16+

Яшел бишекчеләр

Табигатькә ярдәм итәргә кирәк, дип, галимнәр һәм экология белән җенләнүчеләр генә түгел, инде мәктәп укучылары да чаң суга. Алар фикер куертып кына калмый, проектлар әзерләп, шуларны тормышка да ашыра.

Яшел бишекчеләр

Табигатькә ярдәм итәргә кирәк, дип, галимнәр һәм экология белән җенләнүчеләр генә түгел, инде мәктәп укучылары да чаң суга. Алар фикер куертып кына калмый, проектлар әзерләп, шуларны тормышка да ашыра.

«Макулатураны тонналап тапшырабыз»

Казанның 7 нче гимназиясендә, чын мәгънәсендә, яшел бишекчеләр белем ала. География укытучысы Татьяна Афанасьева сүзләренчә, ул мәктәпкә ун ел элек килгән, инде шул вакыттан бирле биредә экологиягә зур игътибар бирелә, хәтта махсус класслар да булган. Хәзер инде алар тарихта гына калса да, бүген һәр дәрестә - география, биология, химия, музыка, татар теле, хезмәт, музыкада табигатьне ярату турында сөйләшәләр. Татьяна Афанасьева гимназиядә чәчәк үстерү серләре түгәрәген дә алып бара.

- Тирә-як йортларда яшәүчеләр гимназиябезнең «Хартия Земли» скверын бик ярата. Ишегалдыбызны бер генә кеше җыештыра, җәй көне ул эштән китеп тора, шуңа күрә өч ай буе мәктәпнең тирә-ягын укучыларыбыз карый, бөтен чәчәкләрне үзләре утырта, бер орлык та сатып алмыйбыз, - диде география укытучысы.

Тугызынчы класс укучылары экологиягә аеруча гашыйк. Лена Фролова сүзләренчә, алар төрледән-төрле мәсьәләләрне кузгатып, чишү юлларын да тәкъдим итә. Әйтик, кешеләр пластик шешәдә эчемлек сатып ала да, бушагач, ыргыта. Ә пластик бик озак таркала, нәтиҗәдә җир йөзе пычрана. Өлкән класс укучылары башлангычларны шуларны икенчел максатта кулланырга, мисал өчен, кошларга җимлекләр ясарга өйрәтә. Гимназия егет һәм кызлары елга ике тапкыр макулатура тапшыра. Казандагы белем бирү учаклары арасында хәтта рекорд куйганнар. Карина Мифтахова сүзләренчә, һәр класс тоннадан артык кәгазь китерә.

- Каян шулкадәр күп макулатура аласыз? - дим, гаҗәпләнүемне яшермичә.

- Әти-әниләребез эшләреннән алып килә, иске дәреслек­ләр, дәфтәрләр дә китерәбез, - диде Карина. Сентябрьнең башы белән тотынганнар алар бу эшкә. 2А классы - 4706 (!), 6Б - 1126 , 10А классы 3679 килограмм макулатура тапшырган. Мондый шаккаткыч күрсәткечләр белән гимназия янәшәсенә кәгазь чыгару комбинаты төзеп куярга кирәк ләбаса!

Укучылар өченче катта урнашкан чәчәкләрне ел әйләнәсе карый, дежур класс су сибә. Түгәрәктә кайсы гөл-чәчәкне ничек утырту, тәрбияләү серләренә төшендерәләр. Берсендә гимназия укучылары каенны, орлыктан башлап, үсенте хәленә җиткереп, скверларына чыгарып утырткан. Кош-кортлар белән хайваннар да игътибардан читтә калмый.

- Кешеләр чәйнәлгән сагызларын җиргә ташлый, ә кошлар аларны җим дип белеп йота да һәлак була. Укучылар арасында, сагызларны чүплеккә ташлагыз, дип аңлату эшләре алып барабыз. Ак аюлар мәсьәләсе дә бик кискен тора. Нинди генә глобаль проблеманы чишәргә алынсаң да, үзеңнән башлыйсы. Беренчедән, глобаль җылынуны беразга гына булса да туктату өчен, электр энергиясен куллануны киметергә кирәк. Икенчедән, гимназиябезнең 1200 укучысы браконьерлыкны тыя торган законны кабул итү файдасына петициягә кул куйды. Шулай ук суны пычратмаска, чөнки андагы бөтен чүп-чар, ахыр чиктә, океанга барып җитә, ә ак аюлар пычрак суда яшәми, - диде Лена.

- Пингвиннар сезне кызыксындырмыймы? - дим.

- Кызыксындыра, ләкин ак аюлар тегеләрдән күпкә азрак бит, - диде укучы.

Җәен 6-7 бала бер атна биология укытучысының зур бакчасында яшәп, үсемлекләрне һәм бөҗәкләрне өйрәнгән.

- Көн дә мәсьәләләр чиштек, ахырда имтихан тапшырдык. Укытучыбыз безне бик җитди бәяләде, бакча дигәч тә, бөтен кеше дә «биш»ле алды, дип уйлый күрмәгез. Җиде көндә бөтен зоологияне укып чыктык, - диде яшь экологлар.

Беренче класс укучыларының әтиләренә дә эш табыла - алар агач утырта. Шулай ук быел гимназия егет һәм кызлары Гагарин урамындагы паркта 100 төп чия агачы утырткан. Балалар миңа мәктәп буенча экскурсия дә үткәрде. Юлымда тере хайваннар белән беррәттән кыргый җәнлекләрнең карачкылары да очрады.

- Куян, ташбака, тутый кошларны башлангыч сыйныф укучылары ашата, читлекләрен чистарта. Аларны җәйгә алып та китәргә була, - диде Женя Волков.

Карачкылар бик шәп, тик бүренеке генә бик мескен кыяфәттә, озакламый пеләшләнеп бетәр, ахрысы. Уңыш китерсен, дип, укучылар контроль эш алдыннан аны сыйпап ала, күрәмсең. Хорафатлы халык ич без.

Гимназия Казан федераль университеты белән дә бик дус, фән белән шөгыльләнүче укучылар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Аня Ларионова һәм Олег Шинкарев галимнәр белән берлектә тикшеренү эшләре алып бара. Аня Казан мисалында суның катылыгын һәм кешегә йогынтысын өйрәнгән. Шәһәрнең һәр районыннан алынган суны университет лабораториясендә фәнни җитәкчесе белән тикшергән ул. Баксаң, иң начары Царицыно бистәсендә икән.

Олег үсемлекләрнең бер-берсенә ничек тәэсир итүен тикшергән. Моның өчен лабораториядә укроп, сарымсак, петрушка һәм суган утырткан. Нәтиҗәдә укроп башкаларга иң зур йогынты ясаучы булып табылган, шуңа да аның тирәсендә яшелчә утыртырга киңәш итми яшь эзләнүче. Ә суган белән сарымсакның башка кардәшләренә бер зыяны да юк.

Римма Ратникова - экология укытучысы

Күптән түгел гимназия укучылары Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованы яңа вазифада күрде - ул «Бергәләп эшлик» бөтенроссия акциясе кысаларында экология дәресен алып барды, шулай ук мәктәп скверында агач ­утыртты. Татарстанда танылган шәхесләр белән бер сафта Дәүләт Советы депутатлары да үзләрен экология укытучысы буларак сыный.

- Бер караганда, чүпне теләсә кая ташламау, агач утырту, тирә-якны чисталыкта тоту бик җиңел сыман. Чынлыкта, бөтен нәрсәгә өйрәнергә кирәк. 7 нче гимназия укучылары Җир хартиясе буенча эшли, мәктәпне тәртиптә тота, макулатура, тимер-томыр җыя, шул рәвешле әйтеп бетергесез файда китерә, - диде парламент рәисе урынбасары.

Чүп өчен - бүләк

Былтыр республиканың Экология министрлыгы «Школьный экопатруль» конкурсын игълан итте. Мәктәп укучылары ел дәвамында үз тирәлектәге тиешсез чүплекләрне фотога төшереп, «Электронное образование» системасы аша җибәреп барды. Җиңүчеләр арасында Мөслим районы Метрәй авылыннан 8 нче класс укучысы Айсылу Фәхртдинова да бар. Ул экология белән конкурска чак­лы ук дус булган, әтисе дә агроном. Айсылуга җиңүгә таба атларга биология укытучысы Илмира Сәфәргалина ярдәм иткән. Баксаң, конкурста Мөслимнән бер Айсылу гына катнашкан булган икән.

- «Школьный экопатруль» аша фотога төшереп җибәрелгән тиешсез чүплекләрне бетерделәр, монда безнең дә өлешебез зур булгандыр. Хәзер график буенча авылдан авылга чүп машиналары йөри. Безнең авыл зур, 180ләп хуҗалык. Әмма чүплекләр барлык­ка килүнең сәбәбе авыл халкыннан гына да түгел. Метрәй Мөслимнең үзенә якын урнашкан, шуңа да район халкы, чүп түккәнгә түләмәс өчен, чүпне безгә китереп ташлый иде, - дип сөйләде Айсылу. Мөслимдә яшәүче яшел бишекче кыз үзенә бүләк ителгән велосипедта җәй буе җилдергән.
«Школьный экопатруль»га быел да старт бирелде. Яңалык та бар. Тиешсез урында чүп түккәнне видеога төшереп җибәрсәң, 10 балл бирелә. Һәр чүплек буенча табигатьне саклау органнары хезмәткәрләре, чара күреп, укучыга чүплекнең юк ителүе турында, фото беркетеп, хисап җибәрә. Экологик марафонда 1-11 нче класс укучылары катнаша ала, уку елы ахырында җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading