16+

Ыгы-зыгылы күченү

«Исәнмесез, «Шәһри Казан» газетасы! Моңа кадәр дә сезгә мөрәҗәгать иткәнебез булды, проблемаларыбызның чишелешен табарга ярдәм итеп, гел булышып, дөрес юлны күрсәтеп килдегез. Рәхмәт сезгә! Бу юлы да чарасызлыктан сезгә язарга булдык. Авылыбыздагы китапханәне ябарга җыеналар. Аның бинасы урынына балалар бакчасын күчерәләр икән. Балаларның язмышын кайгырту кирәкле эш анысы, тик менә...

Ыгы-зыгылы күченү

«Исәнмесез, «Шәһри Казан» газетасы! Моңа кадәр дә сезгә мөрәҗәгать иткәнебез булды, проблемаларыбызның чишелешен табарга ярдәм итеп, гел булышып, дөрес юлны күрсәтеп килдегез. Рәхмәт сезгә! Бу юлы да чарасызлыктан сезгә язарга булдык. Авылыбыздагы китапханәне ябарга җыеналар. Аның бинасы урынына балалар бакчасын күчерәләр икән. Балаларның язмышын кайгырту кирәкле эш анысы, тик менә...

Әлеге хат безне юлга дәште. Китапханә Норлат урта мәктәбенең 182 квадрат метр мәйданын биләгән бер өлешендә урнашкан. Бүлмәгә килеп керүгә өем-өем бәйләнгән китапларга, буш стеллажларга күз төште. Китапханәне ябуын япмыйлар икән анысы, бары башка урынга күчерәләр. Ә монда балалар бакчасы урнашачак. Биналары авария хәлендә булгач, сабыйлар өчен башка кулайрак урын таба алмаганнар һәм китапханәне күчерергә уйлаганнар.
Хәзерге китапханә бинасын да яңа дип әйтеп булмый. Ул 1961 елда төзелгән. Балалар бакчасының 1965 елда салынганын исәпкә алсаң, аларның урыннарын алыштырудан мәгънә дә юк кебек. Тик Норлат авылы җирле үзидарәсе башлыгы Илгиз Баһаутдинов моны үзенчә аңлата: «Китапханәнең хәзерге бинасы балалар бакчасыныкы белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Аннары балалар бакчасын төзекләндерү өчен район бюджетыннан 10 миллион ярым сум акча бүленеп бирелде. Китапханә бинасын ремонтлап, шунда балаларны күчерүдән дә кулайрагы юк. Ә менә китапханә вакытлыча авылның спорт комплексына күченеп торачак». «Искене ямап ясаганчы яңа балалар бакчасы төзү отышлырак түгелме соң?» - дим. «Шулай, тик бу бит бездән генә тормый. Акчаны район бүлеп бирә. Бүген Яшел Үзән районы буенча Норлат авылында балалар бакчасына чиратта торучылар саны башка авыллар белән чагыштырганда алай ук күп түгел. Мәсәлән, быел беренче чиратта, Яшел Үзәнгә караган «Радужный» торак комплексында бакча салалар», - дип белдерде Илгиз әфәнде.
Хәзерге вакытта китапханәчеләргә җыенырга, китапларны, җиһазларны тупларга кушканнар. Күченергә мәктәп укучылары, авыл җирле үзидарәсе дә ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Китапханәдә исә 21 мең китап. Әле күпме газета, журналлар, җиһазлар. Аларны җыеп, кадерләп, ертмый, бәрми күчерү, аннары кабат киштәләргә тиешенчә төзү турында уйласаң да, куркып куясың. Хәер, китапханәчеләр күченүдән курыкмый анысы. «Мин белгәне генә дә бишенче тапкыр күченә инде китапханә», - ди биредә 40 елга якын эшләүче китапханәче Розалия Ибраһимова. 1924 елда барлыкка килгән китапханә кайчандыр байлар йортында, казармада да «яшәп» алган, янгын да кичергән... 1978 елда ул Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәсенең 8 нче филиалы буларак теркәлгән.
Норлат китапханәсе бик актив эшли. «38 газета-журналга язылабыз. Беренче чиратта, «Шәһри Казан»ны укыйбыз. Гел үзгәреп, яңарып тора ул, шуның белән үзенә җәлеп итә. Ел саен 920ләп китап кайтартыла. 1000нән артык даими укучыбыз исәпләнә. Китапханәгә килүчеләрнең үз китап сөючеләр клубы да бар. Китапханәбез рус, татар әдәбияты гына түгел, чит ил әсәрләренә дә бай бит. Бездән модельләштерелгән китапханә ясарга теләгәннәр иде. Шул уңайдан җиһазлар: телевизор, компьютер, сканер да бирделәр. Хәзер эш туктап калды инде», - ди китапханә мөдире Алсу Садыйкова.
Китапханә Россия күләмендәге «Третий возраст» бәйгесендә дә катнаша. 40 мең грант бүләк итә торган әлеге чарада җиңеп, китапханәчеләр өстәмә компьютерлар алырга уйлаган булганнар. «Махсус компьютер курслары оештырып, өлкәннәрне укытырга теләгән идек. Күбесенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша гына түлисе килә, кемдер социаль челтәр аша оныгы, балалары белән аралашырга тели», - ди китапханәчеләр.
Китапханәгә авыл халкы укырга гына килми, бу алар өчен аралашу урыны, рухи азык чыганагы. Норлат авылында элек социаль яклау үзәге эшли иде. Ул ябылгач, мәдәният йорты, китапханә олы яшьтәгеләрнең иң яраткан урыннарына әверелгән. Ялгызлыктан туеп, аралашуга сусап килә алар бирегә. Язучыларның юбилей даталары, бәйрәмнәр - берсе дә эзсез узмый Норлат китапханәсендә. Бер почмакка авыл тарихын чагылдырган кечкенә генә музей да ясап куйганнар. «Укучылар китап сорап кергәч, шундагы экспонатларны күреп кызыксыналар. Без исә яшь буынга тарихыбызны сөйләргә һәрчак әзер», - ди Розалия ханым.
Китапханәне тиздән спорт комплексына күчерәчәкләр. Вакытлыча гына. «ШК»га Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитетыннан килгән рәсми җавапта әйтелгәнчә, балалар бакчасы бинасын ремонтлап, китапханәне шунда урнаштырачаклар. Тагын вакытлыча гына. Чөнки бина шактый иске. Аны төзекләндерү өчен әлегә акча да бүлеп бирелмәгән җитмәсә. Авыл җирле үзидарәсендә бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә тырышабыз, диделәр.
Ә менә китапханәнең киләчәге якты күренә. Алла боерса, аның өчен авылның мәдәният йорты янында аерым бина төзергә телиләр.Тик якын киләчәктә булырмы бу, еракмы?.. Китапханәчеләрнең исә бөтен өмете авыл җирле үзидарәсендә. Аралашу, фикер алышу, ял итү урынына әверелгән китапханәдән бер көнгә дә мәхрүм калмасын иде норлатлылар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading