Шәһри Казан

Читекне дә Кытайдан кайтартмабызмы?

Казанның Бауман урамында нинди генә сувенир кибетләре юк! Ә кибетнең эченә керсәң, бөтенләй дә күзләр камаша башлый. Әмма алар арасында кулдан эшләнгән әйберләрне очратуы гына икеле. Ник дигәндә, Татарстандагы сувенирларның шактые Кытайдан эшләтеп кайтартыла. Ә нәрсәнең кулдан эшләнелгән, нәрсәнең Кытайда ясалган товар икәнен аермаучы туристлар өчен бу кара урман кебек...

Казанның Бауман урамында нинди генә сувенир кибетләре юк! Ә кибетнең эченә керсәң, бөтенләй дә күзләр камаша башлый. Әмма алар арасында кулдан эшләнгән әйберләрне очратуы гына икеле. Ник дигәндә, Татарстандагы сувенирларның шактые Кытайдан эшләтеп кайтартыла. Ә нәрсәнең кулдан эшләнелгән, нәрсәнең Кытайда ясалган товар икәнен аермаучы туристлар өчен бу кара урман кебек караңгы һәм бер-берсеннән аерылмый торган әйберләр.

Сувенирлар - һөнәрчелек дошманы

Сувенир продукциясе белән һөнәрчелек сәнгатен бутарга ярамый, чөнки бүгенге базар шартларында һөнәрчелекне саклап калу милләтне, халык иҗатын үстерүгә бик зур ярдәм итә. Кул эшләнмәләренең үзенчәлеге шунда ки, ул эксклюзив һәм дөньяда аның аналогы юк. Хәтта бер төрле ике шәлне бер үк кеше бәйләгән очракта да, ике шәл ике төрле булачак. Читекләр белән дә шундый ук хәл. Бу - матди булмаган байлык.

Татарстанда һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге Арча, Биектау, Кукмара һәм Кама аръягы районнарында яши. Әмма халык кул эшләнмәләрен берничек тә территория яки милләткә бүлеп карарга ярамый. Һәр милләтнең үз бизәге, үз үзенчәлеге бар.

Һөнәрчеләрнең шактые инде олы яшьтә. Аларның уртача яше 60тан узган һәм һөнәрчеләрнең сәләтен, эшләү технологияләрен яшь буынга тапшыру иң төп проблемаларның берсе булып кала бирә. Мисал өчен, челтәр бәйләү һөнәрен өйрәнүчеләр, әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр республикабызда бик аз икән.
Һөнәрчеләрнең төп «дошманы» - сувенир продукциясе җитештереп сатучылар. Сувенирлар үз­ләренең арзан һәм күп булуы белән өстенлектә. Татарстанга килүче туристлар да Кытайда җитештерелгән сувенирны сатып алуны өстенрәк күрә, әмма кул эшләнмәләреннән аермалы буларак, мондый продукциядә чын миллилек чагылмый, билгеле.

Һөнәрчеләрне кайда әзерлиләр?

Фәнни-методологик әдәбиятның булмавы да үзен сиздерә, ди белгечләр. Булачак һөнәрчеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтү өчен аларга фәнни яктан белем бирү, техник яктан өйрәтү дә кирәк бит.
Татарстанда һөнәрчеләрне Халык һөнәрчелеге һөнәри көллиятендә әзерлиләр. Анда барлыгы 258 студент ун төрле белгечлек буенча белем ала. Һөнәрчелек серләренә студентларны 23 укытучы укыта. 2014 елда әлеге һөнәри белем бирү учреждениесен 196 кеше тәмамлаган, аларның 190ы белемнәрен арттырырга югары уку йортларына юнәлгән.

Бу уку йортына 1992 елда нигез салынган. Һөнәри лицей заман бе­лән бергә атлый, һәм, аның җитәкчесе Раушания Сәүбанова сүзләренчә, студентларга белем биргәндә заманча һәм медиа технологияләр файдаланыла. Уку йортына белем алырга Татарстан гына түгел, Үзбәкстан, Казахстан һәм башка илләрдән дә киләләр икән. Соңгы уку елында гына да студентлар саны 30 проценттан артып киткән.
Белгечләр әзерләүдән тыш, һөнәри белем бирү учреждениесендә агач эшкәртү, керамика, ювелир эшләнмәләре, чигелгән әйберләр җитештерү дә җайга салынган. Бу уку йортын тәмамлаучылар диплом алгач та эш эзләп йөрми, дип ышандыра Раушания ханым.

Инде берничә ел көллият студентлары зәркән эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә һәм аларның кул эшләре Зөя, Болгар музей-тыюлыкларында урын алган. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында зәркән салоны ачучылар, танылган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре дә бар икән.

Реклама

Уңышлары белән бергә, уку йортының чишелмәгән мәсьәләләре дә бар, билгеле, һәм аларның исемлеге шактый озын. Лицейның беренче катында төзекләндерү эшләрен тәмамларга, анда китапханә, ашханә булдырырга, чит төбәкләрдән һәм Татарстанның башка районнарыннан килеп белем алучылар өчен тулай торак ачарга, укыту методологиясен яңартырга кирәк. Сүз уңаеннан, китапханәдәге әсбаплар да биш елга бер тапкыр яңартылып торырга тиеш икән. Шулай ук җитештерелгән продукцияне сатуны оештыру да кыен, дип белдерде көллият директоры. Укытучыларның хезмәт хакы 11 мең сумнан аз гына артык булу да көллият файдасына түгел.

Нәрсә эшләргә?

- Татар халкы беркайчан да арзанлы кием кимәгән, - ди Татарстан Республикасы Халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафин. - Социаль катламына карап, көндәлектә дә безнең милләт кешеләре бизәкләп эшләнелгән ачык төсле кием-салымнан йөргән. Алар файдаланган күн дә үзенчәлекле технологияләргә ия булган һәм бу хәзер дә шулай. Археологик эзләнүләр вакытында табылган күн әйберләр, ике‑өч гасыр узуга да карамастан, үзләренең кыяфәтләрен, формаларын югалтмаган. Бу тагын бер кат һөнәрчеләрнең югары технологияләрне файдалануы хакында сөйли.
Кытайлар җитештереп, татар милли товарлары дип саткан әйберләрнең бик түбән дәрәҗәдә булуын да ассызыклый ул. Һөнәрчелек Европада инде үлеп бара, ди. Алар Германия, Италиянең көньягында гына сакланып калган. Ә Франция һәм Европаның башка илләрендә киң катлау халык кулланырлык эшләнмәләр генә җитештерелә, дип саный белгеч.

Кызганыч, Нури әфәнде сүзләренчә, республика һөнәрчеләренә үсеш өчен мөмкинлекләр юк, чөнки бер күргәзмәдә катнашу өчен генә дә кимендә биш мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Гап‑гади һөнәрченең мондый матди мөмкинлеге юк һәм күргәзмәдә аның әйберләрен сатып алачаклар дигән гарантия дә юк. Ә кул эшләнмәләренең материаллары да шактый кыйммәт, хезмәт үзе дә вакыт таләп итә.

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов исә сувенирның Татарстанда җитештерелүен күрсәтә торган тамга булдырырга һәм аны алга таба һөнәрчелек продукциясен, сувенирларны сатуда файдаланырга кирәк дигән фикердә.

- Сувенир әйберләр бе­лән һөнәрчелекне бутарга ярамый. Кулдан эшләнгән әйбер берничек тә арзан тора алмый. Һөнәрчелекне үстерүдә дәүләт грантлар булдырды, әмма кызганыч, сувенирлар белән көндәшлек итә алырлык һөнәрчелек продукциясе әлегә Татарстанда булдырылмады. Сувенирлар кибетенә кергәч, күзләр камаша башлый. Әмма бездә башка төбәкләрдә җитештерелгән сувенирдан аерылыбрак торган әйберләрне очрату кыен, - ди ул.

Һөнәрчеләр җитештергән әйберләрнең тышлыгы (кабы) югары дәрәҗәдә эшләнелмәгән булуы да сатучыларны җәлеп итми. Кулдан ясалган әйбер үзе искиткеч матур һәм сыйфатлы булырга мөмкин, әмма сатып алучының күз­ләре һәрвакыт ялтыравыклы кәгазьгә төшә бит. Шуңа да ясалган әйберне сатып алучыны кызыктырырлык итә белү дә мөһим.

Һөнәрчелекне үстерүнең тагын бер юлы - ул да булса остаханәләргә туристларны алып килү, һөнәрчеләрнең эшләре белән аларны таныштыру. Әлеге практика чит илләрдә инде күптәннән файдаланыла. Турист продукциянең ничек барлыкка килгәнен үз күзләре белән күрә ала, теләгән кеше исә остаханәдән чыкканда урнашкан кибеттән әлеге әйберләрне сатып та ала алачак. Әмма бу остаханәләрнең туристлык маршрутында булуы шарт, чөнки туристның Дөбъязга барып, нидер карап йөрүе шикле.

Сергей Иванов сүз­ләренчә, туристлар арасында зәркән эшләнмәләре бик популяр, әмма милли бизәкләр төшерелгән андый кыйммәтле зәркән эшләнмәләрен Татарстанда табуы бик кыен икән.
Озын сүзнең кыскасы, әгәр дә эшләр алга таба да шулай барса, читекләрне дә Кытайдан кайтарта торган булмагаек...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: