Шәһри Казан

Альбина Апанаева: "Әти җырчы булырга теләвемне белмичә китте..."

Альбина Апанаеваның биографиясе киң географияне колачлый: Чаллыда туган, балачагында Германиядә яшәгән, хәзер Казанда көн күрә. Ә тамырлары Әгерҗе белән Чүпрәле районнарына барып тоташа.

– Альбина, Апанаева – атаклы фамилия. Үзеңнекеме ул?

– Дөресен генә әйткәндә, өч фамилиям бар: әниемнеке, әтиемнеке һәм иремнеке. Сәхнәгә әниемнең кыз фамилиясе белән, ягъни Апанаева булып чыктым. Гомеремдә беренче чыгышым әниемнең туган ягы Әгерҗедә булды. “Монда әтиеңнең фамилиясен белмиләр, Апанаева дисәң, бөтен кеше беләчәк”, – дип әйттеләр. Шулай итеп, Альбина Апанаева булып калдым.

– Балачагыңда Германиядә яшәгәнсез икән...

– Әти хәрби гаскәрләр белән контракт төзеп Германиягә эшкә китте. Аннары без дә әни һәм апам белән шунда күчендек. Ул вакытта миңа 5 яшь иде. Без анда биш ел яшәдек. Россиядән күченеп килгән гаиләләр өчен махсус шәһәрчек төзелгән идек. 1нче сыйныфка шундагы рус мәктәбенә укырга кердем. Музыкаль мәктәптә дә укыдым. Безне мәктәп автобусы килеп ала иде. Немец телен өйрәнеп булмады, чөнки һәрвакыт рус мохитендә булдык. Гаиләдә татарча сөйләштек. Башкортстаннан килгән ике гаилә белән татар телендә аралаштык. Алар белән дуслык Чаллыга кайткач та дәвам итте. Гаиләм белән Германиягә, без яшәгән җиргә барырга хыялланам.

– Әтиеңне бик иртә югалткансың...

– Әтигә 44 яшь иде. Ул көтмәгәндә йөрәк белән китеп барды. Әти киткәч, кинәт олыгайдым. Әни һәм апа өчен җаваплылык барлыкка килде. Миңа 14 яшь, ә апа беренче курска укырга кергән иде. Әти 14 яшьлек туган көнемә ак зур пион чәчәкләре бүләк иткәне хәтердә. Мине мәктәптән шулай каршы алды. Бу әтиле соңгы туган көнем булды. Әти үлгәннән соң, аңа багышлап шигырьләр яздым. Әни дә аның китүен авыр кичерде һәм бүгенгә кадәр әтигә тугры булып яши. Әти минем җырчы булырга теләвемне белмичә китте. Аны гел юксындым, әти миңа хәзер дә бик кирәк...

– Чаллы институтының музыка факультетына кабул ителмәвең дөресме?

– Моңа сөенәм генә. Чаллы институтына укырга керә алмаганнан соң, бер ел дәвамында өстәмә рәвештә музыка белән шөгыльләнеп, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Остазым, 7нче музыка лицее мөгаллиме Нәфисә Исхаковна – Рүзил Гатин, Фәрит Фәйзрахманов кебек танылган артистларны укыткан укытучы. Җырчы булуымда аның роле бик зур. Бервакыт Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концертына баргач: “Альбина, син кайчан шулай җырлый башлыйсың инде?” – диде. “Миннән булыр микән соң?” – дигәч, “Әлбәттә, булачак!” – дип мине канатландырды. Әнә шул сүзләре Казан дәүләт мәдәният институтына керергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Имтиханнар тапшырганда, Дилә Нигъмәтуллина белән таныштым. Бергә фатир “снимать” итеп яшәдек.

Реклама

– “Чын дустым” дигән җырың бар. Эстрадада дуслык бармы соң?

– Әлбәттә, бар! Дилә Нигъмәтуллина, Сөмбел Билалова, Ләйсән Сөнәгәтова белән дус без. Әйткәнемчә, Дилә белән студент елларыннан ук бергә. Без икебез ике төрле һәм бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. 

– Берәр артист белән сүзгә килгән, күңелең кайткан чаклар булдымы?

– Булды. Яшь чагында бер халык артисты минем турында бик үк матур булмаган сүзләр әйткән иде. Аңа үпкә сакламыйм, әмма шул чакта бик авыр булган иде.

– Тормышыңда иң истә калган чыгышың турында сөйлә әле.

– 2011 елда Төркиядә узган “Turkvision” (“Тюрквизион”) Халыкара телевизион җыр бәйгесендә Татарстанны тәкъдим иттем. Анда эләгүемнең сәбәбе үзе бер кызык. “Китәм димә” клибы интернетта күп караулар җыю нәтиҗәсендә мине чакырырга булганнар. Бу җырны мин төрек телендә башкардым. Һәм 20 катнашучы арасыннан беренче бишлеккә кердем. Башкаручылар арасында “Евровидение”дә катнашкан танылган артистлар да бар иде. Бик масштаблы проект булган иде ул. Кинода төшергә дә чакырганнар иде, әмма төрек телен белмәвем комачаулады.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: