«Игелекле Казан» (“Добрая Казань”) шигаре астында Лисичанск халкына ярдәм оештыру башлангычы белән мэр Илсур Метшин чыккан иде. 31 октябрьдә Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан склад эшли башлады. Әлеге бинаны гуманитар ярдәм туплау өчен Казанның бер эшкуары бушлай биреп торган.
Казанда тупланган гуманитар ярдәм колоннасы Лисичанск шәһәренә кузгалды.
Казанда 18 пунктта җыелган кием-салым, куллану вакыты озын сроклы азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм башка кирәк-яраклар Горький шоссесындагы әлеге складка китерелә. Товарларны төрләренә аерып тартмаларга тутыруда Казан сәүдә-икътисад техникумы студентлары да булыша.
— Мохтаҗларга ярдәм итү саваплы гамәл бит,-ди студент Алмаз Садыйков.
Гуманитар ярдәм колоннасын озатырга башкала мэры Илсур Метшин да килгән иде.
— Бер атна эчендә 105 тонна азык төлек, көнкүреш химиясе, төзелеш чималлары тупланды. Бу чарада эре һәм кече предприятиеләр, эшкуарлар, казанлылар катнашты. Киң күңеллелек күрсәткән өлкәннәргә аеруча рәхмәт! Мәктәп укчылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга исән-имин кайтуларын теләп хатлар язган, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар рәсемнәр ясаган. Лисичанск шәһәре, “Алга” һәм “Тимер” батальоннары белән хәбәрләшеп торабыз, без аларны ташламыйбыз!-диде мэр Илсур Метшин.
Яңа елга кадәр Лисичанск шәһәренә, биш йөк машинасыннан торган, тагын 3 гуманитар колонна җибәреләчәген дә әйтте мэр.
Гуманитар ярдәм туплауга “Нэфис косметикс” акционерлык җәмгыяте, “Нега” кәгазь фабрикасы, “Бриз” һәм “Казанская мельница”, “Булочно-кондитерский комбинат” җәмгыятьләре, “Казань-Восток-Сервис” предприятиесе, рестораннар һәм кунакханәләр ассоциациясе, Химградның 17 резиденты беренчеләрдән булып кушылган.
— Бөтен илебез ярдәм күрсәтә. Шундый җаваплы эштән читтә калып булмый,-ди “Казань-Восток-Сервис” җитештерү предприятиесенең коммерция директоры Тимур Заһидуллин.
— Бозылмый торган 10 тонна азык-төлек китердек. Чираттагы колоннага да тагын 10 тонна азык-төлек туплап бирәчәкбез,-диде “Привоз” базары вәкиле Айнур Гәрәев.
“Добрая Казань” фонды сайтында гуманитар ярдәм туплау пунктлары, нинди товарлар җыю исемлеге белән танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар