16+

Әбиләргә театр җитми икән

Лаеклы ялга чыксаң да, сәхнәгә чыгып уйнау теләге кимеми икән. Тенеки авылы клубында Саба районының алдынгы мәдәният ветераннары куйган театрдан соң, күңелгә шундый уйлар килде. Сәхнә ветераннары авыру-сырхауларын, бар мәшәкатьләрен бер читкә куеп, тамашачыны ял иттерде.

Әбиләргә театр җитми икән

Лаеклы ялга чыксаң да, сәхнәгә чыгып уйнау теләге кимеми икән. Тенеки авылы клубында Саба районының алдынгы мәдәният ветераннары куйган театрдан соң, күңелгә шундый уйлар килде. Сәхнә ветераннары авыру-сырхауларын, бар мәшәкатьләрен бер читкә куеп, тамашачыны ял иттерде.

Спектакльнең эчтәлеген халыкның күңеленә тиярлек итеп сәхнәләштергәннәр. Халык тын алырга да куркып утырды. Залда тамашачыларның елап утырганнары да ишетелде. Сугыштан соң тол калган хатыннарның йөрәкләрендә сакланган сары сагышларын, аларның якыннарына булган булган саф мәхәббәтләрен, ачы сагынуларын тамашачыларның күңелләренә җиткерделәр.

Картлар йортындагы хәлләр, бабайның өйләнергә килүе, соңрак барлык әбиләрне бер җепкә тезеп алып кайту күренешләре – барысы да күз алдыннан үтте. Төрле авыл җирлекләрендә эшләгән ветераннарның бергә җыелып театр куюларына  сокландык. Сабада Камалның “Илһамият” труппасын ясаганнар! Афәрин!

Авыл халкы исеменнән театрдан уйнаган сәхнә ветераннарга зур рәхмәтләрен җиткерәбез. Гомер буе район сәхнәсен бер итеп тоткан Айрат Зиннуров, төрле авыл клубларында эшләп ялган чыккан Миңлегөл Нуриева, Халисә Сибгатова, Гөлнур Шәйхуллина, Рушания Салиховага карап чын-чынлап горурландык. Булдырасыз бит әле! Аларның һәрвакыт шулай шат күңелле, бер дә картаймауларын, хәерле гомерләрен, саулык-сәламәтлекләрен теләп калабыз.
Авылыбыз кечкенә булгач, безнең авылга зур театрлар килми, билгеле. Клубыбыз яңа, бик чиста якты. Клубка барасы килеп кенә тора. Әбиләргә ни җитми, дисәгез, безгә дә менә шундый театр-тамашалар җитми икән. Өйдәге кара тартмадан карыйсы килми бит ул спектакльләрне, сәхнәдән карыйсы килә.

Гөлфия Галиева
Саба районы, Тенеки авылы    

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading