16+

Айдар Рәкыйпов: «Суд нәтиҗәләре безнең яклы булды, яңа җырларым языла...»

Популяр җырчы Айдар Рәкыйпов югалып торуының сәбәбен әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә язган.

Айдар Рәкыйпов: «Суд нәтиҗәләре безнең яклы булды, яңа җырларым языла...»

Популяр җырчы Айдар Рәкыйпов югалып торуының сәбәбен әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә язган.

"Сылукай", " Бәхетемне килә табасым" җырлары Айдарны халыкка танытты. 
– Дуслар, соңгы арада сездән «Айдар, югалдың», «Нишләп күренмисең, ишетелмисең?» ,– дигән сораулар еш килә.
Редакцияләргә, радиоларга сорап язган хатларыгыз өчен зур рәхмәт.
Соңгы арада югалып торуымның төп сәбәбе - продюсерым белән килеп чыккан конфликт. Аның тарафыннан контракт таләпләре үтәлмәгәч, килешмәне өзәргә туры килде. Нәтиҗәдә, озакка сузылган суд юллары тапталды, җырларым да музыкаль мәйданнардан алынды. Ләкин булган авырлыкларга карамый, мин алга атлыйм, бүгенге көндә иҗат юлымны дәвам итәм. Суд нәтиҗәләре безнең яклы булды, яңа җырларым языла, иҗат дәвам итә.
Сезнең ышанычларны аклап, алга таба да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән иҗатымны үстереп, бергәләшеп яшәргә язсын, – дип язган Айдар.

Язмага реакция белдерегез

13

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading