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул татар мәдәниятен сак­лап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Татарстанның...

Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы
Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узды. Бүген өлкәдә 150 мең татар яши, халыкның 40 проценты - мөселманнар.
Авыл Сабан туенда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул татар мәдәниятен сак­лап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ә җирле Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе исә Президент кулыннан яңа микроавтобус ачкычын алды.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Бөтенроссия авыл Сабантуйларын алга таба бары тик бу округта гына уздырырга тәкъдим итте. Әлеге идеяне Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Киләсе елга авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсендә узачак.
- Без үз традицияләребез, мәдәниятебез, телебез һәм, гомумән, нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне бөтен халыкка күрсәтергә телибез. Шуңа күрә Сабантуйны илнең төрле төбәкләрендә оештырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашканда.
Тукай районы
Кызыл Байрак авылында узган Тукай районы Сабан туе яңгыр һәм боз туена әйләнде. Бәйрәм башында куера башлаган болытларның төбе тишелеп, яңгыр-боз ява башлагач, халыкның кайсысы тимер чатырларга кереп посты, икенче берләренә кулчатырлары ярдәмгә килде. Аның каравы, тирә-як колонкалардан яңгыраган җыр-моңга күмелеп торды. Бермәлне буш мәйдан уртасына Чаллыда яшәүче Нәзимә апа Закирова белән Әхәт абый Хикмәтуллин чыгып, бии башладылар, өсләрендә яңгыр үткәрми торган махсус кием иде. Аларның елмаюлы биюеннән соң, озак та тормый, болытлар артыннан елмая-елмая кояш та килеп чыкты.
Линар Закиров.
Азнакай
Быелгы Сабан туе кунак-төшемле һәм бүләкләргә юмарт булуы белән истә калачак. Азнакайлыларның аяк терәп бәйрәм итәрлеге бар! Районда дүрт инвестор, алты мөстәкыйль хуҗалык, 40 гаилә фермасы һәм күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Азнакайлылар чәчүне республикада беренчеләрдән булып башлады, 101 мең гектардан артык сөрүлек җирләр инде игенчеләребезнең маңгай тире белән сугарыла дибез. Флюр Зиянгиров, Илнур Җиһаншин, Илдар Пимуллин кебек ал-ялны белмәс механизаторларыбыз тота игенчелекне. Сабантуй әләмен күтәрү дә нәкъ менә аларга йөкләнде. Терлекчеләребез дә көненә 118 тонна сөт җитештереп, республика күләмендә беренче унлыкта бара. Мәйдан гөр килеп бәйрәм кунакларын сәламли. Азнакай Сабан туена Кырым һәм Белоруссия делегацияләре дә килгән иде.
Бәйрәм башланганчы ук мәйдан халкының күзен кыздырып торган машиналарның күплеге башта табышмак кебегрәк булса, тора-бара аларның да хуҗалары ачыкланды - «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (җитәкчесе Наил Мотыйгуллин), «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Хәлил Шәмсимөхәммәтов), «Агрофирма Азнакай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә тапшырылды ачкычлар. Механизаторларга, терлекчеләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, сертификатлар да мулдан булды. Азнакай үзәк район хастаханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе дә махсус автомобильгә ия булды.
Сабан туеның умыртка баганасы булган көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Әсәй авылыннан Альберт Мамалимов Сабантуйның абсолют батыры булып танылды,ә батырга дигән машина үз үлчәмнәрендәге җиңүчеләр арасында жирәбә уйнатканнан соң Артур Солтановка булды. Бәхете бар егетнең!
Уеннарның ниндие генә булмады. Мәйдан уртасындагы полуторка машинасын җигелеп тартучы баһадирлар да, кул белән балык тотучылар да, 50шәр килолы он капчыклары белән йөгерүчеләр дә сынатмады. Ат чабышлары - үзе бер тамаша. Колга башындагы әтәчкә эх дигәнче менеп җиткән 28 яшьлек Айдар Баһаветдиновка карап та йөрәкләрен тотып утыручылар аз булмагандыр. 12 яшеннән баганага менүче егет чын-чынлап трюклар остасы булып беткән. Ниләр генә кыланмады ул.
Расиха Фәизова.
Балтач районы
Авыл хуҗалыгы районы буларак, Балтач төбәгендә Сабантуй бәйрәмендә дә мал-туарга кадер-хөрмәт. Җиңүчегә бирелә торган тәкә, ат чабыш­лары бер хәл, районда бүләкләр дә атлата, бозаулата тапшырыла. Алан авылы егете - Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Сабантуй батырына бүләккә ат алып кайткан. «Кызыл юл» хуҗалыгына кергән Чутай авылы Сабан туенда лотереяга ел саен бозау уйнаталар. Бәйрәмнән 18 000 сумлык бозау җитәкләп кайтсаң начармыни?! Арбор авылында кыр батырларына тай бирделәр. Шулай да иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе Чепья авылы Сабан туендагы әтәч булгандыр, мөгаен. Мәйданда әтәч артыннан йөгерүче ир-атларны күрсәгез, сез дә нәкъ шулай уйлар идегез. Бәйрәм менә шундый мизгелләре белән күңелле дә инде ул.
Зөлфия Хәлиуллина.
Яшел Үзән, Норлат
Быел Яшел Үзәннең Норлат Сабан туенда Мәскәүдән делегатлар, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, шулай ук чит төбәктән дә вәкилләр катнашты. Разил ага, мәсәлән, кәлүш киеп йөгерүдә ярышты. Авыл җирлеге кунакларга истәлек­ле бүләкләр тапшырды.
Ни хикмәт, быел Сабан туенда бары бер генә ат булган. Анысы да Чувашия Республикасыннан килгән икән әле. Шуңа да ат чабышы үткәреп мәшәкатьләнмәделәр. Аның каравы мотоблоклар ярышты Норлатта. Җигүле атларны гына түгел, юртакларны да техника алыштырган, кызганыч. Көрәш исә елдагыча, традиция буенча яшел чирәмдә үтте. Халык көрәшнең тәмен дә тоярга өлгерми калды, күз ачып йомган арада тәмамланды да ул. Ялгышмасам, инде бишенче ел рәттән абсолют батыр булып Осиново бистәсеннән Фирдүс Зәйнуллин калды. Аңа тәкә белән кер юу машинасы бирделәр.
Эльвира Мозаффар.
Исерекләр кая киткән?
Бу ялларда дүрт Сабантуйда булдым. Әлмәт районында - Түбән Мактамада, Сарман районының Күтәмәле һәм Нөркәй авылларында, Чирмешәннең үзендә. Татарның сакланып калган бердәнбер диярлек ҮЗ бәйрәмен кечкенәдән яратам мин. Халык гүләп тора, кемдер җырлый, кемдер бии... Күрешмәгәннәр күрешә, күптән очрашмаганнар очраша бу көнне. Тик... Менә кечкенәдән хәтергә шул нәрсә кереп калган: нык эчәләр иде Сабантуйларда. «Салмыш» абзыйларның мәйданнан икенче көнне генә алпан-тилпән кайтканнарын да хәтерлим әле. Ә хәзер башкача икән. Ике көн бәйрәмдә йөреп, бер генә дә «чын» исерек күрмәдем дисәм дә, ялган булмас. «Да», мишәр әйтмешли, бераз «салмыш»лар бар инде ул, ансыз булмый, ләкин күңел күтәренкелеге өчен әз генә «җиббәргән» һәр кешене исереккә санау ахмаклык булыр иде. Сарманлылар бигрәк шаккатырды. Халык Күтәмәледә дә, Нөркәйдә дә мәйданда рәхәтләнеп бии, чынлап торып ял итә. Ә исерекләр юк. Ичмасам күңел өчен берәрсе куаклар арасында аунап ятмыймы дип, мәйданнар тирәсендәге куаклыкларны да караштырдым - юк. «Энем, аның чынлап эчкәннәре үлеп бетте, хәзер бездә эчү модада түгел», - диде Нөркәйдә бер апа. Бәлки, чыннан да, шулайдыр...
Илфак Шиһапов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading