Тел Төмәнгә илтә дип әйтәләр әйтүен, әмма Казанның тимер юл вокзалында татар теле белән бәдрәфкә дә барып җитә алмау куркынычы бар. Тик автовокзал белән аэропортны милли иләк аша үткәргәч, татар теле дәрәҗәсенең әлегә плинтустан түбән тәгәрәмәвенә инандым.
Әдәпсезлек «чего?»дан башлана
Татар телендә ничегрәк хезмәт күрсәтүләрен үз җилкәмдә татырга теләп, беренче булып тимер юл вокзалына юл тоттым. Рус һәм инглиз телләре белән беррәттән татарлык ягыннан да бина тышы ялтырапмы-ялтырый: «керү», «керү юлы ябык», «кунакханә», «вокзал начальнигы» дип язып куйганнар. Тик шушы сүзләрнең русчасы эрерәк хәрефләр белән сырланган. Татар теленә йә буяу, йә хөрмәт җитеп бетмәгәндер, күрәсең... Вокзал эчендә дә өчтеллелек канунын саклап, өч телдә әйтәләр. Ни кызганыч, сөенеч белән көенеч янәшә атлап барды. Вокзал картасында кичерә алмаслык тупаслыклар да күзне ярды: «бер транспорттан икенчесенә күчеп утру ноктасы», «Пвссажирларга хезмәт күрсәтү бинасы»... Кыскасы, түз, күзкәем, түз, йөрәккәем! Моңа түзеп булса да, вокзал хезмәткәрләренең татарча сөйләменә түзеп булмый... Сөйләшмиләр. Чөнки аңламыйлар.
Тимер юл вокзалында «Алан аш» кафесы бар. Касса төбендә баш киеменә милли бизәкләр төшерелгән хатын утыра. «Минераль су күпме тора?» - дип өч тапкыр сорагач, ул: «Можно по-русски?» - дип дорфа гына эндәште. Тукайныкыннан Пушкин теленә күчәргә мәҗбүр булдым. Аннары шул ук кафеда кизү торучы ханымнан бәдрәфнең кайдалыгын белештем. Ул: «Чего?» - дип сорагач, мин соравымны кабатладым, кизү торучы ханым кабат «чего?» белән бергә: «Говори по-русски. Думаешь, здесь все татарский знают?» - диде. Тагын берничә вокзал хезмәткәренә мөрәҗәгать итсәм дә, алар миңа туган телемдә хезмәт күрсәтә алмады. Җитмәсә, теге «чего?»ны эшкә җигеп, «по-русски скажи!» диләр бертавыштан. Вокзалда эшләүчеләр шулкадәр әдәпсез икән...
Татар теле = инглиз теле?
Тапталган өметне тернәкләндерү өчен, һава аланы, ягъни аэропортка аэроэкспресс белән юл тотасы иттем. 200 сумыңны түләп, тимер юл вокзалы белән аэропорт арасын 20 минутта үтәсең. Билет алу өчен, күршедәге корылмага - бер транспорттан икенчесенә күчеп утыру бинасына барырга кирәк. Металл рамкасы аша узгач, аэроэкспресска билетны ничәнче кассада алырга кирәклеген сорадым. Ләчтит сатып утырган ике хатын мине аңламады. Берсе, мин сорауны инглизчә бирәм дип уйлап, «ту» диде (инглизчәдән «икенче» дип тәрҗемә ителә). «Ту» кассада утыручы Олеся исемле хатын да «билет күпме тора?» дигән сорауны аңламады, әмма «чего?» дип җикеренмәде, сүзсез генә елмаеп куйды.
Элмә такталарда «бәдрәф», «поездларга чыгу» кебек язуларны очратырга була әле. Шөкер, монда булса да кысталып утырмассың. Хәтта маршрутларны да татарча әйтәләр, әмма бик сәер рәвештә. Яздырып куелганга охшаган, автоматик рәвештә кабызып кына куялар, ахрысы. Адлер турындагы татарча белдерүдә диктор кыз «а» хәрефен шундый сәер, кирәкмәслек итеп суза, яздырган вакытта аны бер җиреннән чеметеп алганнар, диярсең. Ә менә штаттан тыш хәбәрләрне татарча әйтүне кирәк дип тапмыйлар.
Сәгать дүрттә аэроэкспресска кереп утырдым. Состав зур булса да, кеше әз. Экспресс турындагы белешмәдә татар теленә дә урын кызганмаганнар: «тарифлар», «стандарт класс тарифлары», «шәһәр тирәли», «Рәсәй буенча шалтырату бушлай» кебек сүзләр хатасыз язылган. Ичмасам, күңел кайнарлыгы һава аланына барганда чак кына суына төште.
Бер сөендерә, бер көендерә
Аэропорттагы элмә такталарда да татарча сүзләр хатасыз язылган: «туристик юлламалар бирү», «халыкара рейсларга чыгу», «багажны төрү» һ.б. Белдерүләрне өч телдә яңгыраталар. Әмма газета-журнал кибетендә татарча матбугат күрәм димә. Һавага бары тик русча матбугат белән күтәрелергә мөмкин.
Һава аланы бинасы тышында «очып китү», «очып килү», «керү» сүзләре рус һәм инглиз язулары белән бер зурлыкта. Аэропортның сайты да татарча «сөйләшә», хәле, гомумән алганда, әйбәт. Әмма чәчләр үрә торырлык очраклар да бар: бер урында мәгълүмат дип дөрес, ә икенче очракта, сайтның баш битендә үк «мәглүмәт» дип гарипләндереп язганнар.
Кәфенлеккә төрелгәнме?
Девятаев урамындагы автовокзалда татар теленә караш төрлечә. Кассадагы ханымга татарча мөрәҗәгать иткәч, ул, аңлапмы, әллә кыек атып, туры тидердеме икән, һәрхәлдә, җавап бирә алды. Җавап алу бәхетемнең тамырына автобуслар маршруты турында хәбәр итүче хатын‑кыз тавышы шалт итеп балта белән чапты. Русча гына әйтте. Ә татарчасын кәфенләп, җирләп куярга да өлгерделәрме? Ялгышам икән, татарчасы - кибеттә. Конфет, печенье ише тәм‑томны тылмачсыз да сорап алырга була. Аэропорт белән чагыштырганда, автовокзалдан кулыңа татарча газеталар, ислам календаре тотып юлга чыгарга мөмкин. Сатучысы гына татарча эндәшкәнемә: «Мин рус. Бер сүзегезне дә аңламыйм», - диде.
Автовокзалдагы «Автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж йөртү кагыйдәсеннән өземтә»дә русчадан татарчага күп кенә җөмләләрне шулкадәр шома тәрҗемә иткәннәр. Мондый хәлне күрәсе көннәр бар икән, дип исем китте. Компьютер программасына түгел, ә тел белгеченә мөрәҗәгать итүләре әллә каян күренә. Тик кайбер сүзләрнең дөрес язылмаганы кәефне кабат кырып салды: «бәлә», «туләгәннән соң», «узе белән», «рэхсэт ителә», «остәмә» һ.б.
Тукай теле «кухня»да яши
Милли экспериментны, редакциягә кайткач, телефон төбендә дәвам иттердем: гаҗәп, әмма миңа аэропортта да, автовокзалның белешмә хезмәтендә дә, тимер юл вокзалының матбугат хезмәтендә дә татарча җавап бирделәр.
Казанның тимер юл вокзалына эшкә алганда кешенең татар телен белү-белмәвен исәпкә аласызмы, дигән сорауга язмача җавап алдык. Анда әйтелгәнчә, татар телен белү мәҗбүри түгел, ләкин кеше белсә, әйбәт. «Казань-Восстание» вокзалында киләчәктә өч телдә сөйли торган «автодиктор» системасын урнаштырмакчылар.
«Россия тимер юллары» (РЖД) ачык акционерлык җәмгыятенең эшлекле этика кодексында язылганча, хезмәткәрләрнең идеологик, шәхси һәм физиологик аермалыкларына тыныч караш саклана. Соң без бит РЖДга татарларны гына эшкә алыгыз дип боерык бирмибез. Сәер тавышлы, интонацияле дикторлар гына түгел, татар телен су кебек эчкән берничә кеше татарча хезмәт күрсәтсә, күңелебез алтын күкәй салыр иде. Гомумән, Казан тимер юл вокзалы җибәргән җавап хатыннан аңлашыганча, теге яки бу төбәктә милли телне эшкә җигү «Россия тимер юллары» җәмгыятенең шул җирлектә урнашкан филиалыннан тора.
Автовокзалда хәбәр итүләренчә, автобуслар маршрутын әйтеп утыручы махсус кеше юк. Бу эшне диспетчер башкара.
- Диспетчерларның эше болай да күп: автобус йөртүчеләрнең путевкаларын тутыралар, мөһер сугалар, аннан башка да эшләре җитәрлек, шуңа да татарча әйтергә йә өлгермиләр, йә оныталардыр. Бездә өч диспетчерның икесе татар. Белдерүләр татарча һәрвакыт әйтелә, бик сирәк очракта гына яңгырамый калырга мөмкин. Бүгенге көнгә чаклы берәүнең дә русча әйтелгән белдерүне аңламыйча, автобустан калганы юк, - диделәр автовокзалда.
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстанга, бездә адым саен татар авазы гына яңгырый, дигән уй белән килә дә... Алдана! Кытай һәм татар телен генә белүче Кытай татарлары арасындагы танышларым да, «Казан» халыкара аэропортына килеп төшкәч, берәү белән дә татарча аңлаша алмаган. Менә сиңа әдәбият дәреслеге белән кухняда гына яшәүче Тукай теле!
Автор фотолары
Комментарийлар