16+

Рөстәм Миңнеханов: "Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар!"

"Ак Барс Арена" стадионы янында бүген сайлаулар уңаеннан концерт оештырылды. Концертка "Мин тавыш бирдем" беләзеге алган һәр кеше керә ала иде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарага Казан мэры Илсур Метшин белән килде. Шунда ук Миңнеханов концертка килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Аның фикеренчә, сайлауларда катнашучылар "Көчле Россия - көчле төбәкләр" позициясеннән чыгып тавыш биргәннәр. Сайлауларда катнашу ул бит Дәүләт Думасынада күбрәк сандагы депутатлар өчен тавыш бирү дигән сүз дә. Ә депутатлар күбрәк булган саен, Федераль җыенда Татарстан мәнфәгатьләрен яклаучылар да күбрәк була дигән сүз. Татарстан, Казан - Россиядә иң матур, көчле төбәкләрнең берсе, дип белдерде Президент үз мөрәҗәгатендә. "Исән-сау булыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар!", диде Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading