Шәһри Казан

"ШК" журналисты Эльмира Кәримованың Римда күргәннәре

«Барлык юллар Римга илтә». Әлеге әйтем борынгы Рим вакытында ук барлыкка килгән. Мәгънәсе дә гади икән - римлылар төзегән һәрбер юл башкалага - Римга илтә торган булган. Гомумән, заманында Рим Урта диңгез буеның һәм, тулаем алганда, борынгы дөньяның иң эре шәһәре саналган. 2800 елга якын элек барлыкка килгән гаҗәеп тарихи...

Әлеге теләк мине дә җәйнең бер эссе көнендә Римга илтте. Ә аңа кадәр сәяхәтче, язучы, журналист Генри Мортонның «Рим. Мәңгелек шәһәр буйлап йөрү» дип аталган әсәре илһамландырды.

Рим - искиткеч бөек иске шәһәр. Мондагы ташлар, диварлар күпьеллык тарих белән сулый. Күпчелек шәһәр биналары тыштан озак еллар ремонт күрмәгән кебек. Әмма миңа калса, бу Римның искелеген һәм тарихи мөһимлеген саклау өчен махсус эшләнелә. Римга тарих өчен килергә кирәк. Монда безнең эраның беренче гасырында төзелгән данлыклы Колизей, шәһәр барлыкка килгән Палатин калкулыгы, Рим форумы дип аталган борынгы Рим мәйданы, император Диоклетианның борынгы мунчалар хәрабәләре, Пантеон, зур, иркен мәйданнар һәм башка күп төрле тарихи корылмалар бар. Алар үзләренең биеклеге, нык­лыгы һәм төзелеш ысуллары белән таң калдыра. Хәзер төзелгән берәр бинаны 2000 еллап торыр дип күз алдыгызга китерәсезме?

Рим эчендәге дәүләт

Моннан кала Римның нәкъ эчендә дөньяның иң кечкенә дәүләтләренең берсе - Ватикан урнашкан. Ватиканга халык католикларның төп чиркәвен - Изге Петр соборын карарга һәм данлыклы Ватикан музейларына килә. Соборның зурлыгы һәм купшылыгы таң калдыра. Аны төзүдә Браманте, Рафаэль, Микеланджело, Бернини кебек атак­лы осталар көч куйган. Чиркәүнең эченә 60 мең кеше сыя! Тагын 400 мең кеше Ватикан мәйданында урын ала ала! Соборның эче турында исә сөйләп бетерерлек түгел. Монда атаклы рәссамнарның эшләреннән күзләр камаша. Ватиканга килгәннәргә соборның нәкъ түбәсе очына күтәрелеп, Римны өстән күзәтергә киңәш ителә. Моннан шәһәргә һәм Ватикан мәйданына искиткеч күренеш ачыла.

Музейларга бушка

Колизей, Ватикан музейлары кебек урыннарга керү, билгеле булганча, түләүле һәм уртача 12-16 евро тәшкил итә. Әмма Римда бер үзенчәлек бар, һәм аны белгән кеше музейларга бушка керә ала. Әйтик, һәр айның беренче ял көнендә теләгән һәрбер кешегә Колизей, Палатин таулыгына һәм Рим форумына бушка керү мөмкинлеге бар. Әлбәттә, су буе чиратта берничә сәгать басып торырга туры киләчәк. Ә менә һәр айның соңгы ял көнендә исә Ватикан музейларының бәһасез шедеврларын бушка күреп була.
Бушка керү турында сөйли башлагач, шуны әйтәсе килә. Римда бәдрәфләр һәм эчә торган су өчен дә түләргә кирәкми. Борынгы шәһәрдә адым саен берсеннән-берсе матур фонтаннар бар, һәм алардан эчәргә яраклы су ага. Шуңа күрә үзең белән шешә йөртсәң, сусау янамас.
Римда католик соборларының күплеге гаҗәпләндерә. Аларның һәрберсе архитектура кыйммәтенә ия. Керү дә бушка. Шәһәрдә озак вакыт йөргәннән соң, берәрсенә кереп, эчке һәм тышкы матурлыгын күзәтеп утырып, ял итеп тә була. Моннан кала, данлык­лы Пантеонга да керү бушка. Вакытын белеп барсаң, Римда, гомумән, музейлар өчен акча туздырмая­чаксың.

Иң тәмсез пицца һәм иң тәмле туңдырма

Ашау мәсьәләсендә Европа шәһәрләрен яратып бетермим. Гади халык өчен кыйммәтрәк, күпчелек очракта тәмле дә түгел. Италиягә килгәч, нәрсә ашыйлар? Әлбәттә, пицца инде. Мин дә аны берничә җирдә ашап карарга булдым. Берсен - шәһәр үзәгендә, ә башкаларын Трастевере дип аталган, Римның үзәгеннән читтә урнашкан районда. Һәм нәтиҗәдә... ошамады. Үзәктән ераграк киткән саен, пицца да тәмлеләнә бара анысы. Шулай да, нәкъ менә Италия башкаласындадыр ул иң тәмле пицца, дип уйлый идем мин. Һәм ялгышканмын. Тәмле пицца ашарга Италиянең кечерәк шәһәрләренә барыр­га кирәк икән.

Реклама

Шулай да Римда бик тә тәмле нәрсә бар. Ул да булса - туңдырма. Италия туңдырмасы «джелато» дип атала һәм махсус «джелатерия»ләрдә сатыла. Монда аның нинди генә тәмдә, нинди генә төстәгесе юк. Дөньядагы иң тәмле туңдырма, һичшиксез, джелато инде ул.

Римда җәяү йөрүне кулайрак күрдем. Аяк асты брусчатка. Шәһәр үзәгендә машиналар өчен уңайлыклар аз, римлыларның машиналары тырналып, бәрелеп беткән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге мотоциклда йөри. Шуңа күрә монда мотоцикллар, машиналарга караганда, күбрәк.

Рим - кыйммәтле шә­һәрләр рәтендә. Әмма бик тырышкан очракта, арзан яшәү урыны табып була. Отель хуҗаларыбыз өйләрендәге бүлмәләрдән кунак бүлмәләре ясаган. Үзләре дә шуларның берсендә яши иде.

Мине гаҗәпләндергән нәрсә - макаронга бәя. Әйе, Италиянең милли ризыгы, әмма 400-500 граммны 10-15 еврога сату - башка сыймый торган хәл. Бер танышым, үзебездә ташлый торган нәрсәне анда шул бәягә аламмы соң, дияргә ярата. Аннары Римда шунысы кызык: еш кына кафеларда, өстәл артына утырган өчен, өстәмә акча алалар. Әйтик, кофе алып эчәсең килсә, басып эчүең хәерле, чөнки утырсаң, ике кофелык акча түлисең була.

Италиялеләр турында төгәл генә фикер барлыкка килмәде. Алар кунакчыл һәм көләч йөзле димәс идем. Әйтерсең көн саен килә торган меңләгән туристлардан арыганнар. Юлны теләмичә генә күрсәтәләр, артык елмаймыйлар һәм, гомумән, килгән кешеләр алдында җәелеп китәргә ашыкмыйлар.

Рим - гомердә бер тапкыр булса да, килеп күрер­гә тиешле шәһәр, минемчә. Юкка гына аны мәңгелек дип атамаганнардыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: