16+

Тәҗрибәле үләнче: "Суган инфекция­ләрне үтереп кенә калмый, зыян да салырга мөмкин"

Файдалы үләннәр турында моның кадәр дә тәфсилләп, озаклап һәм яратып сөйләгән кешене күргәнем юк иде әле. Римма Сәгыйтова рәхәтләнеп сөйләргә мөмкин. Белгечлеге буенча химик һәм биолог Римма апа – тәҗрибәле үләнче. Әледән-әле йөткергәләп алуымны күреп, ул миңа могҗизалы бер «дару» эшләргә өйрәтте.

Тәҗрибәле үләнче: "Суган инфекция­ләрне үтереп кенә калмый, зыян да салырга мөмкин"

Файдалы үләннәр турында моның кадәр дә тәфсилләп, озаклап һәм яратып сөйләгән кешене күргәнем юк иде әле. Римма Сәгыйтова рәхәтләнеп сөйләргә мөмкин. Белгечлеге буенча химик һәм биолог Римма апа – тәҗрибәле үләнче. Әледән-әле йөткергәләп алуымны күреп, ул миңа могҗизалы бер «дару» эшләргә өйрәтте.

– Кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авырганда, салкын тигәндә, бронхит, ангина, тонзиллит, гайморит, отит булганда, менә бу майның файдасы зур, – дип, сумкасыннан кечкенә генә бер шешә чыгарды.

Майны әзер килеш сатыладыр дигән идем, ул аны үзе эшли икән.
– Төп нигез итеп дүрт чәй кашыгы сырганак мае алабыз. Аның урынына авокадо яки шәфталу, йә булмаса миндаль, виноград төше мае да алырга була. Ни өчен нәкъ менә аларны дигән сорау туарга мөмкин. Мин санап киткән майлар аллергия барлыкка китерми. Шуның белән аларның кислоталы-селтеле балансы нейтраль санала. Сырганак маена 30-35 тамчы пихта мае, 25-30 тамчы чәй агачы мае һәм 8-10 тамчы эвкалипт мае (аның урынына туя мае да ярый) тамызабыз. Пихта инфекцияләргә, чәй агачы мае вирусларга, гөмбәчекләргә, ә эвкалипт паразитларга каршы көрәшә. Барлыкка килгән катнашманы яхшылап болгатып, берәр шешәгә тутырып куябыз. Әлеге майны яңа туган балаларга да курыкмыйча сыларга була. Аны сабыйларның борын тирәләренә һәм тел очына сылагыз. Бер яшьтән соң инде бер чәй кашыгы бирәсең дә, алар аны суырып торырга тиеш. Йотып җибәрергә түгел, озаклап суырып торырга. Без дә шулай ук кулланабыз. Мин үземә 200 миллиграмм ясап куям да, ул бер елга җитә. Профилактика максатыннан, майны һәр көн икешәр тапкыр биш-җиде тамчы кулланырга кирәк.

Авырып киткән кебек тоелса, көненә бишәр тапкыр суырыгыз. Шул ук майны борын куышлыгына сылагыз. Ул бактерияләрне үтерә, аларга үрчергә ирек бирми. Әлеге майны көзгә керүгә ясап, шешәләргә тутырам да, һәрберсенә өйдәгеләрнең исемнәрен язып куям. Алар аны, минем кебек, сумкаларында йөртә. Бу майны ясау өчен акча да күп кирәкми. Авырый башласаң, даруханәдән кимендә өч йөз сумлык дару аласы була. Әле ул гына җитсә, – ди ул.

Салкын тиеп авырмас өчен көз көне, төгәлрәге, сентябрь уртасыннан алып октябрь азагына кадәр имбир белән дарчин (корица) кулланырга кирәк. Римма апа киңәш иткәнчә, имбир тамырының бер телемен кисеп алып иртәнге чәйгә салып эчәсез. Иртән нәрсә эчсәк тә, ашасак та, ул тиз үзләштерелә, димәк, файдасы да күбрәк. Чәйгә бераз гына дарчин да салыгыз.

– Ноябрь һәм декабрьдә исә эхинацея эчә башлагыз. Аз гына дозада аны бөтен кеше дә файдалана ала. Иң мөһиме – ярты чәй кашыгыннан арттырмаска. Әлеге доза куркынычсыз санала. Эхинацеяны чәй кебек кайнатып яки кара чәйгә йә булмаса компотка салып эчәсең. Кечкенә балаларга эхинацеяны ике атна гына бирергә була, ике атна тәнәфестән соң тагын кабатларга. Гыйнвар уртасыннан февраль ахырына кадәр карган (шикша, водяника) сарыбаш (сары үлән, желтушник) кебек үләннәрне эчә башлагыз. Әмма алар даруханәдә юк, безнең «Травы жизни» кибетендә генә бар, - ди үләнче. - Шикшаны шулай ук бер чәй кашыгы гына кулланыр­га ярый. Яз көне - апрельдән май уртасына кадәр витаминнар эчү дөрес була. Балык мае эчегез, кишерне каймак белән ашагыз, ул аның белән генә үзләштерелә.

- Балык маен җәй көне эчәргә ярамый дип ишеткәнем бар.
- Дөрес әйтәсез. Җәй көне шулай ук эхинацея, женьшень, алтын тамырны (родиола розовая, золотой корень) да эчәргә кирәкми. Алар иммун системасының активаторлары булып тора, җәен исә аны тынычлыкта калдыру зарур.

Римма ханымнан озакка сузылган ютәл белән көрәшү алымнарын да сорадым.
- Ютәлнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Салкын тиеп авырсагыз, вируслы авыру булса, дәвалану чараларын күрсәгез, ул бер атна эчендә үтә. Бер атнадан да бетмәсә, сәбәбе - сулыш юлларындагы кандид гөмбәчекләрдә. Димәк, гөмбәчекләргә каршы үләннәр эчәсез. Яушан (вероника), карабаш (черноголовка) үләннәре безнең кибеттә сатыла. Өченче сәбәп - организмдагы паразитлар. Бу очракта ютәл бик озакка сузыла. Иммунитет хәлсезләнгәннән соң, әлеге паразитлар өчен организмда «бәйрәм» башлана. Шуңа да мин, сәбәбен белмәгән очракта, гриппка, гөмбәчеккә һәм паразитларга каршы үләннәрнең җыелмасын эчәргә тәкъдим итәм, - диде ул.

Яңа танышым авырган вакытта суган кулланмаска киңәш итә.
- Аның составында тоз кислотасы бар, ул инфекция­ләрне генә үтереп калмый, зыян да салырга мөмкин, - ди ул.
Кыш көне С витаминын күп кулланырга кушалар. С витамины дигәч, күз алдына иң беренче чиратта лимон белән әфлисун килә. Үләнче Римма апа сүзләренчә, әлеге витамин карлыган белән болгар борычында күбрәк. Әмма болгар борычын ашказаны асты бизе белән проблема булганнарга күп кулланырга ярамый.

- Салкын тиеп авырганда кура җиләген файдаланабыз. Ул табигый аспирин булып тора. Тик истә тотыгыз: кура җиләгеннән күпләрдә аллергия барлыкка килә. Моны тикшерү өчен кура җиләген изеп иренегезгә сылагыз. Чеметкәләп торса, шикләнергә урын бар, - дип кисәтә ул. - Авырган вакытта бер көнгә бер стакан кура җиләге ашарга кирәк.

Әгәр дә кеше ел дәвамында профилактика белән шөгыльләнсә, җәен организмын витаминнар, микроэлементлар белән ныгытса, бернәрсә дә куркыныч түгел, ди ул. Кеше бер җәйгә утыз-кырык килограмм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш, алар безгә җиде-сигез айга җитә икән. Моңа помидор, кәбестә керми.

Римма апа үләннәр турында сәгатьләр буе сөйли ала, ә менә үзе турында бик яратмый. Гомер буе лабораториядә эшләгән. Бөерләре авыртып җәфалагач, атак­лы үләнче Гордеев белән танышкан. Аның системасы нигезендә дәвалануның файдасын күргәннән соң, үләннәр белән кызыксына башлаган.
– Баштарак аңа ышанмаган да идем, сәламәтлегем уңайлангач, үзем дә үләннәргә «гашыйк булдым». Курсларда укып, лицензия алдым. Белгәнемне башкаларга да җиткерергә тырышам, шуның өчен «Травы жизни» кибете консультанты булырга ризалык бирдем. Безгә кабып йотарга дару гына булсын, үләннәр белән әвәрә килеп торырга яратмыйбыз. Югыйсә табигать ул үзе дәвалый бит, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading