Шәһри Казан

«Елның иң яхшы табибы» кайда эшли?

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале Исаев урамының тулы бер кварталын биләп тора. Ул - республикада иң эре дәвалау учреждениеләреннән берсе. Башкалабыздан тыш тагын Татарстанның 23 муниципаль районына хезмәт күрсәтә. Сугыш ветераннарын дәвалаучы махсус госпитальләр республикада икәү генә икән. Икенчесе - Чаллыда. Анысы Кама аръягы ветераннары карамагында. Госпиталь белән танышып йөргәндә...

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале Исаев урамының тулы бер кварталын биләп тора. Ул - республикада иң эре дәвалау учреждениеләреннән берсе. Башкалабыздан тыш тагын Татарстанның 23 муниципаль районына хезмәт күрсәтә.

Сугыш ветераннарын дәвалаучы махсус госпитальләр республикада икәү генә икән. Икенчесе - Чаллыда. Анысы Кама аръягы ветераннары карамагында. Госпиталь белән танышып йөргәндә таякка таянган, бөкрәя төшкән өлкән яшьтәге кешеләрне мин бик күп очраттым. Хәер, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның иң яше дә 90га якынлашып килә бит инде.

Гадәттә, механизм искерсә, запас частьлар куялар, туфрак ярлыланса, ашлама кертәләр. Ә адәм баласына ял, тынычлык, дәва кирәк. Бирегә дә табиблар ярдәменә өметләнеп киләләр. 118 табиб эшли бу госпитальдә.

Баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов белән госпитальнең тарихи сәхифәләрен барлап утырабыз. 1964 елда В.Куйбышев исемендәге химия заводы сәламәтләндерү пункты базасында барлыкка килә ул. Баш табибы Екатерина Беляева була. Медицина хезмәткәрләренә эшне бик авыр шартларда алып барырга туры килә. Медикаментлар җитми, бүлмәләр кысан. Җитмәсә, заводның бензол, фенол һәм 20дән артык зарарлы компонентлар кулланучы цехлары 30-40 метр ераклыкта гына урнашкан. Әлбәттә, мондый шартларда күпме тырышсаң да, авыруларга сыйфатлы ярдәм күрсәтеп булмый иде. Шунлыктан поликлиника һәм стационар өчен яңа биналар төзергә кирәк дигән фикергә киленде. Баш табибның, төзелеш өчен акча сорап, химия сәнәгате министрына мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмады. Кат-кат мөрәҗәгать иткәч, ниһаять, министр шәфкатьлелек күрсәтә - акча табыла. 1971 елда яңа поликлиника авыруларны кабул итә башлый. Терапевтлардан тыш, медицина телендә «тар белгечлекләр» дип йөртелгән эндокринолог, уролог, аллерголог, отоларинголог, травматолог, инфекционист кебек белгечләр дә туплана. 1977 елның ноябрендә стационарның да 180 койкага исәпләнгән беренче чираты сафка баса.
Рамил Мөхәммәтдиновның әйтүенә караганда, гос­питальнең матди хәле елдан-ел яхшыра бара. Табибларга чиратны да әллә ни зур дип булмый. Кабинет алларында бары берничә генә кеше утыра.

- Без моның өчен коллективыбызның өлкән буынына һәм республиканың бүгенге җитәкчелегенә рәхмәтле, -ди Рамил.
Авыру - катлаулы дөнья. Дөрес диагноз кую бернәрсә, әле һәркайсы белән уртак тел дә таба белергә кирәк бит. Җитмәсә биредә дәваланучыларның шактый өлеше - Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган ветераннар. Дәваланучылар арасында Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, яраланып кайтучылар да бар. Ел дәвамында бирегә берничә тапкыр килеп дәваланып китүчеләр дә шактый икән. Юсуповлар, Ермохиннар гаиләләренең биредә мөмкинлек булган саен килеп дәваланып китәргә яратуларын сөйләделәр.

Реклама

Рамил Мөхәммәтдинов ялгыз яшәүче карт-карчыкларның госпитальдә дәваланырга бигрәк тә атлыгып торулары турында сөйләде. Әлбәттә, андыйларны аңларга да була. Тамагың тук, урын-җирең чиста, нинди дару кирәк - барысы да бар. Телисең икән, табиб белән сөйләшеп утырырга, дәвалану алымнары турында киңәшергә була. Яңа танышлар барлыкка килә. Тагын нәрсә кирәк ди!

1999 елның декабреннән башлап инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 115 койка булдырылган. Аларның 20се - неврология, 50се - терапия, 35е - хирургия, 5се - кардиология, 5есе офтальмология бүлекләре авырулары.

Госпиталь белән танышып йөргәндә, медицина фәннәре кандидаты Владимир Воронин җитәкләгән ашыгыч хирургия, югары категорияле табиб Мөнирә Хафизова җитәкчелегендәге кардиология бүлекләре турында күп кенә җылы сүзләр ишетергә туры килде. Планлы хирургия бүлеген стационар ачылганнан бирле Татарстанның атказанган табибы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Пырков җитәкли.

Госпиталь белән 1985 ел башыннан алып югары категорияле табиб Фәрит Закиров җитәкчелек итә. Әйтүләренә караганда, ул төп игътибарын дәвалауның яңа технологияләрен кертүгә юнәлтә. Шушы максатка ирешү өчен күп кенә җиһазлар алынган, эшкә сәләтле белгечләр чакырылган. Госпиталь стационары базасында табибларның белем күтәрү институтының функциональ диагностика кафедрасы, Казан дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы эшли. Табиблар һәм шәфкать туташлары даими рәвештә биш елга бер тапкыр квалификация­ләрен күтәрәләр. Госпиталь хезмәткәрләренең алтысы - медицина фәннәре кандидаты.

Мин госпиталь эшчәнлеге белән танышып йөргән көннәрдә Мәскәүдән Ольга Николаенконың Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыгуы турында куанычлы хәбәр килде. Аңа «Елның иң яхшы табибы» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу җиңү белән Ольга Вадимовнаны хезмәткәрләре дә, анда дәвалана торган авырулар да чын күңелдән тәбрик иттеләр.
Терапевт Ольга Николаенко биредә 1999 елдан бирле эшли икән, ә гомуми стажы - 28 ел. Бу вакыт эчендә ул үзен эшенә бик җаваплы килүче белгеч буларак таныткан. Ольга Вадимовна халык өчен артериаль гипертензия буенча дәресләр үткәрә икән. Югары класслы белгечнең яшь хезмәткәрләргә дә бик теләп булышуын, катлаулы авыруларны дәвалау буенча киңәшләрен бирүен дә әйттеләр.

Һәр кеше сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, иртән гимнастика ясарга, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш, - ди табиб. Ул җитәкчелек иткән госпиталь чаңгычылар командасы кышкы спартакиадада берничә тапкыр призларга ия булган.
2013 елда Казанда үткәрелгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында медицина хезмәте күрсәтүгә керткән өлеше Россия Федерациясе Президенты грамотасы, истәлек медале белән бәяләнгән. 2014 елда Сочида XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын үткәрүгә керткән өлеше өчен Краснодар крае Сәламәтлек сак­лау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Госпиталь стационарында 75 палата. Гадәттә, сугыш ветераннары һәм инвалидлар аның яртысын тутыра. Икенче яртысында шәһәр халкы дәвалана.
Тормышта барысы да, билгеле инде, ал да гөл булып бетми. Госпиталь эшендә дә кимчелекләр бардыр, билгеле. Авыруларның, гадәттә, нәрсәдән зарланулары белән кызыксынам.

- Зарланучылар әллә ни күп очрамый. Кайберләр үзләрен 1-2 кешелек палатага урнаштыруны сорый. Теләкләрен мөмкин кадәр канәгатьләндерергә тырышабыз, - ди Рамил Мөхәммәтдинов. - Авыруга бервакытта да үпкәләп булмый, шуның өчен авыру бит инде ул. Шулай да, гадәттә, дәвалану срогы төгәлләнгәндә, алардан рәхмәт сүзләре ишетәбез. Иң мөһиме - кешеләр бездән тынычланып, шат күңел белән китсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: