Шәһри Казан

Күчеп йөрүче күргәзмә сәләтләр ача

18 майдан 3 июньгә кадәр Татарстанның сигез шәһәрендә «Минем шәһәрем. Минем сәләтем» («Мой город. Мой талант») дигән күчеп йөрүче күргәзмә оештырылачак. Ул балалар, мәктәп укучылары, студентларга булачак һөнәрләрен сайларга, төрле юнәлештәге проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ниятләнелә. Мондый күргәзмә-проект Татарстаннан кала бер җирдә дә уздырылмаган әле. - Бүген яшьләр...

18 майдан 3 июньгә кадәр Татарстанның сигез шәһәрендә «Минем шәһәрем. Минем сәләтем» («Мой город. Мой талант») дигән күчеп йөрүче күргәзмә оештырылачак. Ул балалар, мәктәп укучылары, студентларга булачак һөнәрләрен сайларга, төрле юнәлештәге проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ниятләнелә. Мондый күргәзмә-проект Татарстаннан кала бер җирдә дә уздырылмаган әле.
- Бүген яшьләр авызыннан уңыш тезисын еш ишетергә туры килә. Ләкин алар уңыш сере кешенең бары үзеннән генә тора икәнен аңламый. Татарстанның «Сәләтләр белән стратегик идарә итү» программасы нәкъ менә шул хатаны төзәтергә ярдәм итә (күргәзмә шул программа кысаларында оештырыла. - А.С.), - диде профессор, дәүләт программасын эшләү фәнни-эксперт төркеме җитәкчесе Сергей Гиль.
Күргәзмә 18 май көнне Алабуга шәһәрендә башланып китәчәк. Аннан соң Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Тәтеш, Яшел Үзән шәһәрләренә күченәчәк һәм 3 июньдә Байлар Сабасында тәмамланачак. Бөтен шәһәрләрдә ул иртәнге унда эшли башлый.
Күргәзмәнең язгы сезонында 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәр 8000гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Проектка 300гә якын предприятие, уку йортлары, республика оешмалары да үз өлешен кертәчәк. Уздыру вакыты итеп май-июнь айлары юкка гына сайланмаган.
- Күргәзмә чыгарылыш сыйныфларының имтиханнары вакытына туры килә. Нәкъ менә хәзер абитуриентлар алдында зур җаваплылык - һөнәр сайлау проблемасы тора. Без дә аларга бу авыр эшләрендә ярдәм итәргә булдык. Нинди уку йортына укырга керүең түгел, ә нинди һөнәр сайлавың мөһим бит, - дигән фикердә Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бүлеге җитәкчесе Игорь Михеев.
Ата-аналар белән оештыручылар аерым очрашачак. Аларның баланың һөнәр сайлавындагы ролен истә тотып, әти-әниләргә бүгенге көндә җәмгыятьтә нинди һөнәрләр кирәклеге, бала үсеше өчен ничек уңышлырак булачагы турында сөйләячәкләр.
«Алабуга» махсус икътисади зонаның персонал белән эшләү буенча өлкән хезмәткәре Наталия Юлкина үзләренең яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән программалары турыда сөйләде. 2023 елга кадәр икътисади зонада 120 завод урнаштырылачак. Бу исә 16 мең кешегә эш урыннары әзерләнә дигән сүз.
«КАМАЗ»ның генераль директоры урынбасары Александр Ушенин әйткәнчә, бүген аларда 12 мең яшь белгеч эшли.
- Үзебезгә сәләтле яшьләрне җәлеп итү буенча төрле программаларыбыз бар, - диде ул. - Эшләүче яшьләр дә үз проектларын тәкъдим итә. Әйтик, узган ел тәкъдим ителгән 21 проектның 15е тормышка ашырылды.
«Минем шәһәрем. Минем сәләтем» күргәзмәсе «Талантларны ачу» җәйге халыкара мәктәпкә сайлап алу туры да булып тора. Мәктәп инде бу җәйнең 21-28 июнендә узачак.
Казанда исә күргәзмә көз көне оештырылачак.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: