Тамашачы аны «Нинди булсам, шулай ярат мине», «Йөрәгемә дәшәм», «Бер кайтырмын», «Ник юлыктың юлларыма?», «Хыянәт» һәм дистәләгән халык җырларын җанның һәр күзәнәгенә үтеп керердәй моңлы итеп башкара белүе өчен яратты. Айгөлнең репертуарында күбрәк моңлы лирика хакимлек итә. Ике республикада яшәүче җырчы кыз белән күптән танышасы, «ШК» кунакта» белән өенә барасы...
- Мин бит юлда йөрергә бик яратам, - дип башлады сүзен җырчы Айгөл Сагынбаева, мине Казандагы ике бүлмәле фатирына кунакка дәшеп. - Шуңа үземне өздереп кенә Уфада йә Казанда торам дип әйтә алмыйм - без гаиләбез белән һәрчак диярлек юлда.
Казанга килсәләр, бертуган Касыймовлар урамында урнашкан йорттагы фатирларына Айгөл гаиләсе - ире Вадим, кызы Амилә белән кайтып та керми анысы - йә дусларга, йә танышларга, йә концертлардан бушый алмыйлар икән. Айгөлнең төп яшәү урыны әлегә барыбер Уфада, җырчы анда Башкорт дәүләт филармониясендә эшли, үзен сынап карарга була, офис эшенә дә урнашкан. Трикотаж фабрикасында реклама белгече дә икән ул. «Кеше төсле кыңгыраудан кыңгырауга эшләп карыйсы килгән иде, - дип көлә Айгөл. - Үкенмәдем анысы, бердән, мин хәзер кешеләр белән аралашканда үзенә күрә бер психолог, икенчедән, һәр эш - тормыш көтәр өчен кирәкле тәҗрибә ул». Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, җырчы кызның зур яңалыклары шул икән. 2005 елда Казанда сольный программасын тәкъдим иткәннән соң, ул күбрәк «солянка» концертларда чыгыш ясый, бүгенге көндә яңа альбомын хәстәрләү эшенә дә керешкән.
«Үскәч, фигуристка, кәләш, балерина булам»
Дүрт яшен тутырган Амилә белән уртак телне тиз таптык анысы, әмма дә ләкин кечкенә кеше фотога төшәргә бер дә яратмый икән. Кайтып китәр алдыннан гына ничек кирәк алай объективка туры китердек үзен. Үскәч, кем буласың дигән сорауга исә аптырап тормады ул: «Мин башта фигуристка, аннан кәләш, аннан балерина булам», - диде кызчык.
- Бала туу мине бик үзгәртте, - дип сөйли Айгөл. - Ничектер катырак, корырак кеше идем, әни булу «йомшартты». Ходай Тәгаләмә шундый алтын җимеш бүләк иткәненә мең шөкер итәм. Без аның белән бергә ашарга да пешерәбез, бизәнәбез дә, өй дә җыештырабыз. Һәрвакытта, әле ярый кызым бар, дип юанам.
- Җырчы тормышы һәм бала үстерү тыгыз үрелгәнме соң, гастрольләр вакытында ничек хәлдән чыгасың?
- Без бит Уфада каенанам белән каенатам янында торабыз. Аллага шөкер, алар бик әйбәт кешеләр - алар булмаса, мин ничегрәк бала үстерер идем икән? Кая гына чыгып китсәм дә, тыныч күңел белән китәм - балам караулы, тамагы тук булачак. Анда шәхси йорт белән торгач, бакчабыз тулы үзебез карап үстергән җиләк-җимеш, бала файдалы, экологик чиста ризык ашап үсә.
- Шундый гадәти булмаган исемне кем сайлады аңа?
- Амилә эш яратучы дигәнне аңлата, исемне ирем Вадим сайлады. Амиләне минем кечкенә чагыма охшаталар. Холкы белән исә кире, үзсүзле анысын да әнием: «Гел үзең», - ди.
«Мәми» авыз түгел
- Ирең Вадим сәнгать кешесеме?
- Юк, ул һөнәре буенча юрист. Минем бит иң теләмәгәнем язмышымны сәнгать кешесе белән бәйләү иде. Ничек була инде ул: икең дә гастроль белән йөр, җырлап тамак туйдыр дигәндәй. 2006 елның 28 апрелендә Казанда дуслар таныштырган иде, шуннан бирле без бергә.
- Вадим ничек итеп тәкъдим ясаган иде?
- Аны тәкъдим ясау дип әйтеп булмый инде. Мин Казанда укыйм, Вадим Уфада яши иде. Атнасына өчәр тапкыр Казанга килеп йөри башлагач, моңа булачак каенатам әйткән: «Улым, син йә вертолет ал инде, йә өйлән». Бер-беребезгә якын кеше булуыбызны аңлаганбыздыр инде, озын-озаклап очрашып йөрмәдек. Вадим: «Иртәгә әти белән әни синең кулыңны сорарга Илчегулга бара (Айгөл Учали районы Илчегул авылыннан. - Г.Җ.)», - дигәч тә, мин шулай тиеш дип кабул иттем бугай. 2006 елның 25 августында никах булды, 27 октябрьдә Уфада туй уздырдык.
- Нәрсәсе белән карата алды соң Вадим, кайсы сыйфаты белән үзенә тартты?
- Мин бит үзем басынкырак, акрынрак кеше. Вадим белән кавышкач, минем концерт оештыру мәшәкатьләре дә, оештыру эшләре дә «эреп» юкка чыкты - ул һәр нәрсәне җиңел генә, җәһәт кенә башкарып куя. Аның шул мәмиләнеп тормавы караткандыр дим, андый сыйфаты булмаса, ир кешегә тормыш көтү җиңел түгел.
Мин барыбер дәлилләдем
- Җырчылыкка укырга керү, танылу юлың кызыклы, Айгөл...
- Әйе, мин мәктәпне тәмамлауга, әтием җырчылык язмышын сайлауга каршы икәнлеген белдертте. Миңа инде ул аяз көнне яшен сугу белән бер булды. «Җырчылыкка укырга җибәрмәсәң, син миннән бәхетсез кеше ясыйсың», - дидем дә сәнгать академиясенә имтиханнар тапшырырга киттем. Кабул итү комиссиясендә: «Акыллым, бу тавышың белән җырчы була алмыйсың», - дип, мине борып чыгардылар. Мин музыка училищесына киттем. Монда да: «Синнән бервакытта да җырчы чыкмаячак», - димәсеннәрме! Мин, елый-елый, шешенеп бетеп, коридорда басып калдым. Әтинең фатихасын алмаганга, шулай булгандыр инде, дип елыйм, үз-үземә исә: «Менә күрерсез әле, чыга миннән җырчы», - дидем. Мине училищега ирекле тыңлаучы буларак кабул иттеләр. Сентябрьдә үк бер урын бушагач кына, мин рәсми рәвештә студент булдым.
- Аннан язмышыңда Салават пәйда булган?
- Салават Зәкиевич Уфага курс җыярга килгән икән дигәч, дусларымны шунда җыеп алып киттем. Мин әле ул вакытта икенче курста гына укыйм, үзем турында уйлау да юк. Әмма берочтан Салават абый мине дә тыңлады. Аннан үзенә укырга Казанга чакырды, аңа рәхмәтем чиксез. Шулай итеп, мин Казанга укырга кердем.
- Уфадагылар алайса җырчылык фаразында нык кына ялгышкан инде.
- Бишенчедә укыган вакытта, укуыңны бездә тәмамла, дип тәкъдим ясаганнар иде, әмма минем Казаннан аерыласым килмәде. 2002 елда «Бер кайтырмын туган якларыма» дип аталган альбом чыгардым, мондагы милли-мәдәни тормыш үзенә тартып алды.
Танылдым дип әйтә алмыйм
- Халык синең моңлы тавышыңны җылы кабул итте, бүген үзеңне танылдым дип авыз тутырып әйтә аласыңдыр?
- Юк, мин әлегә танылмадым. Кеше өчен җавап бирә алмасам да, эшләнәсе эшләрем, яуланасы үрләр күп әле. Менә утыздан артык яңа җырым ята - туплап, альбом чыгарырга кирәк, сольниклар да оештырасы бар. Халык миннән моңсу җырлар көтеп алса да, башка төрле жанрларда да эшлисем килә.
- Син үзең милләтең буенча башкорт, үзең исә чип-чиста итеп татарча сөйләшәсең, татар мохите дә язмышыңның аерылгысыз өлеше дип аңладым...
- Монда укыгангамы, Казан, аның милли рухы миңа бик якын. Казанга килгәндә бары тик башкортча гына сөйләшә идем, татарчаны бик теләп өйрәндем. Монда фатирыбыз - торыр җиребез дә булгач, киләчәктә Казанда төпләнербез дип уйлыйм. Ә болай мин үземне Уфа - Казан кешесе дип аерасым килми. Башкортстан - туган җирем, Татарстан - торган җирем дигәндәй. Мин аларның икесен дә тигез күрәм, икесенә дә яратып хезмәт итәм.
Комментарийлар