16+

Стресс вакытында... ашама

Организм стресс кичергәндә еш кына баллыга тарта башлый.

Стресс вакытында... ашама

Организм стресс кичергәндә еш кына баллыга тарта башлый.

Кемдер бу халәттән каһвә ярдәмендә чыгарга тели. Әмма артык кофеин вакытлыча гына көч бирә һәм организм бераздан тагын каһвә таләп итә башлый, ди нутрицолог, дөрес туклану буенча консультант Алла Макарова.

Белгеч киңәше буенча, күбрәк антиоксидантлы ризык ашарга кирәк. Нәкъ менә шул биологик актив компонентлар җитмәгәндә стресс гормоннары эшләнелеп чыга да инде. Шуңа да рационга яшел чәй, цитруслы җиләк-җимеш, брокколи, җиләкләр, татлы борыч, чөгендер, кишер, диңгез ризыклары, үсемлек майлары һәм бавыр өстәргә кирәк.

Омега-3кә һәм май кислоталарына бай ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Бу файдалы кушылмалар курку хисен бетерә. Монда ярдәмгә сезгә чикләвек, кызыл балык һәм үсемлек мае килә ала.

Рационга пробиотик комплексларны һәм сөт ризыкларын, тозлы кәбестә өстәгез. Эмоциональ яктан тотрыклы булмау еш кына эчәк-аш кайнату системасына бәйле. Эчәклекләрдәге дисбаланс еш кына борчуга, ачу килүгә китерә. Шуңа да шикәр, баллы ризыклар куллануны киметергә кирәк. Чүпрәле камыр ризыкларыннан да баш тартыгыз. Алар микрофлорада гөмбәчекләр үстерә.

Туклануны баланслы итегез. Ул чагында организм стресска чыдамрак булачак. Аксымга бай ризыкларны тиешенчә кулланыгыз. Ит, балык, эремчек, йомырка, диңгез продуктлары ашагыз. Порцияне 70-150 граммын әлеге ризыклар тәшкил итәргә тиеш.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading