Шәһри Казан

Төркия урынына... Татарстанга?!

Татарстанга Кытай, Германия, Италия, Төркия кебек илләрдән дә туристлар агымы сизелерлек арткан.

Мисырда булган авиаһәлакәт, Төркия белән ике арадагы мөнәсәбәтләр суыну Россия халкын иң популяр ике курорттан мәхрүм итте. Ял итәргә хәзер кая барырга?

- Аларны алыштыра алырлык турлар әлегә юк, - ди «Анекс Тур» операторының Казандагы офисы җитәкчесе Заур Гаджиев. - Кышын Мисырны Көньяк-көнчыгыш Азия, әйтик, Таиланд, Һиндстан, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алыштырырга тырышабыз. Туристлык базарында Иордания барлыкка килде, ул Мисырдан ерак түгел генә урнашкан. Җәен кайсы юнәлешләрне тәкъдим итәчәгебез әлегә билгесез, уйлавымча, Төркия урынына халык Испания, Болгария, Греция, Кипр, Кырым һәм Краснодар крае курортларын сайлар.

- Безнең өчен турларның арзан булуы да мөһим бит әле...
- Санап киткән юнәлешләр арасында Төркия белән Мисырдан кала иң бюджетлылары дип кышын Һиндстан белән Вьетнам, җәен Греция белән Болгарияне атарга мөмкин.

- Халык бигрәк тә «барысы да кергән» сервисын өстен күрә иде.
- Андый сервисны Греция, Мексика, Иордания, Марокко, Доминиканның кайбер отельләре тәкъдим итә.

- Турларның якынча бәя­ләрен әйтә аласызмы?
- Доллар курсыннан һәм турның кайсы вакытка алынуына карап, ул төрлечә. Көньяк-көнчыгыш Азиядә 10-12 көн ял итү, уртача алганда, ике кешегә 100 000 сум тора. Узган елны Греция­дә 7-10 көн ял итү ике кешегә 70 000 сум тирәсе иде. Әмма «кайнар» турлар да булгалый, ул вакытта бәяләр сизелерлек арзанрак та була. Иманым камил, бер ял итәргә өйрәнгән кеше барыбер ял итү җаен табачак, - дип сөйләде безгә Заур Гаджиев.

Татарстан туристлары арасында соңгы вакытта Таиланд белән Вьетнам юнәлеше дә популярлаша башлаган.

- Таиландның экскурсия программасы бай, диңгезен дә күрер­гә була. Ял итүчеләр арасында, бәясе якынча арзанрак булганга, Паттайя белән Пхукет утравы популяр. Анда виза да кирәкми (әгәр дә утыз көннән азракка барсагыз). Уңайсыз ягы исә - юлы ерак, тугыз сәгатьтән артык очасы була. Ике кешегә бәясе - 89 мең сумнан башлап (өч йолдызлы отель, 9 төнгә, иртәнге ашны кертеп). Таи­ландка Казаннан самолетлар атнага ике тапкыр оча, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. - Вьетнам татарстанлылар өчен чагыштырмача яңа юнәлеш санала, әмма аны бик күп туристлар үз итәргә дә өлгерде. Ул, Таиланд кебек үк, храмнары һәм зиннәтле сарайлары, тыюлыклары белән җәлеп итә. Анда коммунизм атрибутларын да күрергә була. Туристлар күбрәк Нячанг курортын сайлый. Монда шулай ук виза кирәкми (тур 15 көннән артмаса). Ике кешегә билет бәясе - 80 мең сумнан башлап (өч йолдызлы отель, 11 төнгә, иртәнге ашны кертеп). Вьетнамга Казаннан самолет атнага бер тапкыр оча.

Реклама

Һиндстанның культурасы һәм истәлекле матур урыннары турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Туристлар арасында аның Гоа курорты популяр. Анда вакытларын күбрәк диңгез ярында уздыручылар бара. Гоага Казаннан самолетлар һәр биш көн саен оча. Бәясе - 66 мең сумнан башлап (өч йолдызлы отель, 10 төн, иртәнге ашны кертеп). Виза өчен дә түлисе була. Балаларга да, олыларга да ул - 70 доллар.

Берләшкән Гарәп Әмирлек­ләренә барыр өчен шулай ук виза кирәк. Бәясе - 85 доллар (балаларга бушка). Гарәп әмирлекләренә барып кайту - 80 мең сумнан башлап (10 төнгә, өч йолдызлы отель, иртәнге аш белән). Казаннан Дубайга самолет атнага ике тапкыр оча.
Иорданиягә исә арзанрак, анда ике кешегә юлламаны 40 мең сумга да алып була (11 төнгә, өч йолдызлы отель, иртәнге аш белән). Анда баручылар, Мисырдагы кебек, Кызыл диңгездә ял итә.

Чит илләр кирәк түгел, рәхәт миңа үз илемдә
«Ростуризм» башлыгы Олег Сафонов Төркия белән Мисырда ял итүне өстен күрүчеләргә Татарстанны барып күрергә кушкан, дип яза «Бизнес-онлайн».
- Татарстанда сыйфатлы турпродукт барлыкка килде. Үзенең туристлык продуктын илдә таныту өчен, ул актив эшли, әмма Татарстанның потенциалын без әле тиешенчә куллана алмыйбыз. Туристларга Татарстанга барырга киңәш итәм. Республиканың өстәмә ике миллион кеше кабул итү мөмкинлеге бар. Бай тарихлы төбәктә карап сокланыр җирләр бар. Җитәкчелеге дә туризмны үстерү мөмкинлекләренә бик уңай карый, - ди ул.

«Анекс Тур» операторының Казандагы офисы җитәкчесе Заур Гаджиев та:
- Мин Россияне өйрәнүне үзебезнең Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән башларга тәкъдим итәм, - ди.
Аның әйтүенчә, Россиянең кайсы гына җирен алма, сине гүзәл табигать көтә.

- Илебез турында сөйләгәндә, аны башта барып карарга кирәк. Телевизордан күрсәтелә торган ток-шоуларны карап кына эчке туризмга бәя биреп булмый. Безнең илебез бик бай һәм матур, кызык­лы. Алтай, Байкал, Кавказ, Приморье, Урал, Мәскәү, Санкт-Петербург... - бик күп. Диңгез ярында ятарга теләүчеләргә, әлбәттә инде, Кырым белән Краснодар крае бар, - ди ул.
«Ростуризм» җитәкчесе сүз­лә-ренчә, соңгы елларда үзебезнең курортларда ял итүчеләрнең саны арткан. Әмма моның белән генә канәгатьләнеп утырырга кирәкми, туристларны «барысы да кергән» системасы белән җәлеп итәргә кирәклеген әйтә ул.

- Ял ул - диңгез һәм комлык дию соңгы елларда барлыкка килгән стереотип кына, ял өчен үзебезнең шәһәрләрне сайларга кирәк, - ди Сафонов. - Моның өчен исә төбәкләр туристларга сыйфатлы көндәшлеккә ия турпродукт тәкъдим итәргә тиеш. Үзебездә ял итәр өчен безнең халыкка ике генә нәрсә җитми - «бөтенесе дә кергән» системасы һәм җылытыла торган диңгез сулы бассейннар.
- Шуңадырмы, кыш айларында россиялеләр үзебезнең курорт шәһәрләргә шифаханәдә ял итәр өчен генә бара. Диңгез яратучылар ял итәр өчен җәйге сезонны көтә, - диделәр безгә «Персона Грата» туристлык агентлыгыннан.

- Кышын кая барып ял итәргә киңәш итәсез? - дигән соравыбызга:
- Турыдан-туры Казаннан оча торган урыннарны сайлаганда, кышын Сочидагы «Красная поляна» тау чаңгысы курортына барырга була. Ике кешегә бер атнага барып кайту - 54 мең сумнан башлап. Монда бару-кайту, яшәү кергән. Кырымга бару шулай ук ике кешегә 65 мең сумнан башлап. Петербургка да барып кайтырга мөмкин. Бер атнага бару, экскурсия программасын да кертеп, 45 мең сумнан башлап (монда ашау да кергән), - диделәр.

Кыш көне иң матур урыннар исемлеге

Байкал күле. Монда тау чаңгысында шуарга, боз өстеннән тиз йөрешле катер-амфибиядә, квадроциклда, җигүле этләрдә йөрергә була.

Карелиядә, болардан кала, җигүле боланнарда да йөрергә мөмкин.

Эльбрус тавында «Чегет»һәм «Азау» дигән атаклы тау чаңгысы курортлары урнашкан. Тау чаңгысының трассасы 35 чакрымга сузылган.

Төньяк Кавказдагы Домбай курорты сноуборд фестивале белән атаклы.

Великий Устюгка баручылар әкият иленә чумачак. Кыш бабайның ничек яшәвен үз күзләре белән күрә ала. Әлеге шәһәр борынгы һәйкәлләре, күп гасырлык храмнары, чиркәү-соборлары белән дә атаклы. Биредә чаңгы-чаналарда гына түгел, рус миче өстендә дә йөрергә була.

***
Россиялеләрнең күбесе Яңа ел бәйрәмнәрен Казанда үткәрергә булган. Яңа ел алдыннан Казан кунакханәләре инде 90 процентка тулы. Былтыр туристлар башкалабызда 2-3 көнгә тукталса, быел 3-4 көнгә кала, димәк, шәһәрдә барып карар һәм күңел ачар кызыклы нәрсәләр күп, ди Казан шәһәре башкарма комитетының Туризм үсеше комитеты директоры Михаил Зотов. Аның сүзләренчә, чыннан да, Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен Казанны бик күп россияле хуп күрә - быел эчке туризмның үсештә булуы шуны раслый. Мисалга, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Пермь, Тольятти шәһәрләреннән күпләп киләләр, шулай ук Кытай, Германия, Италия, Төркия кебек илләрдән дә туристлар агымы сизелерлек, ди ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: