16+

"Ачыктан-ачык" тапшыруы алып баручысы Ильяс Шаһиевка сөйдергеч ясаганнар

“Мәйдан” каналындагы “Ачыктан-ачык” тапшыруының үзенә генә хас “тәме” бар. Хәер, бер күргәннәр – аңлар. Программа ничек оештырыла һәм аның өстендә нинди иҗат төркеме эшли? Бу хакта тапшыруның алып баручысы Ильяс Шаһиев белән сөйләштек.

"Ачыктан-ачык" тапшыруы алып баручысы Ильяс Шаһиевка сөйдергеч ясаганнар

“Мәйдан” каналындагы “Ачыктан-ачык” тапшыруының үзенә генә хас “тәме” бар. Хәер, бер күргәннәр – аңлар. Программа ничек оештырыла һәм аның өстендә нинди иҗат төркеме эшли? Бу хакта тапшыруның алып баручысы Ильяс Шаһиев белән сөйләштек.

- Ильяс, соңгы вакытта “Ачыктан-ачык” тапшыруы бик үзгәрде. Нәрсә белән бәйле бу?

- Программа өстендә зур һәм көчле команда эшли. Тапшыру форматы яңа иҗат төркеме һәм каналның яңа директоры Сафиуллина Диана Рифхәт кызы килү белән тулысынча реконструкцияләнде. Тамашачыны кызыксындырган яңа контент өстәлде. Программаның режиссерлары - Гүзәл Шакирҗанова һәм Наилә Кузина - республика телевидениесендә һәм Татарстанның иң зур төшерү мәйданчыкларында 20 ел эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр. Шуңа күрә программаның төшерү сыйфаты да үзәк каналдагылардан ким түгел. Тапшыруда һәр өч программа саен эксклюзив локацияләр үзгәрә. Бу хәтта Россия телевидениесендә дә сирәк күренеш. Мәскәүдә, мисал өчен, бары тик иң кыйммәтле проектларда гына шулай эшлиләр. Алып баручының стиле соңгы мода буенча төзелгән. Программада әлеге образларга реклама ясаганнан соң, кибеттә алып баручы кигән барлык костюмнарны берничә көн эчендә алып бетерәләр.

- Тапшыру геройлары кемнәр? 

- Интервьюга татар музыка дөньясы шәхесләрен, кабынып килүче йолдызларны һәм музыка белән хобби буларак шөгыльләнүчеләрне чакырабыз. Шул рәвешле, “Мәйдан” телеканалы тамашачыга республика музыкаль иҗатының киң картинасын бүләк итә.

- “Ачыктан-ачык” тапшыруының үзенчәлеге нәрсәдә? 

- Ышанычлы төстә кеше тормышын чагылдырган күпкырлы контекстлар һәм мәгънәләр тирәнлеге белән аерылып тора. Программага җырчылар ышаныч белдерә: Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең XXI гасырдагы беренче уртак интервьюларын нәкъ менә “Ачыктан-ачык” тапшыруына бирде. Римма Ибраһимова һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың каенана-килен интервьюсы моның ише тандемдагы бердәнбер әңгәмә булып кала бирә. Интервьюлар, сүз уңаеннан, “Мәйдан”ның YouTube каналында да популярлар исемлегендә. Мисал өчен, әлеге дә баягы Римма Ибраһимова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов белән интервьюлар бүгенге көндә 10 меңнән артык карау җыйса, Фирдүс Тямаев белән чыгарылыш 14 мең карау җыярга өлгергән.

- Сезгә килгән кунаклар, чынлап та, беркемгә сөйләмәгән эч-серләрен ачамы?

- Әйе. Әйтик, Винарис Илъегет ике әнисен – газиз әнкәсе Маһирә апаны һәм сәхнә әнисе Хәмдүнә Тимергалиеваны югалткач, беренче тапкыр тамашачыларга үз күңелен “Ачыктан-ачык”та ачты. Татарстанның халык артисты Илсур Сафин моңа кадәр беркайда да сөйләмәгән кашлары булмау серен әйтте. Ә менә “Фәридә-Алсу” дуэты күз яшьләре аша тәүге мәртәбә бер-берсенә 25 ел буе җыелган рәхмәт хисләрен белдерде.

- Бүгенге көндә “Ачыктан-ачык” тапшыруының ничә чыгарылышы төшерелде?

- Барлыгы 55 чыгарылыш төшерелде. Программа 3 телеканалда күрсәтелә: “Мәйдан”, “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета”. Аны бөтен дөнья татар диаспорасы күрә ала.

- Тапшыру төшергәндә, нинди кызыклы яки көтелмәгән хәлләр булды?

- Бервакыт традицион булмаган халык медицинасы белән дәвалаучы әңгәмәгә килде. “Сиңа бер кыз сөйдергеч салдырган”, — ди бу миңа. “Кемгә хаҗәт инде мин?” — дип кенә кул селтәдем. Бу хәбәрнең бер сөенечле ягы гына бар: димәк, мине экран аркылы кимендә бер кыз күзәтә.

- Сиңа Төркия сериалында төшәргә тәкъдим иткәннәр, диләр. Дөресме бу? 

- Әйе, чакырдылар. Анда кино төшерү берничә өлештән тора. Костюмнар турына иркен уздым, ә бу, үз чиратында, фильмда ролең төгәл бар инде дигәнне аңлата. Кино төшерүчеләр мине төрек дип белеп йөрделәр. Шикләнүче булмады. Төшерү мәйданына килеп эләгергә бер адым калды дигәндә, пандемия галәмәте башланды. Хәзер төрекләр “Мәйдан”ны күзәтә. Без бүген монда кирәк, ә иртәгесен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.

- Йөргән кызың бармы? Сиңа нинди кызлар ошый?

- Йөргән кызым юк. Мин кызлар арасында популяр түгел (көлә). Тәүфыйклы, тыйнак, салмак, сабыр, мөлаем — әлеге сыйфатларга ия булса, түр башына алып кайтып кына утыртыр идем.

- Танышырга теләүчеләр бардыр бит? 

- Бер-берсенә охшаган очраклар булды: “Сез безнең өчен бик зур кеше тоеласыз. Әллә ни килеп сөйләшергә кыенсынабыз”, — диләр. Урамда берничә кызның миңа карап, пышылдашып узып китүенә мин ияләнгән. Күзәтеп баралар икән — бик әйбәт. Димәк, яшьләргә кызык. Без моңа бик шат кына, әлбәттә. Әнә бит, татарча начаррак белгән тапшыруга килгән кунаклар: “Татарчаны өйрәнәсебез килеп китә, бик зур рәхмәт сезгә!” — дип китәләр. Башкарган гамәлеңнең әһәмияте бар икән, эшләве дә бермә-бер күңелле.

“Ачыктан-ачык” тапшыруы турында артистлар фикере.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев: “Тапшыруны гастрольгә юлда барганда, төркем белән бергә карарга насыйп булды. Шундый шәп тапшыру килеп чыккан, хәтта сүзсез калдым. Миңа бик ошады! Соңгы елларда “Мәйдан” каналы үзенең амплуасын, урынын тапты. Аны карарга кызык. Кәефегез булмаса, эчегез пошса, гомумән, иртән торып “Мәйдан” каналын кабызсагыз, андагы позитив җырларны, күңелле программаларны карап сез көне буе энергия алып йөриячәксез. Мәңге яшәсен “Мәйдан” каналы!”

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова: “Беренче тапкыр бу тапшыруга әни (Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова – авт.) белән икәү бардык. Алып баручысы да, тапшыруы да бик ошады безгә. Бу бөтенләй башка төрле программа. Сораулары да үзенчәлекле. Алып баручыдан да торадыр дип уйлыйм, бик ипле, матур кеше. Минемчә, “Мәйдан”га бу тапшыру кирәк, аның үз йөзе бар. Бу – төрле темаларга кагылып, хисләнеп утыра торган тапшыру. Әни дә шул ук фикердә. Тапшыруны халык та яратып карыйдыр дип уйлыйбыз”.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Гарипов: “Тапшыру бу дәрәҗәдә профессиональ, сыйфатлы һәм зәвыклы булыр дип уйламаган идем. Мин көткәннән дә яхшырак килеп чыкты. Мин генә түгел, тамашачылар да шушы фикерне җиткерде. Тапшыру чыкканнан соң, социаль челтәрдә бик күп яздылар, үземә шалтыратучылар да булды. “Сине бөтенләй яңа яктан ачтык, Илназ”, - диделәр. Артистны дөрес итеп ача белү, мөһим темаларга кагылу, җиренә җиткереп әңгәмә кору – тапшыруның үзенчәлеге әнә шунда. “Мәйдан” каналына уңышлар телим!” 

"Мәйдан" тапшыруларын ютуб каналда карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading