16+

«Син зря артистлыкка укыгансың, каскадер буласың калган»

Ятим бала моңлы була, диләр Хуҗабикәнең нинди уңган икәнен беләсең килсә, аның пешергән ризыгыннан авыз итеп кара. Татарстанның халык артисты Зөлфирә ЗАРИПОВА фатирына аяк басканчы ук бөтен коридорга тәмле ис таралган иде. Ит бәлеше пешереп куйган икән. Май чүлмәгеннән билгеле дигәндәй, бәлешенең тышы да үзе бер сәнгать әсәре сыман бизәлгән....

«Син зря артистлыкка укыгансың, каскадер буласың калган»

Ятим бала моңлы була, диләр Хуҗабикәнең нинди уңган икәнен беләсең килсә, аның пешергән ризыгыннан авыз итеп кара. Татарстанның халык артисты Зөлфирә ЗАРИПОВА фатирына аяк басканчы ук бөтен коридорга тәмле ис таралган иде. Ит бәлеше пешереп куйган икән. Май чүлмәгеннән билгеле дигәндәй, бәлешенең тышы да үзе бер сәнгать әсәре сыман бизәлгән....

Ятим бала моңлы була, диләр
Хуҗабикәнең нинди уңган икәнен беләсең килсә, аның пешергән ризыгыннан авыз итеп кара. Татарстанның халык артисты Зөлфирә ЗАРИПОВА фатирына аяк басканчы ук бөтен коридорга тәмле ис таралган иде. Ит бәлеше пешереп куйган икән. Май чүлмәгеннән билгеле дигәндәй, бәлешенең тышы да үзе бер сәнгать әсәре сыман бизәлгән. Тәме турында әйтеп тә торасы юк, телеңне йотарлык.
Табын янында үзенең туган ягы Әтнә районы Бәрәскә авылы турында сүз башлады Зөлфирә ханым. Аларның әниләре яшьли алты баласын калдырып якты дөньядан китеп бара. Бигрәк тә кырык көнлек булып калган Зөлфирәнең язмышы борчый ата кешене. Сафа абый өйгә башка хатын алып кайткач, авылдашлары башта: «Сабыйга нинди әни булыр икән бу»,- дип борчылып та куя. Җитмәсә, Зөлфирәнең өлкән абый-апалары да бер-бер артлы ерак җирләргә китеп бара. Кызга биш яшь тулгач, әтиләре Сафа абый да дөнья куя. Сара апа Зөлфирәне үз баласыдай тәрбияләп үстерә. Әмма ятимлек барыбер баштан сыйпамый шул инде. Ятим бала моңлы була, диләр. Зөлфирә Зарипованың моңлы тавышы да бәлки шуннандыр.
Авылдан чыгып киткәч, кыз үз көнен үзе күрә башлый. Беркемнән дә ярдәм сорамый. Театр училищесында укып йөргәндә, бүгенге көндә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев аларны концертлар куярга авылларга алып чыгып китә торган була. Шул чакларны артист болай дип искә ала: «Нуретдинга мин бик рәхмәтле. Ул безгә һәр концерттан 15-20шәр сум акча бирә иде. Бервакыт акчаларымны үзем белән йөртәсе килмичә, апага почта аша җибәргән идем. Кайткач: «Нәрсә, сез анда авылда кеше талап йөрисезме әллә?» - дип шелтәләп тә алды. Заманында күп акча иде шул. Ул елларда бөтен өс-башымны карадым. Яшь чакта һәркемнең матур киенәсе килә бит. Шулай итеп, җыр миңа зур ярдәм итте».

Әнине начар итеп күрәсе килми
- Театрда эшли башлагач, беркөнне иптәш кызым туган көненә чакырган иде. Ул көнне спектакльдә миңа бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Соң булса да, спектакль беткәч, дустымны тәбрикләп кайтасы иттем. Анда опера җырчысы Сәет Рәенбәков та бар иде. Шунда танышып киттек. Соңыннан ул мине көн саен диярлек эштән каршы ала башлады.
Артист үзенең яшьлек еллары турында истәлекләр дә сөйләп алды. Ул яшьтән батыр йөрәкле, кыю кыз була. Биеклектән дә курыкмый. Күршеләре ишек ача алмый торганда да аптырамый, балкон аша кереп, аларга ачып бирә торган була. «Мин фронтта булсам, мөгаен, амбразурага да капланган булыр идем», - дип шаярта ул. Бервакыт Зөлфирә, дуслары белән, кинога барырга дип, иптәш кызы яшәгән тулай торакка китә. Шунда ук аны эзләп егете Сәет тә килеп җитә. Ул аны иптәшләре белән җибәрәсе килмичә, ишекне ябып, чыгармас өчен тышкы яктан саклап утыра. Зөлфирә аны-моны уйлап тормый, балконга чыга да башта үзенең киемнәрен җиргә ташлый, аннары бишенче каттан дүртенчегә үзе тәвәккәлли. Аны аскы катта яшәүче кызлар үз бүлмәләре аша чыгарып җибәрә. Шулай итеп Зөлфирә дуслары белән кинога барыбер китеп бара. Ә инде Сәет өйгә керсә, аптырап кала. Шуннан соң ул өстәлгә: «Син зря артистлыкка укыгансың, каскадер буласың калган» дигән язу калдырып кайтып китә.
Соңрак алар гаилә корып җибәрәләр.
- Әмма бергә гомер итәргә насыйп булмады. Шулай да бер-беребезгә үпкә сакламыйбыз. Кайгы-хәсрәтне дә йотарга туры килде. Моннан дүрт ел элек улыбыз Диасны соңгы юлга озаттык, - ди артист.
Зөлфирә ханым бүгенге көндә кечкенә улы белән яшәп ята. «Әле дә ярый шушы балам бар», - ди ул. Энгель Казан дәүләт техника университетының IV курсында белем ала. Футбол уйнарга бик ярата икән. Егет әтисе белән аралашып яши. Әнисе турында Энгель менә ниләр сөйли: «Әни һәрвакыт ачык йөзле, кешеләргә ярдәмчел, беркайчан да ачу сакламый. Ул мине тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Бик җаваплы, кайгыртучан әни ул. Мин дус кызымны да әнигә охшатып сайладым. Әни уйнаган спектакльләрне һәрвакыт карап барам. Аның начар рольләрен белмим. Әнине беркайчан да тискәре образда, начар кеше итеп күрәсе килми».
З.Зарипова «Люстра» спектаклендә инвалид арбасына утырып сәхнәгә чыккач, тамашачыны да куркыткан иде. Үзе дә андый хәлдә утыруны өнәп җиткерми. Аннары режиссер аңа ролен үз аягында уйнарга рөхсәт бирә. Күптән түгел улы белән дәүләт юл хәрәкәте иминлеге идарәсенә техник күзәтү узарга барган җирдән андагы хезмәткәрләр аны танып, әлеге спектакльдәге уенын яратып карауларын әйтәләр. Артист өчен бу бик зур куаныч, билгеле. «Булган рольләремне исән-сау уйнап торырга язсын», - дип тели Зөлфирә Зарипова.

Кирәк икән, шигырен дә яза, рәсемен дә ясый
Зөлфирә ханым рәсем ясарга да һәвәс. «Рәсем ясаганда ял итәм. Бу шөгылем бәләкәйдән килә. Кечкенә чакта кәгазь тапмагач, әни күрмәгәндә, аңламыйча, аның дини китаплары кырыена да рәсем ясап бетергәнемне хәтерлим. Аннары укырга бик яраттым. Мәктәптә укыганда авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр. Бигрәк тә Чыңгыз Айтматов әсәрләрен елый-елый укый идем», - дип искә төшереп алды ул. Элек бәйләү белән мавыккан. Аннан бик оста сынчы да чыккан булыр иде. Күз ачып йомган арада пластилинны әвәләп, төрле уенчыклар ясап куя ул (рәсемдә). Алар балаларны гына түгел, теләсә кемне кызыктырырлык.
З.Зарипова кирәк икән шигырен дә яза. Дусларының туган көннәрендә үзе язган шигырь юллары белән котларга ярата ул. Шулай да иң яраткан шөгыле ашарга пешерүдер, мөгаен. Аларга үзенең күңел җылысын салып әзерләгәнгә күрә, ризыкларын да мактап ашыйлар. «Бигрәк тә Яңа ел табынын мул итеп корырга яратам. Өстәлдә һәр елны бәлеш, пилмән, төрле салатлар була. Яңа елны күршеләребез белән бергә каршы алабыз», - ди ул.
Кайнатмалары үз бакчаларында үстергән җиләк-җимештән. Хәзер Энгель әнисенең иң зур ярдәмчесе. Бакчага машина белән бергәләп йөриләр. Бакчадагы өйләрен дә быел икесе төзекләндергән. «Фатирыбызга ремонт ясарга да кешегә кушмыйбыз, һәрвакыт үзебез эшлибез», - ди Зөлфирә Зарипова. Элек алар җәйге ялларын Бәрәскәдә үткәрсәләр, соңгы елларда бакчада уздыралар.
Артист халкы һәрвакыт яшь булып күренгәнгә, аның сере нәрсәдә икәнен сорамый калып булмый. «Мин биткә үзебезнең кремнарны гына сөртергә яратам. Көн саен иртән бер сәгать физкультура ясыйм. Сөяк авыруларына файдалы ул», - дип, кайбер күнегүләрне ничегрәк ясарга кирәклеген дә өйрәтеп алды.
Зөлфирә ханым үзенең туры сүзле булуын да яшерми. Матбугатта үзе турында язганнарын яратмавын да сиздерде. Артист бар булганына шөкер итеп, бүгенге тормышыннан бик канәгать булып яши. «Шулай да бүгенге кайбер байлар сыман акчагызны кая куярга белми аптырарга туры килсә, нишләр идегез?» - дигән соравыма каршы ул: «Хастаханәләр, фабрикалар төзетеп, эшсезләр өчен эш урыннары булдырыр идем», - дип җавап бирде.

Зөлфирә Зариповадан алмалы коймак рецепты
Бер стакан ряженкага бер күкәй салырга. Шуңа аз гына тоз, шикәр комы, каймак, ванилин, сода кушарга кирәк. Аннары он салып туглагач, ваклап туралган алманы кушып, майлы табада пешерәсең.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading