– Көзге күңел төшенкелеге клиник депрессиягә әйләнмәсен өчен, үзебезгә карата бик игътибарлы булырга кирәк. Моны гади ялкаулык белән генә бутарга ярамый. Кирәк вакытта кеше ярдәм сораудан курыкмаска тиеш.
Депрессияне булдырмау чараларына килгәндә, беренче чиратта, туклану һәм ял режимнарына карата игътибарны арттырырга кирәк. Табиблар күбрәк шоколад, банан, карабодай, якты төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кушалар (боларга цитруслар да керә). Күркә ите дә антидепрессант ризык булып санала. Тик ризыклар аша гына җитәрлек күләмдә витаминнар керми, шуңа аптекада сатыла торган витаминнарны да кабул итү зарур.
Йокы сәламәтлеккә, шул исәптән, күңел халәтенә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә кичке уннан соңга калмыйча йокларга тырышырга кирәк. Активлыкны арттыру да файдага гына. Саф һавада йөрү, табигатькә якынаю, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да депрессиягә киртә булып тора. Көз көне үзегезгә күбрәк ял итәргә рөхсәт итегез, кыска вакытлы булса да отпусклар алырга тырышыгыз. Яраткан шөгыльләр дә күңел төшенкелегеннән коткара. Бассейнга йөрү, мунча керү, гомумән спа процедуралар да кәефне яхшырту чаралары булып санала.
Билгеләргә әйләнеп кайтып, шуны да әйтәсем килә: бик еш эч пошу һәм тиктомалдан курку хисе барлыкка килү дә депрессия билгеләре булып тора. Каһвә, каты чәй, алкоголь белән мавыкмагыз, болар күңел төшенкелегенә этәрүче эчемлекләр, – дип киңәшләрен бирде Гүзәл Хисмәтуллина.
Сораштык
“Шөкер итәм”
Гөлгенә Мөхәмәтова, инженер: Көзне яратмыйм дип әйтә алмыйм. Кояшлы, сары яфраклар җиргә коелган көннәре үзенчә матур, яңгыр явып торганда үзенчә рәхәт. Соңгысы – гаиләң белән аралашу, тәмле пироглар пешереп чәй эчү, яраткан фильмны карау өчен шәп мөмкинлек.
Депрессия, минемчә, яз көне кояш көлеп торганда да булырга мөмкин. Өйдә һәм күңелдә тынычлык булса, урамдагы һава торышы мөһим роль уйнамый дип саныйм. Сау-сәламәт чакта яңгырда да чыгып биергә мөмкин.
Көз – минем өчен романтик вакыт. Яратасы, яратыласы, кадерле кешеләремә күбрәк игътибарымны бүлеп бирәсе килә. Яз, җәй көннәрендә мәшәкать, эш күп булгангамы, кешеләрнең бер-берсенә карата игътибары кими төсле тоела.
Батыр Харисов, алып баручы: Һәр ел фасылын яратам. Аларның барысында да үзенә генә хас матурлык бар. Көзен агачларның төрле төсләр белән бизәлүе дә, коеп яуган яки кырпак яңгыры да якын миңа. Яңгыр яуганда капюшонны киеп куям да, бала вакыттагы шикелле, чыптыр-чыптыр рәхәтләнеп йөрим.
Кәефем ел фасылына бәйле түгел. Әгәр ул берәр нәрсәдән кырыла икән, үземә ошаган, җанландырып җибәрә торган музыка тыңлыйм. Шулай ук көндәлегемә язып куелган, ирешелгән уңышларымны бер кат укып чыксам да, күңел күтәрелеп китә.
Вакыйф Нуриев, язучы: Көз, бер карасаң, сагышлы, моңлы чор. Кояшлы җәй үткән, аларны яңгырлы, болытлы көннәр алыштырган. Үзем дә күбрәк яктылыкны, җылылыкны яратам. Әмма бер нәрсә дә табигатьтә мәңгелек түгел. Һәр чорның үзенә хас матурлыгын табып, кадерен белеп яшәргә тырышам. Илһам күбрәк көз көне килә диюләре Пушкиннан калган гадәт, аңа охшарга тырышу гына дип уйлыйм. Үземнең каләмем ел фасылларына бәйле түгел. Әгәр зар-моң җанымны биләп ала башласа, сәламәтлеге чикле кешеләрне искә алып, үз тормышым өчен шөкер итәм.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар